поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.08.2016 Җәмгыять

Бурычы булганнарның машиналарын ала башлаячаклар

Салым түләмәгән, бурычы булган 32 мең кеше быел чит илгә чыга алмый. Бурычлылар өчен әҗәтне аэропортта ук түләү мөмкинлеге дә булдырырга уйлыйлар. Тик бу система әле икенче елга гына эшли башлар, мөгаен. Аның каравы, тиздән 100 мең сумнан артык түләнмәгән салым, кредит, алиментлары булганнарның машиналарын ала башлаячаклар.

Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым, пеня, штрафлар буенча 7 миллиард сум бурыч исәпләнә. Шуның 1,7 миллиарды физик затларга туры килә. Халыкның күбесе транспорт салымнарын түләми. Андыйлар бүген республикада 490 мең кеше исәпләнә. Бурычы булганнарның автомобильләренә арест салу алымы элек тә кулланыла иде, шул рәвешле быел 75 кеше машинасыз калган. Әле узган атнада гына Яшел Үзәндә 60 мең бурычы булган берәүнең “БМВ” машинасын алганнар. Хәзер исә бу өлкәдә тагын да ныграк эшләргә исәплиләр. Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Эльвира Лабашова әйтүенчә, суд приставлары, салым инспекциясе ЮХИДИ белән берлектә махсус проект әзерли. 100 меңнән артык бурычлары булган кешеләрне бердәм базага кертәчәкләр. ЮХИДИ туктатып, документларны тикшергәндә,бурычлы кешенең шул базада барлыгы ачыкланса, август аеннан машинасын алачаклар.
 
“Гомумән, бурычларны вакытында түләмәү җитди күңелсезлекләргә китерергә мөмкин, хәерлегә илтми”, – дип саный Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин. Бурычларын вакытында түләмәгән кешегә элемтә бүлеге аша кисәтү килә. Аңлашылмаучанлык туган очракта, бу мәгълүматны теркәлү урыны буенча барып тикшертергә дә була. Бурычны кешенең банктагы исәп счетларыннан тотып калырга да мөмкиннәр. Әгәр шуннан соң да әҗәтләр түләнми калса, суд приставлары эшкә кушыла. Алар милеккә арест сала. Бурычларны түләмәү, оешма, яки физик затлар өчен банкротлык белән тәмамлануы бар. Әмма, бу процесс та җиңел башкарылмый, аннары мәсьәләне хәл итүнең дә иң кулай юлы түгел, дип саный белгечләр. Сүз уңаеннан, “Россия Салым кодексының беренче бүлегенә кертелгән үзгәрешләр турында”гы федераль законы нигезендә (2016 елның 3 июленнән) 3 августтан салым түләүче яңа сатып алган автомобиле яки торагы турында яшәү урыны буенча гына түгел, теләгән салым инспекциясенә хәбәр итә ала. Моның өчен инспекциядән “кәгазь” килгәнне көтеп тормыйча, кеше үзе хәбәр итәргә тиеш.
 
Һәр кеше бурычлары бармы, юкмы икәнен үзлектән дә тикшерә ала. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru.адресы буенча дәүләт порталында яки Россиянең федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетыңны булдырырга гына кирәк.
 

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 02.08.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»