поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.08.2016 Җәмгыять

Кайсы почмактан башлыйбыз?


Кирәкмәгән бер генә әйбере, кош томшыгы кадәр дә иске-москысы булмаган өй дөньяда бар микән? Күбебезнең йорты-фатиры үзенчә бер кибет кебек, ниләр генә юк анда: савыт-саба, кием-салым, китап-журнал, сувенир, вак-төяк... Шулар арасында шактые “кирәге чыгар әле” дип җыеп куелган әйберләр. Кирәкләре чыкмаячагын да беләбез, чыкса, гомергә бер эшкә ярап куюлары бар, әмма саклыйбыз, ташламыйбыз.

Әллә әби-бабайларыбызның “исраф – гөнаһ” дигәннәре кулдан тота, әллә әти-әниләребезнең совет чорында товар кытлыгы үзәкләренә үтүен белү безне дә “аламачы” итә, әллә үзебез чүпкә батып яшәргә яратабыз? Барысы да бардыр, мөгаен. Күбрәк яшәгән саен, чүп-чарыбыз да арта бара. Ә акыллы китаплар өйдәге артык әйбер кешенең торган җирен генә түгел, аның җанын-күңелен дә чүп оясына әй-ләндерә диләр. Башны-мине чүптән арындыруны яшәгән тирәлекне җыештырудан башларга кушалар.

 
Шулаен-шулайдыр да, тик гомер буе саклаган “байлыкны” чүп дип чыгарып ташлау җиңел эшмени – ул иске-москы белән без туганлашып беткән бит инде!
 
– Минем шундый гадәтем бар – бөтен әйберне җыеп барам, – дип сөйләгән иде Казандагы яучылык үзәкләренең берсен җитәкләүче Зөбәрҗәт Әипова (газетабызның 7 июль санында аның белән әңгәмә дә басылып чыкты). – Көнкүреш калдыкларыннан тыш, бер генә нәрсәне дә ташламыйм. Ташлый алмыйм, кулым бармый. Кызларыбызның бала чактагы киемнәре, мәктәп көндәлекләре, ирем белән гомер буе җыйган әйберләр – алар барысы да безнең гаиләнең тарихы бит. Мин шул тарихны ничек чыгарып ташлыйм инде? Сырхауханәдә ятканда палатадашларыма шул хакта сөйләгән идем, бер ханым: “Карале, минем кебек әйбер җыярга яратучы кеше тагын бар икән! Үземне генә шундый дип йөри идем”, – диде. Безнең кебекләр күп ул. Ирем кайвакыт ачулана: “Чыгарып ташлыйм бу кирәкмәгән нәрсәләрне!” – ди. Бирмим, ташлатмыйм! Сөлге-тастымал, инде күптән киелмәүче күлмәк, чалбар белән шкаф тулган, ә ирем машина юарга чүпрәк сораса – юк. Кайсы әйбергә тотынсам да, кызганыч. Барысы да матурлап юып, үтүкләп, таслап куелган. Һәрберсенең үз урыны, һәрберсе белән бәйле ниндидер истәлек бар. Җыю-юу эшләре өчен мин кибеттән махсус чүпрәкләр алам. Әле кызым кунакка килгәч шул чүпрәкләрне тапмаган да, шкафтан иске футболканы алып, идән юган. Мин моны белгәч, футболканы кер сабыны, яхшы порошок белән әйбәтләп юып, үтүкләп, урынына куйдым.
 
Бабам бик уңган балта остасы булган. Ул искиткеч матур итеп ясаган комодны кадерләп саклыйм. Әле бер сеңлем, иске, эшләми дип, әтинең гармунын ташлаган. И-и, ачуландым үзен! Хәзер интернеттан нәкъ шундый гармун эзлим, әтинең истәлеген урынына кайтарырга кирәк.
Чыннан да, зур йортыбыздагы бөтен җир әйбер белән тулды бит, нишләтергә инде боларны дип уйлап йөри идем, телевизордан җырчы Эдита Пьеханың үзенә артистка булырга ярдәм иткән әйберләрдән (иренең рояле, пластинкалар, йөзләп концерт күлмәге, китаплары, журналлар, медальләр, орденнар) “Хатирәләр павильоны” эшләве турында ишеттем. Ул идея миңа шундый ошады, хәзер бер бүлмәне шундый павильон – гаилә музее итәргә планлаштырам.
 
Зур йортларда иске, истәлекле әйберләрне иркенләп җыеп булса да, фатирларда бу мөмкин эш түгел. Шулай да, кечкенә генә почмагында зур урын биреп, барлык документларны, күптәнге китапларны, газеталардагы файдалы язмаларны, төрле түләү квитанцияләрен, балаларының дәфтәр-көндәлекләрен, хан заманындагы хатларны-открыткаларны, кавышканда кемдер бүләк иткән чәй сервизларын, матур бит дип, чатнаган савыт-сабаны, “кирәк булыр” дип, пакет, банка, шешә ише көнкүреш әйберләрен, кием-салымны, тагын әллә ниләрне бөртекләп җыеп барып, кадерләп саклаучылар бар. Шундый ук кешеләр янәшәсендә, мондый сәер күршеләренә ис-акыллары китеп: “Их, боларның өен кереп бер чистартасы иде!” – дип кызыгып, өендә артык бер генә нәрсә дә тотмаучы, кирәге чыкмаса, өр-яңа әйберне дә бик җиңел генә чүплеккә томыручылар да яши.
 
