поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2016 Спорт

Ахыр чиктә кем җиңүче? Федераль Сабан туе көрәше бәхәсе тынмый

Федераль Сабантуйда килеп чыккан ыгы-зыгыдан соң Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган очрашуда Федераль Сабантуйда 100 кг үлчәүдә беренче урын алган Раил Нургалиев та үз фикерен җиткерде.

Татарстанның атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы Раил Нургалиев хөкемдарлар тарафыннан үзләренә басым булганын да яшермәде. “Мин абсолют батыр өчен көрәштә Фәрхәт Фәйзуллин җиңде дигән фикергә кушылам. Көрәш кагыйдәләре нигезендә эшләдек дисәләр дә, Түбән Новгородта билбаулы көрәш кагыйдәләре буенча көрәштеләр. Мәйдан хуҗалары кычкырмас та иде, алар бит татарча көрәшне белми! Садыйков Рөстәм Фәрхәтнең өстендә калгач, алар Рөстәм җиңде дип уйлыйлар. Аларны да гаепләп булмый, чөнки, әйткәнемчә, кагыйдәләрне белмиләр. Дөрестән дә, Россиядә көрәшне үстерү өчен күп нәрсә эшләргә кирәк әле. Әгәр дә бер алымнан соң ук алым ясаучы көрәшчегә кисәтү бирә башласак, бернинди үсеш турында да сөйләп булмаячак. Әйдәгез алайса без дә балаларны басып торырга, көндәшең аркасына ятканын көтеп торырга, шул рәвешле генә җиңәргә өйрәтик. Андый көрәш матур булырмы икән?”
 
“Татар-информ” хәбәрчесе Раилгә шунда ук сорау бирде: “Әгәр дә Рөстәм белән син көрәшкән булсаң, син аны ота идеңме?”
 
Раил Нургалиев: “Мин билбаулы көрәшне беләм, шактый көрәшәм, шуңа мин аны җиңә идем. Ләкин бу ярышлар алдыннан 100 килога керәм дип, алты кило авырлыкны “кудым”. Шуңа Фәрхәт белән көрәшкәндә авырга туры килде һәм аңа оттырдым”.
 
 
Әлеге очрашуда үз сүзен Түбән Новгородка көрәшчеләр командасы алып барган Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да җиткерде: “Әлбәттә, бу көрәштә барыбызга да билгеле татар көрәше кагыйдәләре белән хөкем итәргә кирәк иде. Кызганыч, матбугатка комментарийлар биргәндә матур булмаган фикерләр дә күзгә ташланды. Әйтик, шул ук Раил белән Фәрхәтләр турында чучело ата беләме икән, укый-яза беләләрме икән дигән мыскыллаулар да ишетелде. Раил Нургалиевның без ничек көрәшкәнен, ничек үскәнен, ничек бу дәрәҗәләргә ирешүен беләбез, еллар дәвамында күзәтеп киләбез. Бүгенге көндә андый көрәшчеләр бармак белән санарлык. Без үзебезнең көрәшчеләрдән һич кенә дә көләргә тиеш түгел”.
 
Хөкемдарлар ни әйтә?
 
Айрат Фәтхуллинның алдагы сүзләре һәм соравы исә залда утыручыларны тагын да кыздырып җибәрде: “Хөкемдарлар турында төрле сүзләр ишетелде. Мин Әнәс Хәлилов белән дә, Әүхәт Мөхәммәдиев белән дә сөйләштем. Россиянең көрәш федерациясе вәкиле тарафыннан Татарстан көрәшчесен төшереп калдырырга дигән фәрман да булган икән. Бу хакмы? Андый бурыч булдымы?”
 
Әүхәт Мөхәммәдиев: “Әйе, судьялар арасында Татарстан егетләре тагын машина бүлешергә килгән дигән сүзләр ишетелде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: минем беркемгә дә сатылганым юк! Бер сатылдыңмы бетте инде: аннан даның тарала. Мин авылда яшим, менә шушы кулларым белән эшләгән эшем җитә миңа, малларын да асрыйм, бакчам да бар, балалар белән дә эшлим, башкасы да”.
 
Әнәс Хәлилов: “Мин – иманлы кеше, шуңа алдый алмыйм. Фәрхәт белән Раил көрәшкәндә шундый сүз булды: безнең егетләрне кысып чыгарырга. Ләкин без кагыйдәдә ничек бар, шулай хөкем иттек. Нәтиҗәне башкалар чыгарды”.
 
 
Рафил Әхмәтханов барлык гаепләүләрне кире какты һәм тагын бер тапкыр Рөстәм Садыйковның хаклы рәвештә машинада кайтып китүен ассызыклады. Шулай ук иман белән көрәшне бутамаска кирәклеген дә белдерде. 

Радик САБИРОВ
Татар-информ
№ --- | 02.08.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»