поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2016 Мәдәният

Татарстан халыклары Дуслык Йорты бию дәресләренә чакыра


Татарстан халыклары Дуслык Йортында төрле бию ансамбльләре үз эшчәнлеген алып бара. Бу ансамбльләр турында күбрәк белергә, үзләре дә төрле милләт биюләренең нигезен өйрәнергә яки балаларын әлеге бию түгәрәкләренә йөртергә теләүчеләр өчен ансамбльләр турында тулы мәгълүмат бирәбез.

Барлык ансамбльләрнең дәресләре Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслык Йортында үтә. Биредә бию өчен барлык шартлар да тудырылган хореография залы бар.

«Колха» грузин халкы бию ансамбле 2015 елның көз аенда ачылды. Җитәкчесе — Текле Вардзиашвили. Әлеге ансамбльнең дәресләренә 3 яшьтән 9 яшькә кадәр булган балалар йөри ала. Әгәр дә балагызның грузин халкы биюен башкара белүен теләсәгез, дәресләргә рәхим итегез. Репетицияләр атна саен бара.
 
Һәр атнаның якшәмбе көнендә теләге булган һәркем (олылар) кавказ бию дәресләренә йөри ала. Кавказ халкы биюләре нигезенә шулай ук Текле Вардзиашвили өйрәтә.
 

«Сакартвело» грузин халкы бию ансамбле һәм «Оцнеба» кавказ халкы бию ансамбле балалар өчен эшли. Грузин халкы биюләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Сакартвело» ансамбленә 5 яшьтән 12 яшькә кадәр булган малайлар һәм кызлар йөри ала. Ә кавказ халкы биюләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән «Оцнеба» ансамбленә 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган балалар җыела.
 
«Сакартвело» һәм «Оцнебо»ның яшь артистлары — күп кенә Россиякүләм һәм республикакүләм конкурс һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм катнашучылары. Коллективларның портфолиоларында 100дән артык диплом, грамота һәм рәхмәт хатлары тупланган.
 
Коллективларның җитәкчесе — Тея Пертая. Бу коллективлар Кавказ мәдәнияты белән кызыксынган төрле милләт вәкилләрен туплый. Дәресләр атна саен уза.
 
 
Татарстан халыклары Дуслык Йортының тагын бер горурлыгы — Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендәге «Алтын» балалар бию ансамбле. Аның үзенчәлеге шунда, биредә балалар Идел буе халыклары һәм башка халыкларның сәхнә биюләрен башкара. Хреограф сүзләренә караганда, киләчәктә дөнья халыклары биләрен дә кую. Ансамбльгә 4 тән алып 12 яшькә кадәрге балалар йөри ала. Дәресләр сентябрь аеннан башланачак.
 
«Сантош» һинд биюе ансамбле 15 яше тулып киткән кызларны туплый. Ансамбльнең җитәкчесе — Гөлнара Гатауллина. Биредә кызлар һинд биюе нигеләрен һәм телен өйрәнә, гәүдә сыгылмалылыгын һәм артистизмны камилләштерә. Репетицияләр сентябрь аеннан башланачак.
 
«Сантош» үз эшчәнлеген 90 нчы елларда ук башлаган, ә 2000 елдан Татарстан һәм Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәне үстерү үзәге белән тыгыз элемтәдә тора һәм Татарстан халыкары Дуслык Йортында эшли башлады. Биюдән тыш биредә Һиндстан мәдәнияты белән танышалар, тематик кичәләр һәм дәресләр үткәрәләр һ.б. Шулай ук үзләренең чыгышлары өчен костюм һәм декорация әзерләү, дизайн белән шөгыльләнәләр.
 
 
Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе кысаларында Татарстан халыклары Дуслык Йортына башкорт халкы биюе (җитәкчесе — Динә Мамбеткулова) һәм грузин халкы биюе (җитәкчесе — Мираб Ткебучава) дәресләре уза. Бирегә 3 яше тулып киткән мәктәпкәчә яшьтәге балалар йөри ала. Дәресләр сентябрь аеннан башланачак.
 
 
Татарстан халыклары Дуслык Йортында ике корея халкы бию ансамбле бар — «Ханоль» һәм «Ариран». «Ханоль» (тәрҗ. — «Бердәм рух») Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең корея халкы мәдәнияты бүлеге кысаларында 2015 елда Казан шәһәрендәге коря халкының милли-мәдәни автономиясе булышлыгы белән ачылды. Ансамбльгә йөргән кызлар  — Пучхэчхум — җилпәзә белән биелә торган танылган биюне башкаралар.
 
«Ариран» ансамбленең җитәкчесе булып Казан шәһәрендәге корея халкының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Кимның кызы Каролина Ким тора. Ансамбльнең солистлары өчен кореялеләр автономиясендә Көньяк Корея илчесе бүләк иткән махсус киемнәр бар.
 
Әлегә «Ханоль» һәм «Ариран» коллективларына биючеләр туплау туктатылган, әмма көзгә теләге булганнарга мөмкинлек туарга да мөмкин.
 
 
«Шаттық» (тәрҗ. — шатлык) казах халкы бию ансамбле яңа биючеләрне шулай ук 2016 елның сентябрь аеннан көтә. Җитәкчесе — Аурита Абуханова. Ансамбль дәресләренә казах халкы биюләрен башкарарга теләгән студентлар йөри ала.
 
Барлык бию ансамбльләренә  (843) 237-97-90 тел. аша шалтыратып яки Павлюхин ур., 57 адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслык Йортына килеп язылырга мөмкин.

---
Addnt.ru
№ --- | 01.08.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»