|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2016 Фаҗига
Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган Ан-2 самолеты Татарстаннан очкан булып чыктыЭлегрәк Ан-2 Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәреннән Красноярскига очкан дип хәбәр иткәннәр иде. 31 июльдә Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган җиңел моторлы Ан-2 самолеты, ачыклыкланган мәгълүматлар буенча, һавага Краснодардан түгел, ә Татарстанның бер торак пунктыннан күтәрелгән. Бүген Ан-2 экипажы командирының туганнары аның үле гәүдәсен таныган. Самолетта яздыру җайланмалары булмаган. Тикшерү кысаларында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә самолетка салынган ягулык экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һава судносының тулысынча сафтан чыккан булуы мәгълүм.
--- |
Иң күп укылган
|