|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2016 Мәдәният
“Йолдызлы алачык” тапшыруының алып баручылары билгеләнде (ФОТО)Яңа сезоннан GongTV спорт һәм музыка каналында өр-яңа тапшыру – “Йолдызлы алачык” чыга башлаячак. “Йолдызлы алачык” – җырчыларның яңа клипларын тәкъдим итүче тапшыру. Тапшыруда йолдызлы кунак белән сөйләшү, backstage ягъни клипны төшерү процессы, кадр артында калган моментлар һәм яңа гына табадан төшкән клип күрсәтеләчәк. Катнашучылар арасында инде шактый танылу алган артистлар белән беррәттән, эстрадага яңа гына аяк атлаучы җырчыларны да күреп булачак. Тапшыруның алып баручылары да билгеләнде. Алар – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова. Резедә тамашачыларга шулай ук “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасының алып баручысы буларак та таныш. Килгән җырчылар белән иҗат, клип төшерү процессы һәм башка темаларга сөйләшү алып барылачак. Резедә белән Артем өчен дә бу яңа тәҗрибә, гәрчә алар сәхнәдә күптапкырлар төрле дәрәҗәле чараларны алып барса да.
“Йолдызлы алачык” масштаблы проектларның әле башы гына. Алга таба сайтта концертлар, җырчылар белән интервьюлар, яңа репортажлар һәм башкасын күреп булачак.
Яңа тапшыруның премьерасын GongTV спорт һәм музыка каналы сайтында (gongtv.ru) сентябрьдә күреп була.
Фото: Гөлшат Мингазизова, К.Тинчурин театры сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|