поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.08.2016 Мәдәният

Актанышның һәр кешесе моңлы, үз көе бар хәтта җиленең (ФОТО)

Татарстанның Актаныш районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы шушы районда форум-семинар уздырдылар. Анда Россиянең бөтен регионнарыннан һәм Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан, Белоруссия, Польша һәм Австралия илләреннән килгән 150ләп делегат катнашты. Шулар арасында Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары - мин, Айсылу Әбдиева һәм Кошки районының Иске Җүрәй авылы хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәсимә Миннебаева да бар идек.

Безне “Бүләк” дип аталган ял лагеренда урнаштырдылар. Актаныш кичләре безгә дустанә мохит, гәрәбәдәй дөгеле искиткеч хуш исле пылау, алма бәлеше белән үлән салып пешерелгән чәй, кичке ял итү программасы кызыклылыгы белән генә түгел, ә бай эш программасы, мәгълүматлылыгы белән дә истә калачак.
 
Семинарның эше бик кызыклы итеп оештырылган иде. Безне биш төркемгә бүлеп, төрле маршрутлар буенча җибәрделәр. Иң гаҗәбе шул – соңыннан һәр төркем үзенең маршрутын иң кызыклы дип белдерде. Ә гаҗәпләнерлек нәрсәләр күп иде монда. Актаныш районы кешеләренең ачык йөзләре, кунакчыллыгы, таланты гына да ни тора! Безнең группаларның маршуты өстендә яткан авылларның һәрберсе үз гореф-гадәтләре буенча яши: никах, килен каршы алу, туй, бала туу, исем кушу йолалары бертөрле дә кебек, шул ук вакытта аермалы да, бик күңелле дә үтә бу якларда. Бигрәк тә Тат-Суксы, Мари-Суксы, Яңа Курмаш авылларында татар гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, саклау буенча зур эш алып барыла. Бу авылларның җирлек башлыклары Рәсул Харисов, Ригель Миңнеханов үзләрен ихтирамлы һәм игътибарлы җитәкчеләр итеп күрсәттеләр. Безнең маршрутның гиды һәм кураторы - ягымлы һәм ачык күңелле Рәмзия ханым Миңнеханова белән аралашу да күңелгә ятышлы истәлекләрнең берсе булып калды. Сәйдәр Хәйретдинов, Рузил Ханов кебек милли һөнәрчелек һәм кәсепчелек белән шөгыльләнүче осталарны да башка җирдә очратып булыр идеме икән?
 
Яңа Курмаш мәчете имамы Мөнәвир хаҗи белән танышуыбыз да очраклы хәл булмагандыр. Ул безгә бик күп яхшы сүзләр әйтте, гореф-гадәтләребез белән кызыксынуыбызны хуплап, хәер-фатихасын бирде.
 
Мари-Суксы авылында яшәүче марилылар безне чишмә янында каршы алдылар һәм үзләренең теләк теләү йоласын күрсәттеләр. Шул чишмә суын кайнатып, үзләре генә белгән үләннәр пешереп, искиткеч хуш исле чәй белән сыйладылар, һәрберебезгә күчтәнәчкә киптергән үлән чәе бүләк иттеләр.
 
“Ший памаш” мари ансамбле җитәкчесе Ирина Миникаева мари халкы гореф-гадәтләре турында сөйләде, ә коллективта шөгыльләнүче балалар  безгә милли җырларын, милли биюләрен бүләк иттеләр. Актаныш районының җитәкчелегеннән алып иң кечкенә балаларга кадәр милли гореф-гадәтләрне белү, саклау өлкәсендә барысын да профессионаллар дип атарга була.  Алар үз вазифаларын җиренә җиткереп, кунак күңелендә иң яхшы хатирәләр калдырырлык итеп эшләделәр.
 
Без төрле авылларда ипи дә салдык, токмач та кистек, милли уеннар да уйнадык, балык ашы да пешердек, Карга боткасын да тәтеп карадык, Актаныш музеенда да булдык,  “Каенкай” балалар бакчасын да күрдек, Җиңү паркының Дан аллеясендә дә йөрдек, Татарстан Республикасының “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең Мәдәният сараен да, “Җырлы фонтан”ны ачуда да катнаштык, Минтимер Шәймиев музеен күрдек, ә Кирово авылының театр труппасы куйган спектакльне карагач, исебез-акылыбыз киткәндәй булды. Профессионаллар да бу хәтле оста уйный алмый кайчакта.
 
Бигрәк тә Агыйдел буйлап пароходта йөрүебез, профессиональ җырчыларны тыңлавыбыз, үзебезнең дә җырлашып утыруыбыз матур хатирә булып күңелдә уелып калды. 
 
Кая гына барсак та, безне иң кадерле кунак итеп каршыладылар: кайнап торган самавырлар, сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр, яңа пешкән икмәк, юкә балы, бәлеш исләре - барысы бергә безне татар иленә, татар мохитына алып кереп китте. Шул ук вакытта без үзебезнең миссияне аңлап, барысын да отып калырга, иң мөһим мизгелләрне видео- һәм фотокамераларга төшерергә дә онытмадык.
 
Актаныштагы көннәребез күңелле очрашулар белән генә түгел, үзебезнең оешмаларда кулланырдай тәҗрибә туплау белән дә кыйммәтле булды.
 
Шуның өчен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага, Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевка, безгә күрсәтелгән гореф-гадәтләрне әзерләгән кешеләргә, автобусларыбызны йөртүчеләргә, волонтерларга, гидларга, кураторларга, ачык йөзле, киң күңелле, эш сөючән һәм барысын да булдыра алган татарларга да, мариларга да, башка халыкларга да чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 
СҮЗ АХЫРЫНДА: Рухланып Самарага кайтып төшкәч үк Актаныш районында күргәннәремне татар яшьләренә күрсәтергә җай чыкты. Татар туен, килен каршылау йоласын да, нәсел агачын төзү буенча “Шәҗәрә” конкурсын да, милли ашлар конкурсын да яшьләр яратып кабул иттеләр, теләп катнаштылар. Ә якын көннәрдә алар бергәләшеп Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың “Тәрбия баскычлары” фильмын карарга җыелачаклар.
 
Айсылу Әбдиева, татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире,  “Ялкынлы яшьлек” халык  ансамбле солисты.
 
Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия ИДРИСОВА, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу ӘБДИЕВА һәм Рәсимә МИННЕБАЕВА (уңда).
 
Актаныш районында күргәннәрне Самара яшьләренә күрсәтү мизгелләре.

Айсылу ӘБДИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»