поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.09.2009 Авыл

КОТКАРЫГЫЗ, КЫЙНЫЙЛАР!”

Тукай районының кайбер авылларында яшәүчеләр үзләрендә хуҗалык рәисе булып эшләп киткән Роберт Төхвәтуллин турында сүз чыккач: “Ә-ә-ә, теге чыбыркылы рәисме?” – диләр. Районның Калмия авылында әйтүләренчә, ул һәрвакыт машинасында чыбыркы йөртә торган булган, тыңламаучыларны шaуның белән ярган, имеш.

Бүгенге көндә Роберт Төхвәтуллин  – “Тукай азык-төлек корпорациясе” директоры. Корпорациягә Кувады, Түбән һәм Югары Суык-су, Җәйләү, Борды, Бордыбаш авыллары керә. Редакциягә Кувады авылыннан: “Рәис колхозчыларны кыйный”, – дип мөрәҗәгать иттеләр. Тукай районында ишеткәннәрдән чәчләр үрә торырлык.

 

 

Кыйналучылар

 

Ильяс Гусамов 1975 елдан бирле механизатор булып эшли. Бу елның 1 июлендә директор белән сүзгә килгән.

 

– Язгы кыр эшләре буенча бригадир синең хезмәт хакың 17,6 мең сум чыккан диде, – дип сөйли Ильяс абый. – Мин 12 мең сум алдым. Аңлатуын сорап, Роберт Җәүдәтович янына кергән идем: “Сезгә 2 меңе дә бик җиткән аның, әнә, күрше-тирә хуҗалыкларда бөтенләй түләмиләр әле, шуңа риза булып торыгыз”, – диде. Шуннан әйткәләшә башладык. Ул авыл советы рәисенә участковыйны чакырырга кушты. Участковый килгәч аңа : “Менә бу кешене утырытып куярга кирәк, фетнә күтәрә, акча түләмиләр дип халыкны котырта”, – диде. Аннан яныма килде дә, муенымнан эләктереп алып, башым белән стенага китереп бәрде. Көчкә чыгып киттем. Ярый әле, каршы сукмаска башым эшләде. Мин суксам, шундук утыртачаклар иде, ә аңа күпме кыйнаса да берни дә юк. Сырхауханәдә “ушиб” дип, ике атнага больничный бирделәр. Больничныем бетеп, эшкә чыккач, миңа үз теләгем белән эштән китәргә кушты. Китмәдем. Хәзер дә әйләнгән саен шуны әйтә. Соң, мин бит үземенең эшләгән акчамны сорап кергән идем. Ул бит минем тир түгеп алган хезмәт хакым. Аны тотып калырга ни хакы бар? Безгә аның һәр сумы кадерле. 

 

Судка биргән идем, әле көнен билгеләмиләр. Казаннан да тикшерүчеләр килгән иде, нәтиҗәсе билгесез. Ә минем шуннан бирле башым авырта, инде күзгә дә бәрә башлады бугай...

 

Ильяс Гусамов белән конфликт җәй башында ук килеп чыккан. Ә менә күптән түгел генә рәис кулының катылыгын Җәйләүдә яшәүче механизатор Коля Ивановка татырга туры килгән. Директор шешә белән аның башын ярган.

 

– Бер көнне эштән соң, кичке җиделәр тирәсендә малайлар белән утырып алырга булдык. Өчәү кырда утырып, шешәне ачкан гына идек, Төхвәтуллин килеп чыкты, – дип сөйли Коля Иванов. – Шешәне алып минем башка сукты, шуннан калганын начра хәтерлим. Дөрес булса, икенче шешәне бер трактор тәрәзәсенә җибәргән ди. “Лобовой” тәрәзә коелып төшкән.

 

Милиция, “Ашыгыч ярдәм” чакырып, егетләр мине сырхауханәгә озатканнар. Анда башымны тектеләр (сүз уңаеннан, җөй әле һаман алынмаган иде – Г. С. ). Ун көнләп ятып чыктым. Әле шуннан соң үзен күргәнем юк.

