поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.08.2016 Җәмгыять

Ничек кенә алдамыйлар

Телефоннан кәкре каенга терәтүчеләр көннән-көн арта. Белгечләр ел саен бер меңгә якын өлкән яшьтәге кешенең кәрәзле элемтә аша алдануын белдерә. Кайчак заманына күрә алдакчыларның әллә нинди ысуллар уйлап табуына аптырап та каласың. Полиция дә яңа төр социаль алдаулар барлыкка килүе хакында кисәтә. Бер алданган кешене кабат алдавы җиңел икән.

Мәс­кәү полициясе дә шундый пенсионерлар хакында сөй­ли. Сүз өлкән яшь­тә­ге­ләргә биологик актив өстә­мәләр тәкъдим итү турында бара. Сатучылар аларны бик мө­һим дару буларак тәкъ­дим итә. Чирләрне җи­ңәр өчен нәкъ менә алар­ның гына ярдәме тиячәк дип ышандыра алар. Әлбәттә, бу дару­ларның  “БАД” икәнлеге генә әй­телми кала. Нәкъ менә шушы даруларның гына һич­шиксез файдалы  икән­леген сезгә телефон аша исбатлап күрсәтә­чәкләр. Ышан­дыру өчен оператор иң яман авыруны мисалга алып, бары тик әлеге дарулар ярдә­мен­дә дәвала­ганнары хакында сөй­лә­ячәк. Кыскасы, кеше­нең баш миен  томалау өчен ни генә сөйләми алар. Бер сүз белән әйткәндә, телләре тел­гә йокмый. Ни кызганыч, матур сүз­ләргә ышанучылар да табыла шул. Кайберәүләр тиенләп җыйган соңгы акчасын шул алдакчылар кулына тапшыруын сизми дә кала.

Cоңгы вакытта мондый алдакчылар сырхауханә һәм хастаханәләрдә эшләүчеләр аша өлкән яшьтәгеләр турында мәгълүмат җыя. Алар арасында моңарчы да биологик актив матдәләр кулланып, зыян күрүчеләр булган. Аферистлар нәкъ шундыйларга шалтыратып, үзләрен суд органнарыннан,  прокуратурадан, Роспотребнадзор яки Сбербанктан дип таныштыралар. Зыян күрү­челәргә тиешле сумманы кайтарыр өчен башта 10-15 процентын түләп куярга ки­рәк­леген әй­тәләр. Бу закон буенча шулай каралган, ими­ният­ләш­терү кертем­нәрен кайтару өчен шулай таләп ителә дип аңлатыла. Зыян күрү­челәргә акчаларын кү­че­рү өчен шунда ук банк кар­таларының исәп-хисап счетын хәбәр итәргә кушыла. Гадәттә алар 150 меңнән баш­лап 500 меңгә кадәр акча сорыйлар. Моның чираттагы тозак икәнен кай­берәүләр абайламый кала шул. Хәтта миллионлап акча күче­рүчеләр дә бар. Мәс­кәү полициясе әнә шундый ике дистәдән артык алдакчыны тоткарлаган.

Психолог Рамил Гарифул­лин белдерүенчә, кеше алданмас өчен берничә әй­берне истә тотарга тиеш. “Бе­ренчедән, биологик актив матдәләрнең нинди генә төр­ләре юк. Чынлыкта исә аның кадәр файдалы үләнне тонналап җыеп алу мөмкин эш түгел. Икен­чедән, монда бер­никадәр каршылык бар. Үзе дару түгел, үзе дәвалый. Имеш, аларны кулланганда табиб­ларның ярдәме кирәк тә булмаска мөмкин, ә табиб рөхсәтеннән башка препарат кулланырга ярый­мы?”

Гомумән, белгечләр ке­шеләрне алдауның дүрт тө­рен аерып күрсәтә.  Болар – финанс пирамидалары, ке­шеләрнең пластик банк картасын ясату, ялган смс-хә­бәрләр җибәрү һәм биологик актив матдәләр сату. Әлеге исемлеккә шулай ук алданган өлешләп түләү­челәрне дә кертеп булыр иде. Бу төр алдануның төп билгесе – үзең теләп алдакчылар кулына акча тапшыру. Югыйсә зыян күрүче мондый төр алдак­чыларның кыңгыр эшләрен­нән яхшы хәбәр­дар. Мәсәлән, кеше­ләргә социаль ярдәм күрсә­тергә теләгән “Витязь” пирамидасы кеше­ләрне 400 миллион сумга алдаган, “МММ 2011”гә дә Рос­сиянең 17 төбәгеннән 10 меңнән артык кеше тартылган.

Монда гадәти система эш­кә җигелгән. Оештыручыларга төбәкләрдәге координаторлар, аларга җирле администраторлар буйсынган. Акча җыючылар әйтүенчә, керем күп табышлы финанс проектына салыначак. Чынлыкта исә бернинди икътисадый үсеш турында сүз дә бара алмый. Ә түләүләр исә яңа акча бирүчеләр хисабына башкарылган. Килешү буенча дивидендлар аена 30 процент килеп торырга тиеш була. Хәтта хәбәр ителгән кыска номерлы телефоннан шалтыратканда да алдакчылар шактый акча эшли. Бу номерларга смс җибәрү дә 150дән башлап 300 сумга кадәр төшә икән.

“Юстиция хокук үзәге” юристы Роберт Туктаров  исә Казанда соңгы вакытта косметикага бәйле төрле мөрә­җәгатьләрнең күп булуын бел­дерә. “Хатын-кыз­ларның төрле бизәнү-буяну, матурлану эшләренә бәйле дәгъ­валарны карарга туры килде. Шундый фир­ма­ларның то­зак­ларына эләгеп, күп кенә хатын-кызлар түлән­гән акчаларын кире кайтарып алырга телиләр.  Нинди дә булса акча бирер алдыннан килешү төзелә, аннан соң гына акча күчерергә була. Бөтен таләп­ләр киле­шүдә күрсә­телергә тиеш. Алданып мөрәҗәгать итүче­ләрнең кү­бесе – 40-50 яшьлек хатын-кызлар. Ара­ларын­да кө­мәнле хатын-кыз­лар һәм пен­сио­нерлар да бар. Без алардан кергән дәгъ­ва­ларны карап, шул фир­­­мага хат җибә­рәбез. Әгәр дә ул килешми икән, югалтуны суд аша да кайтарып алырга була. Суд аша кеше хокукларын яклау ни­гезендә әхлакый, матди зыянны капларга, штраф­ны түләргә дә туры киләчәк алар­­га”.

Заман белән бергә ал­дак­чыларның да үзгәреп, яңа­рып торуы гаҗәп түгел. Бер дә, ике, өч тә алданырга була. Монда, мөгаен, бер­дәнбер хакыйкатьне ис­тә тотарга кирәк: әки­яттәге кебек, сыр да бушка булмый. Тормышка аек акыл белән карыйк. Сезнең бит беркем­гә дә биреп куйган акчагыз юк, ник сезгә акча бирергә тиешләр соң әле? Бөтен сөй­ләгән сүзгә дә ышанмыйк инде. Кабат алдануыбыз ихтимал.


Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»