|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2016 Фаҗига
Нурлат хастаханәсендә кечкенә бала үлгәнНурлат шәһәре хастаханәсендә 2013 елгы кыз бала үлгән. Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тикшерү үткәрә. Якынча мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 30 июль кичендә баланың температурасы күтәрелгән. 31 июльдә әти-әнисе кызны ОРВИ һәм нейротоксикоз диагнозы белән хастаханәгә китергән. Әмма берничә көннән бала үлгән.
Хәзер суд-медицина экспертизасы, шулай ук һәлакәт сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итте.
Гөлүзә ВАСИЛОВА |
Иң күп укылган
|