|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2016 Милләт
Язучы Фазыл Искәндәр вафатРоссия, совет чоры прозаигы, шагыйрь Фазыл Искәндәр 88 яшендә Мәскәүдә вафат булды, дип хәбәр итә “Беренче канал”. Әдәбиятка Искәндәр 1957нче елда “Тау сукмаклары” (“Горные тропы”) шигырьләр җыентыгы белән килеп керде. Аны укучыга “Чегемнан Сандро” (“Сандро из Чегема” роман-эпопеясы танытты. Фазыл Искәндәр әсәрләренә нигезләнеп, нәфис фильмнар да төшерелде. Фазыл Абдул улы Искәндәр 1929нчы елның 6ны мартында Сухуми шәһәрендә (Абхазия) туган. Андагы мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Мәскәү китапханә институтына укырга кергән. 1951нче елда А.М. Горький исемендәге Әдәбият институына күчеп, аны 1954нче елда тәмамлаган.
1954-1955 нче елларда Искәндәр “Брянск комсомолы” (“Брянский комсомолец”) газетасында, 1955-1956нче елларда “Курская правда” газетасында эшләгән.
Фазыл Искәндәрнең беренче шигырьләре 1952нче елда басыла башлаган. Үз иҗат җимешләрен ул даими рәвештә “Литературная Абхазия” журналында да бастырган.
“Тау сукмаклары” шигырь җыентыгы 1957нче елда рус телендә Сухумида чыккан.
1956нчы елда Искәндәрнең “Пионер” журналында беренче хикәясе басылган. 1966нчы елда “Новый мир” журналында “Созвездие Козлотура” исемле повесте дөнья күргән.
1979нчы елда АКШта цензурасыз “Метрополь” альманахында язучының “Маленький гигант большого секса” әсәре басыла. Шуның өчен әдип берничә елга совет басмаларыннан читләштерелә. 1984-85нче елларда гына аның хикәяләре кабат чыга башлый.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|