поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.08.2016 Язмыш

Җимерелгән бәхет

Җиләк пешкән чак җитүгә, никтер Сөнгатләр гаиләсе күз алдына килә. Аларның бәхетле йөзләрен, гөрләшеп, автобуста кайтуларын һич кенә дә искә алмыйча кала алмыйм. Бәхетле иделәр шул, тик шул түгәрәк гаиләнең язмышы җәйнең ямьле бер көнендә чәлпәрәмә килә.

Җәйнең җиләк җыйган вакытыннан да ямьлерәк чагы юктыр ул. Сөнгат белән Гөлзия дә (исемнәре үз­гәртелде) бергәләп җиләк җыярга  бик ярата иде. Яннарында, бөтерелеп, кызлары йөри, үзе туктаусыз сөйләшә. Бәхет шушы түгелмени,  дип уйлап куя­сың. Тик беркөнне гаи­лә­ләре белән җиләккә дип чыгып киткән юлдан Сөнгаткә, җан җиләген югалтырга, гөрләп торган өйгә әнисез калган кызын гына ияртеп кайтырга туры килә.
 
Ун ел элек ул көн га­дәттәгечә башланып китә. Куркыныч хәл булачагын сиземләү дә булмаган. Яшел Үзәнгә әтисенең апасы җыеп куйган бакча җиләген алырга Сөнгат башта үзе генә, аннан кызы белән барырга уйлаган була. Кузгалыр вакыт җиткәч, Гөлзия дә йөгереп чыга. “Мин дә сезнең белән барам”, – ди ул. Кадерлеләреннән каласы килмәү теләге көчле буламы, бергәләп юлга кузгала алар. Шул чакта Яшел Үзән юлы гаилә бәхетләрен җимерер дип кем уйлаган?! Юлда барган чакта коточкыч фаҗига килеп чыга. Машина борылышта борылып тормыйча, туп-турыга китеп бара, бөтенесе юл кырыена чәчелә. Салонның арткы утыргычында гаи­ләсе белән янәшә  утырып барган Сөнгат  машина йөр­түчегә: “Син нәрсә эшли­сең?” – дип кычкырганын хәтерли әле. Машина ху­җасының наркоман булганы тикшерү барышында гына ачыклана шул. Аннан бик озак вакыт: “Ник бардык, бер чиләк җиләккә калган идекмени без?” – дип үкенә ир кеше.
 
Тәкъдиргә язылганны үзгәртеп булмый диләр. Ул чакта беренчеләрдән булып кызлары Айзилә аңына килә. Бер якта әнисе, икенче якта әтисе тәгәрәп ята, ул арада телефон шалтырый. Кыз шунда бер читтә шалтырап яткан кәрәзле телефонны алып җавап бирергә дә көч таба әле. “Әти дә үлде, әни дә үлде, мин генә калдым”, – дигән сүзләрне ишет­­­­кән туган­нарының йө­рәге ничек чыдагандыр, белмим. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче Сөн­гат тә аңына килә, әмма әнкәләрен генә уята алмый алар. Җан­ җи­ләге гомер­леккә күз­ләрен йомган була. Тормышны бергәләп тар­тып барган, барын бер­гә булдырган ка­дер­ле­сен­нән башка ничек яшәр­гә соң?! Менә озакламый кызларына да алты яшь тула, аны тагы бер елдан мәк­тәпкә озатасы бар. Синнән башка баланы ничекләр үстерим?!
 
Бу хәсрәтнең авырлыгыннан ир-ат кадәр ир-ат югалып кала. Нишләргә,  Гөлзиядән башка яшәп булырмы?! Бу сорауларны ул үзенә бер генә түгел, йөз  тапкыр бирә­чә­ген әле белми. Ялгыз ир­нең ялгыз кыз үстерә торган көннәре башлана. Алар әле кечкенә кызчык белән әти белән кыз гына түгел, дус һәм  сер­дәш­кә дә әй­ләнә­ләр.
 
Авыр, кыен була, әмма әнисез тормышка да ия­ләшә алар. Берникадәр вакыт үткәч, кызы Сөнгаткә  –  хатын, үзенә әни эзләшә башлый. “Әти, сиңа кызлар белән танышырга кирәк. Алар янына барганда, йә чәчәк алып бар, йә берәр тартма конфет”, – дип тә өйрәтеп куя ул әтисен.  Кечке­нәдән акыллылыгы белән таң калдырган кызы бу юлы да әтисенә: “Әти, безгә яшәргә кирәк”, – ди. 
Тик Гөлзиягә тиң булырдайны гына табу авыр була шул. Күз алдыннан югалса да, йөрәгеннән сызып ташлый алмый ул хатынын. “Гөлзия ул елны июнь ахырында икенче дипломын алып кына кайткан иде. Июль башында шушы хәл­ләр булды. Үләсе көнне күр­шеләргә, эчем поша, дип тә сөйләгән әле”, – дип искә ала ул көннәрне Сөн­гат. Ел саен Гөлзиянең үлгән, туган көнен искә алмыйча калмый. Еллар узган саен, ирнең бу гадәтләренә инде күпләр ияләшә дә төшә.
 
Шулай да кызының сүзе тәэсирле буламы, Ходай Сөнгаткә кабат өйләнергә, кызына кабат әни алып кайтырга һәм сеңелкәшле булырга да насыйп итә. Бүген аның гаиләсе бар, олы кызы озакламый мәк­тәпне тә­мам­лаячак, икен­чесенә 6 яшь тулып килә. “Хәсрәт­ләрне күрдем, моннан ары да мондый хәл­ләрне кү­рергә язмасын. Берүк кызларым һәм хатыным исән була күрсен, фаҗигале хәлләр гаи­лә­ләрне урап узсын. Ятимлек, ялгызлык ачылары бер­кемгә язмасын!” – дип тели ул

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»