 

Колхозчыларны шулай мыскыллаганына протест йөзеннән минем белән булган ике егет эшкә чыкмаган. Рәиснең ялчылары:  “Чыккан булыгыз! Барыгыз, директордан гафу үтенегез, үзебез гаепле дип әйтегез. Юкса милиция китертәбез”, – дип куркытканнар. Берсе чыккан ди ахры.

 

Бервакыт мин трактор ремонтлаганда аяк бармагымны сыттырдым. Шуның больничныен түләттермәде.

 

Милициягә гариза язган идем, килүче юк әле. Төхвәтуллин үзе: “Дурак икән бит ул Коля. Мине күрү белән утырган урыныннан торып, агачка сикерә башлады, шунда башын ярды”, – дип әйтә ди. 

 

Чираттагы героебыз яшь әле, мәктәп укучысы гына. Саклык йөзеннән, исем-фамилиясен күрсәтми торам.

 

– Мин җәй көне көтү көттем, – диде ул. – Бервакыт сыерлар кырга кереп китте, әле атта да йөрергә өйрәнә генә башлаган идем, куып чыгарып өлгерә алмадым. Әллә каян гына директор килеп чыкты да, мине аттан тартып төшереп, артыма типте. Аннан соң йодрык белән эчемә сукты. Ул вакытта авыртып йөргән иде, хәзер авыртмый инде, узды.

 

 

“Көтүче дә булмасын”

 

Роберт Җәүдәтович “Тукай азык-төлек корпорциясе”н әле бер ел гына җитәкли. Мин тасвирлаган вакыйгалар барысы да соңгы арада гына булган хәлләр. Моңа кадәр ул Тукай районының Теләнче Тамак, Калмия авылларында, Биектау районында эшләгән. “Ул беркайда да 1-15, елдан артык эшләми, халык кудырта аны”, – диләр.

 

– Яратмады аны Калмия халкы, – дип сөйләде исемен күрсәтмәскә теләгән мәчет карты. – Яратырлык түгел иде шул. Халык белән сөйләшә белми, авызында гел сүгенү сүзе генә. Ир-ат дими, хатын-кыз дип тормый, сүгенә. Йодрыгын эшкә җигәргә дә күп сорамый. Бездә аны халык җыелыш җыеп кудыртты. Главага: “Үзең алып килдең, үзең алып кит!” – диделәр. Үземнең күргәнем булмады, әмма машинасында гел чыбыркы йөртә, шуның белән сыптырырга да күп сорамый дип ишетем. Җитәкче кеше түгел ул, аңа җитәкче урыннарда эшләргә ярамый. Хәер, аңа хәтта көтүче булырга да ярамый, чөнки хайваннарны кыйнап кыерсытачак. Кайдадыр “крыша”сы бар инде аның, юкса болай узына алмас иде.

 

Хак булса, Калмия авылында Роберт Төхвәтуллин бер колхозчы хатынны кыйнаган диләр. Аны шуннан соң озак тотмый эштән алганнар.

 

“Без өйдә хайваннар белән дә яхшы мөгамәләдә, – ди Түбән Суык-су халкы. – Ә ул безне хайван урынына да санамый. Без бит кеше, безгә җылы сүз җитә. Бөтенләй бушка эшләп йөргән вакытлар булды, әмма эшләдек бит. Җитәкчеләр җылы сүз белән күңелне күтәрә белде чөнки. Ә монда: “Бугазыңны суырып алам!” да “Корсагыңа тибәм!” Башка сүз юк. ”

 

Роберт Төхвәтуллинның журналистлар теленә беренче эләгүе түгел. Биектау районында эшләгәндә аның турында язып чыкканнар иде инде. Ул вакытта да халык журналистларга: “Төхвәтуллин халыкны зар елата. Бөтен кешене угрылыкта гаепли. Йодрыкларын эшкә  җигәргә дә күп сорамый. Аз гына гаебе булган кешеләрне дә шундук эштән куа. Авызында бер җүнле сүзе юк, аты-юлы белән сүгенә”, – дип зарланган иде.

