|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2016 Җәмгыять
Күрше абый чирен ничек йоктырырга?
“Сакмар буйлары ла, ай,вак таллык, Бүгенге иртәм “Сакмар суы”ннан башланды. Кичә “Су буйлап”ны, алдагы көнне “Бибисара”ны тыңлап кинәнгән идем. Ишегалды җыештыручы күрше абыебыз безне эшкә әнә шулай озата. Шулхәтле яратып башкара ул эшен, аның яратуы кашы-күзе җимерелеп подъезддан атылып чыгучыларга да күчәдер кебек. Юкса туктап сүз алышмаслар, һич югы дәшми генә тәмәке булса да кабызып, тәмен белеп эшләвен күзәтеп тормаслар иде. Ашыгучыларның тизлеген акрынайта, төмсәләрнең кәефен күтәрә торган урам себерүчене 10 подъездлы йортыбызда һәркем белә, олысы-кечесе хөрмәт итә. Чөнки аның тагын бер олы миссиясе бар. Ул һәр фатирда ничек яшәп ятканнарын, нинди проблемалар булганын белә, кайчакта ул проблемаларны хәл итәргә булыша да сыман. Ничек булыша? Әллә нәрсә эшләми дә кебек инде. Сорау бирсәң, нибары җавабын үзең беләсең дип әйтә.
Икеләнүне җиңәргә әнә шул сүзе җитә. Кешенең кайгысын да, шатлыгын да үзенә якын алганга, бөтенесе күрше абый дип йөртә дә бугай инде аны. Җыештыручы да түгел, исемен дә сирәк кеше әйтә, күрше абый, шуның белән вәссәлам. Күрше абый – кеше сүзен кабул итә, әмма читкә чәчми торган искиткеч кеше ул безнең.
Ул бөтен кешегә чәчәк үстерү чирен йоктырды. Ә бит күченгәндә сазлык киптереп салынган йортыбыз тирәсе комлык белән кызыл балчыктан гына гыйбарәт иде. Башка ишегалларында тал булса да калкып чыга. Бездә анысы да үсеп китә алмады. Ул вакытта күрше абый урам себерүче булып урнашмаган иде әле. Казан музыка көллиятендә балалайка классын алып бара иде. Ә бер елны балалар саны класс җыярлык булмаган.
Абыебызның эш сәгате бик кимегән. Эшкә атнага ике генә тапкыр барасы, калган вакытта нишләргә дип аптырабрак та калган иде бермәлне. Ул елны кышын кар күп яуды, йорт идарәсе ничарадан-бичара өстәмә җыештыручы эзлибез дигән игълан чыгарып кадакларга мәҗбүр булды. Чөнки ишегалды тоташ кар боламыгына әйләнде. Югары белемле музыкант җыештыручы әнә шул елдан барлыкка килде бездә. Үз йортым бит, кеше таныр инде дип тә кыенсынмады, эшнең ертыгы юк дип, көрәк-себеркене кулында бик җиңел уйната башлады. Авылын, балачагын, яшьлеген искә төшереп тәмләп эшләвен аның тавышын тыя төшеп җырлавыннан һәм йорт тирәсен яшеллеккә төрергә алынуыннан шәйләп алдык. Иң әүвәл эскәмия артларында гөлҗимеш, сирень куаклары пәйда булды. Аннан күрше абый яшәгән подъезд түбәсе кыргый виноградка төренде. Соңрак ике сәер агач үсеп китте.
Бу сәер агачны текәлеп карамыйча гына каштандыр, мөгаен, дип узып китә идек. Быел агач шаулап чәчәк аткач, алкалар җибәргәч, һәрбер кеше туктап фотога төшерә башлады. Минем дә маңгай күзләре агачның яфраклары каштанныкы төсле булмаганын абайлады.
– Күрше абый, сәлам, бу агач каштан түгелмени?
– Маньчжурия чикләвеге ул, сеңлем.
– Бездә чикләвек үсә аламыни?
– Ала икән. Әүвәл төшен дачама утырттым. Буй җибәргәч менә монда күчереп утырттым. Тәме белән дә, кыяфәте белән дә әстерхан чикләвеген хәтерләтә.
– Алайса, көзгә берәр чикләвеген алып, гөл чүлмәгендә шыттырырга да, авылга алып кайтып утыртырга кирәк әле.
– Юк, сеңел, син алай иркәләмә әле. Чикләвеген көздән бакчага утыртып калдыр. Шытымның кышкы суыкларга чыдамлыгы артсын.
Комлыкта чыр-чу килгән балаларга карап әйткән бу сүзе тагын бер сабак булды. Кулымдагы биш пакетка күзем төшеп, оялып та куйдым. Иркәлибез шул шытымнарыбызны, бөтен эшне үзебез эшләү ягын карыйбыз. Алай тизрәк, җайлырак кебек. Юк икән, иркәләргә ярамый икән. Тормыш кырауларына чыдамлыкны алдан кайгыртырга кирәк икән.
Башны күтәреп, игътибар белән ишегалдын карарга да вакыт тапмыйбыз, мин боларны каштан дип торам, дим, чикләвекләргә ымлап. Күрше абый елмая, балалар мәйданчыгына әйдәп, әнә анда каштан да буй җибәреп килә, алмагачлар матур гына киттеләр, имәннәр юкәләр белән ярышмакчы була, дип тезеп китә. Хәйран калырлык. Кайчан гына сазлык булган җирдә урман агачлары да, экзотик төрләре дә үзара ярашып үссен әле! Хәзер кайдан гына үсентеләр китерсәләр дә, утырту эшләрендә күрше абый “командовать” итә. Бик матур килеп чыга аның.
Менә шул яшеллеккә төрү чире һәрбер фатирга үтте бит әле. Һәрберебез күрше абый киңәшләрен истә тотып, ишегалдына чәчәк утыртабыз, балконнарыбызны бизибез. Ландыш чәчәкләре биләмәсе, күгәрчен күзе, ромашкалар түтәле, тагын әллә нинди чәчәкләр үсә бездә. Берсе чәчәк атып бетерә, эстафетаны икенчесе кабул итә, кар ятканчы күзне чәчәкләр, яшеллек иркәли.
Ә күрше абый аларга су сибә, туп тибеп арып киткән малайларны да үзе артыннан ияртә. Рәхәт. Миңа калса, кешеләр ике төргә бүленә. Берсе, нинди генә хәлдә калса да, кулына эш таба, барыбер тик тормый, тәмен белеп яши. Икенчеләре, юк нәрсәне сәбәп итеп, үзләренең дә, якыннарының да тормышын ямьсезли. Авылда юкка ызгышып эшеннән киткән, еллар буе эшләмичә ятып эчүгә сабышкан ир затлары бар бездә. Андыйларга күрше абый чирен ничек йоктырырга икән?
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|