|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2016 Фаҗига
Татарстанда бер ир-ат өчен су керү фаҗига белән тәмамланганУзган атнаның шимбәсендә кичке сәгать алтылар тирәсендә Глонасс+112 системасы буенча кайбыч районы бердәм диспетчерлык хезмәтенә Борындык авылы яныннан агучы Зөя елгасында бер ир-атның су төбенә китүе турында хәбәр керә. Кайбычтагы 115нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Дамир Ибраһимов хезмәттәше белән тиз арада вакыйга урынына килеп җитә. Коткаручыларны телефоннан шалтыратучы үзе каршы ала һәм биш кешелек компаниянең биредә су коенуы, арадан берсенең 5-7 метр читкәрәк китеп суга чумуы, кире әйләнеп чыкмавы турында хәбәр итә. Бераздан Федоровскоедан өч кешене үз эченә алган эзләүчеләр отряды килеп җитә, алар елга буенда, су эчендә эзләү эшләре алып бара.
Соңыннан Буадан дүрт хезмәттәшләре килеп кушыла, алар “Казанка-6” көймәсендә эзлиләр. Өч сәгатькә якын сузылган эзләү нәтиҗәсендә суда батучының үле гәүдәсен табалар. Ул Кече Мәме авылында яшәгән 1971 елгы ир-ат булып чыга. Әлеге һәлакәткә китергән фаҗиганең якынча сәбәбе – рөхсәт ителмәгән урында эчкән килеш су коену, дип яза kaibicy.ru.
--- |
Иң күп укылган
|