 

Кешеләрне эштән куу очраклары “Тукай азык-төлек корпорациясе”ндә дә булган. “Аңа кешене эштән куу берни түгел. “Китегез!” – дип кенә тора”, – диделәр.

 

 

“Мин кычкырмыйм!”

 

Роберт Төхвәтуллин мине тыныч һәм бик җылы каршы алды. Әмма нинди сорау белән йөрүемне ишетүгә йөзе дә, тавышы да үзгәрде. Моңа кадәр тыныч кына сөйләшкән кеше:“Кая?! Кем әйтте?! Чакырыгыз, керсеннәр, минем каршымда сөйләсеннәр!” – дип җикеренә башлады. “Урларга бирмим мин беркемгә дә, шуның өчен начар мин. Беркемгә дә бармак белән чирткәнем юк. Син гайбәт җыеп, кеше сүзе куып йөрисең. Алар ни сөйләмәс!” – дип тезеп китте. Минем ни сораганымны да ишетмичә: “Кычкырмыйм мин, нишләп кычкырыйм”, – дип өстәп куйды. Җикеренгәннәрен озак тыңларга туры килмәде, ул мине: “Бар, чыгып кит! Сау бул!” – дип куып чыгарды. Аның мин чыгып киткәч тә: “Кычкырмыйм мин, кычкырмыйм!” – дип җикеренүләре ике кат ишек аркылы да ишетелеп торды.

 

Әле мин Чаллы автобусы белән Казанга таба ерак китәргә дә өлгермәдем, кәрәзлемә хәбәр салдылар: Роберт Төхвәтуллин каләм ияләре арасыннан танышларын барлый башлаган. Икенче көнне минем белән очрашып: “Ул бит шундый әйбәт кеше, аның белән сөйләшүе рәхәт, күңелле. Әле менә синең турында: “Ул мине кычкырам дип уйлады, ахры”, – дип борчыла”, – дип Төхвәтуллинның борчуларын җиткерүче дә табылды. Күрәсең, мин тыныч тон белән акыру-җикерүләрне аера алмыймдыр. Ни кызганыч, миңа аның белән сөйләшү рәхәтлеген дә татырга туры килмәде, күрәсең, дөрес сорау бирмәгәнмендер. Башкача булса, мин дә Роберт Төхвәтуллин “кеше белән бик итагатьле, мөлаем сөйләшүче рәис” икән дип белер идем.

 

Роберт Җәүдәтовичның тупаслыгын райондагы башка хуҗалык җитәкчеләре дә белә икән. Аның турында сүз чыккач берничә кеше: “Ишеткәнебез бар, әмма сүзгә керәсебез килми”, – диделәр. “Эшли ул, эшләгән кешегә гел эләгеп тора инде. Бәлки эш вакытында катырак та булырга туры киләдер”, – дип өстәп куйды әңгәмәдәшем. Бәлки шулайдыр. Әмма безнең республикада Роберт Җәүдәтовичтан күпкә дәрәҗәлерәк, уңышлырак, нәтиҗәлерәк эшләүче җитәкчеләр бар. Мин республиканың алдынгы хуҗалык рәисләре белән таныш, әмма аларның берсе дә колхозчыларга: “Бугазыңны суырып алам!” – дип җикерми, йодрыгы белән дә төйми. Киресенчә: “Халык эшләмәсә, без мондый уңышларга ирешмәс идек”, – дип тора.

 

Кулда хакимлек булу – ул теләсә кем белән теләсә нәрсә эшләргә ярый дигән сүз түгел. Кызганыч, кайберәүләр җитәкчелекне нәкъ шулай аңлый, уңыш серен дә халыкның башына сугып торуда күрә. “Бездә эш бетте инде, быелга бер эш тә калмады”, – ди Роберт Җәүдәтович. Тик һаман-һаман  акырыну-җикеренүләрне тыңларга мәҗбүр булган, бер җылы сүз һәм үсендерүгә тилмергән халык моны күрә микән?!


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 36 | 24.09.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»