|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2016 Матбугат
Татар радиосына төнге сәгать икедә нәрсәгә шалтыраталар?Безнең радио тарихы 2001нче елны башланып китте. Җәйнең соңгы ае күп татарның тормышына үзгәрешләр алып килә, алар тәүлек дәвамында туган телләрендә җыр-моң тыңлый башлый. Тартма сыман зур, ләкин кечкенә мониторлы компьютерлар, өем-өем аудиокассеталар, офиста тәүлек буе янып-көеп “яшәүче” универсаль хезмәткәрләр вакыты иде ул. Бүген исә зур иркен студия иң заманча техника белән җихазланган, инновацион технологияләр белән бергә Татар радиосы дә үсә, камилләшә. Без – радиостанцияләр челтәре. Тәүге тапкыр Казанда аваз салган радио хәзер Яшел Үзән, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Мамадыш, Кукмара, Чистай, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм башка шәһәр-районнарда яңгырап тора. Шуны да әйтергә кирәк, без офыкларны киңәйтүне дәвам итәбез: Татарстаннан читтә урнашкан Ульян, Тобольск шәһәрләрендә, Төмән, Пермь, Түбән Новгород өлкәләрендә яшәүче татарлар да газиз туган телләрендә радио тыңлау бәхетенә ирештеләр! Тәүге мәртәбә Татар радиосы студиясендәге микрофон аша дөньяга үз тавышларын ишеттергән ди-джейларның күбесе бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, ә күп кенә төбәкләрдә дә исемнәре билгеле алып баручылар. Алар эш урыннарын алмаштырырга ашыкмый, чөнки ди-джейлар үз эшләренең осталары гына түгел, ә шөгылъләренә тугры калып, аннан ләззәт тә алучылар. Радио тормышына яңа сулыш өрүче яшь талантлар да үсеп килә. Вакыт белән бер нәрсә үзгәрешсез кала: бездә иң креатив ди-джей һәм оста белгечләр генә көч куя! Бөтен радио коллективы бер максат белән яна – татар халкын кояш белән уятып, көн дәвамында эшләү, яшәү, иҗат итү теләген арттыру, рухый көч өстәү! Шушы теләк дистә ярым вакыт безне радио юлыннан бары алга илтә. Алда зур дата – 15еллык туган көн! Традициядән тайпылмый, бәйрәм көнендә иң якын кешеләребез - радиотыңлаучыларны җыеп грандиоз тамаша үткәрәчәкбез! 1октябрь көнне «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә «Җанлы концерт» булып узачак! Йолдызлар 100.5fm ешлыгында 15ел дәвамында яңгыраган иң популяр җырларын башкарачак. Болар барысы да инструменталь ансамбль җитәкчелегендә тере тавышка яңгырар. Безнең миссия, тыңлаучыларыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, бәйрәм рухы бүләк итү алга таба дәвам итә. Гомумән, тыңлаучыларыбыз белән безнең тормыш тыгыз бәйләнгән. Алар белән телефоннан аралашып, интерактивлар уздыру белән генә чикләнмибез. Бергә эшлибез, бергә ял итәбез, барлык бәйрәм-вакыйгаларны бергә уздырырга тырышабыз. Безнең офис ишекләре һәр кунак өчен ачык икәнен кешеләр күптән сизеп алды, шуңа да кунакларны еш кабул итәбез. Төбәкнең төрле өлкәләреннән хәлләребезне белергә теләп, тәм-томнар күтәреп тугры тыңлаучыларыбыз агыла. Ә телефонның бөтенләй тынып торганы юк, тәүлек дәвамында дәррәү шалтырый. Шушы көннәрдә генә дә кич эшләүче ди-джей эштән чыгып барганда студия телефоны тавышы ишетелә. Төнге икенче яртыда шалтыратып “көндез бүләк откан идем, сәгать ничәдә алып китәргә була?” дип сораганнар. Мондый хәлләргә Татар радиосында эшләүче бер генә кеше дә гаҗәпләнми, чөнки безнең өчен бу гадәти хәл.
Туган көнгә әзерләнү, аны бәйрәм итү күптән башланды. Бәйрәм уңаеннан безнең ешлыкта яңа проект-викториналарны ишетергә була. Безнең белән бергә тормыш юлыннан атлаган тыңлаучыга ничек тәэсир итәбез, тормышында нинди роль уйныйбыз дигән сораудан тагын бер проект башланып китте. Кемдер махсус тапшыруларда катнашып, смслар юллап насыйп ярын тапты, кемдер кумиры белән очрашты, кайсыдыр баланың безнең радио аша хыялы тормышка ашты.. кыскасы, мондый тарихлар күп һәм без аларны барлыйбыз, төп геройларны туры эфирга кунакка чакырабыз һәм әлбәттә бүләкләр уйнатабыз! Ә инде олуг туган көн алдыннан тагын да энергиябез тагын да арта, җырлый-җырлый меңләгән фикердәшләребез, тыңлаучыларыбыз өчен яңадан-яңа көтелмәгән проектлар әзерлибез.
Генераль партнер – ТрансТехСервис
Рэсми партнер – ООО СтандартСтрой : Мелодия торак комплексы
Партнерлар:
Кукмара металл савыт-саба заводы
Люкс затлы киемнэр бутигы
"Туган авылым" милли комплексы
Тандем галереядэ урнашкан Чико балалар кибете
Мехаполис кун хэм мех салоны
--- |
Иң күп укылган
|