Әйе, без төрле, әмма, яши-яши, артык әйбер, чыннан да, барыбызга да комачаулый башлый. Хатын-кызның “бик кирәкле” әйберләре аеруча күп җыела: алка (күбесе бер сыңар – ташларга кызганыч), киелмәгән йөзек, муенса, беләзек, чәч кыстыргыч, ислемай (ислемае бетсә, савыты матур!), ярты-порты иннек, кершән Киемне әйтәсе дә юк инде, шкаф тулы, ә киям дисәң, яраклысын таба алмыйсың.
 
Чүпкә батуга ялкаулык та сәбәпче диләр. Өеңне һәр көнне тәртиптә тотарга кирәк, ләкин башта үзеңне бу эшкә мәҗбүрили алмыйсың, ә аннан, инде чүп-чар өелгәч, ул күч белән көрәшергә бөтенләй көч тапмыйсың. Өйләрендә, гаражларында, бакчаларында, эш урыннарында артык, кирәксез күп әйбер җыеп, берзаман алардан гарык булып, чыгарып ташлаган һәм рәхәтләнеп калган кешеләр әлеге эшне олы җиңүгә санап, аңа ничек ирешүләре турында безләргә киңәш итеп, кулланмалар язалар. Мәсәлән, берсе файдасыз әйберләрне кызганмыйча чыгарып ташлау өчен торган җиреңә чит кеше күзлегеннән карарга киңәш итә. Дөрес тә: чит кешегә синең бер нәрсәң дә кызганыч түгел бит, тотасың да болгыйсың. Яки иртәгә яңа фатирга күченәбез, яңа тормышта искелеккә урын юк дип уйлау да җанга якын әйберләрдән хушлашуда җиңеллек бирә икән. Кайсы һәр айның бер шимбә-якшәмбесен өйдәге артык-пыртыкны аралауга багышларга, кайсы фатирны һәр көнне тиз-тиз генә әйләнеп чыгып, кирәкмәгән унлап әйберне җыеп ташларга яки һәр көнне йокларга ятар алдыннан ун минутны файдасыз әйберләрне чүп савытына ташлауны гадәткә кертергә куша.
 
Киемне бер ел кимәгәнсез икән, сез аны инде беркайчан да кимәячәксез – чүплеккә аткарыгыз, ватылган, инде эшкә яраксыз әйберләрне, ачык киштәләрдә күпләп җыелган, тузан җыеп, өй җыештырган саен комачаулап торучы вак-төяк сувенирларны да кызганмыйча чүп савытына тотып болгагыз диләр, акыллы башлар. Әйтүе җиңел дә соң...
 
Кемдер бүләк иткән, әмма кулланылмый торган бүләкләрне кемгәдер бүләк итәргә, документларның, иске хат-открыткаларның бик кадерлеләрен генә, китапларның кызыклы, затлыларын гына калдырырга, бүтәннәрен ташларга яки макулатурага тапшырырга киңәш итәләр. “Чүптән аз-азлап арына башлагыз, бу эшне елмаеп, зур теләк белән башкарыгыз, күбрәк чүптән арынган саен, күңелегезгә җиңелрәк була барыр”, – дип тә өстиләр әле. Берсе чүптән арына торгач: “Үткән вакыт – ул киткән поезд, киләчәк – хыял, ә хәзерге вакыт – тормыш бүләге, шуңа күрә үткән еллар тәҗрибәсенә таянып, киләчәккә өмет белән карап, хәзерге, бүгенге көн белән яшәргә кирәк”, – дигән фәлсәфи фикергә килгән.
 
Шулай, чүпчардан арынырга кирәк. Файдасыз әйберне ташлагач, чыннан да, рәхәт булып китә. Әмма сиңа кирәксез әйберне кирәксенгән кешегә бирсәң, тагын да рәхәт. Бервакыт мин Казандагы 1 нче балалар поликлиникасында “үзегездән арткан балалар киемнәрен шушында сала аласыз” дип язып куелган тартма күреп, бик сөенгән идем.
 
Телевизордан өйләре янган кешеләрне күрсәтеп торалар, артык әйберләрне андыйларга да бирергә була. “Аннары укырмын әле” дип, җыеп куйган һәм айлар буе кул тидермәгән газета-журналларны макулатурага илтергә (Казанда, төренә карап, килосы 1 сумнан 6 сумга кадәр), китапларны китапханәләргә тапшырырга, ватык суыткыч, кер юу машиналары, иске ванна яки бүтән тимер-томырны да тапшырырга була (халәтенә, төренә карап, килосы 6 сумнан 270 сумга кадәр).
 
Кызып китеп, чаманы югалтып, кадерле истәлекләрне чүпкә томырудан гына сакланырга кирәк. Хәер, әйбер җыю канына сеңгән кешеләргә бу янамый, ә ташларга оста кешеләр тарих-хәтер дип фәлсәфәгә бирелеп утырмый, ядкарьләр белән санлашмый, тота да ташлый.
Ярар, җиң сызганып, чүптән арыну эшенә тотыныйк. Йә, кайсы почмактан, нәрсәдән башлыйбыз?

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.08.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»