поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2016 Экология

Рөстәм Миңнеханов: "Тирес ничек зарарлы калдык булсын?!"

Билгеле булганча, 2016 нчы елның 1 нче июленнән терлекчелек һәм кошчылык өлкәсендә эшләүче эре комплексларның тиресне эшкәртү җайланмалары булмаган очракта, аларны штрафка тарту карары кабул ителде. Тиреснең зарарлы калдыклар категориясенә керүен һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыруын күздә тотып, лицензия булу мәҗбүри итеп куелды.

Бу мәсьәлә буенча бүген Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча совет утырышында "Экологик мәсьәләләр үзәге" ҖЧҖ генераль директоры Эльвира Корбанова чыгыш ясады.
 
Ул хәзерге вакытта бары тик эре комплексларда гына тиресне утильләштерү җайланмалары булуын билгеләп узды, ә кайбер терлек үрчетүче эшмәкәрләрнең тиресне утильләштерү проблемасы булуын әйтте.
 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа карата үз фикерен җиткерде. "Безнең илдә нинди наданлыклар кабул ителә кайчак! Тирес ничек зарарлы калдык булсын ди, туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен ашлама бит ул! Эре комплексларны аңлыйм мин - лицензияләү кирәктер. Әмма хуҗалыкларга бу кагылырга тиеш түгел, болай да мөгезле эре терлек тотмаучылар бар, штраф та салынса, бөтенләй куркуга калачаклар", - дип белдерде республика башлыгы.
 
Ул тирес җыелып ята торган урыннардан тыш та, экологларның тикшерерлек урыннары бихисап булуын әйтте, аларга законсыз чүплекләргә барырга киңәш итте. "Тирес ул никадәр озаграк сакланса, шулкадәр сыйфатлырак. Авылга кайтып, тиресне күргәне дә булмаган кешеләр шундый карарлар кабул итә! Әйтер сүз дә таба алмыйм бүтәнчә!" - дип тәнкыйть утына тотты. Модератор Рөстәм Миңнехановның бу сүзенә җавап итеп: "Бүген терлекләр иркен сулап куяр инде", - дип шаяртты.
 
Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов "Татар-информ" агентлыгына бу лицензияләүнең фермерларга, вак предприятиеләргә кагылмаячагын әйтте, чөнки аларның тиресләре 5 класслы калдыкларга керә.
 
"Ә менә эре комплексларда технологияләр булу зарур  Тирес товарга әйләнергә тиеш, әгәр ул технологияләр ярдәмендә эшкәртелмичә, юеш килеш кырларга чыгарылса, җәзага тартачакбыз. Аеруча кош һәм дуңгыз тизәге куркыныч, бу 3 класс куркыныч категориясенә керә. Хосусый эшмәкәрләрне җәзага тартмаячакбыз. Авыл хуҗалыгында тормыш авыр булуын аңлыйбыз, аларга өстәмә мәшәкатьләр тудырып, эшен генә катлауландырабыз. Аларның тиресе черемәгә әйләнә, шуңа күрә лицензия кирәкми", - дип аңлатты Фәрит Хәйретдинов.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ
№ --- | 04.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»