поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2016 Җәмгыять

Хезмәт кодексында үзгәрешләр бар

Татар-информ агентлыгында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән матбугат конференциясе узган иде. Ул анда берничә мөһим яңалыкка һәм эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларына тукталып узды. Яңалыклар хезмәт кодексының хезмәт хакларын түләү нормаларын бозучыларга кагыла.

Быелның 3 июлендә «Хезмәт хакларын түләүгә кагылышлы нормаларны бозган өчен, эш белән тәэмин итүчеләрнең җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча РФнең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 272 нче санлы ФЗ канунга кул куелган. Ул 3 нче октябрьдән гамәлгә керәчәк.
 
Хезмәт хакы канун буенча һәр 15 көн саен түләнергә тиеш. Әгәр дә шушы вакыт узып та, хезмәт хакы түләнми икән, хезмәткәр үз хокукларын яклауны таләп итеп, яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итә ала. Элек исә фәкать эш бирүче рәсми теркәлгән җирлек судына гына мөрәҗәгать итеп була иде. Хәзер дәгъвачы үзе теркәлгән җирлек судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Эш хакын вакытында түләмәгән яки тулусынча биреп бетермәгән өчен, элек дәгъва фәкать 3 ай эчендә генә белдерелә алган булса, хәзер аның да вакыты 1 елга кадәр озынайтылган.
 
Тагын бер мөһим яңалык – хезмәт хакларын вакытында түләмәгән өчен вазыйфаи затларга һәм юридик затларга карата салынган штраф күләме дә арта. Элек вазыйфаи затлар 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штраф түләгән булсалар, хәзер бу сумма 20 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Юридик затлар, гомумән дә 100 мең сумнарыннан «колак кагачак».
 
Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен, канун буенча, эш бирүче хезмәткәргә компенсация түләнергә тиеш. Ул кичектерелгән һәр көн өчен түләнә. Әлегә кадәр аның күләме Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/300 өлешенә тигез булса, яңа канун үз көченә кергәннән соң, 1/150 күләмендә булачак.
 
Министрны борчыган икенче мәсьәлә – эш урыннарында бәхетсезлек очраклары. Шөкер, республикабызда хәл алай ук куркыныч тормый. Шулай да быелның алты ае эчендә 81 бәхетсезлек очрагы булган, 18 очракта ул кешенең үлеменә китергән.. Иң куркыныч өлкәләр, әлеге дә баягы, эшкәртү тармагы, төзелеш һәм транспорт. Ул очракларның бик күбесе эшчеләрнең гап-гади генә кагыйдәләрне үтәмәүләре аркасында килеп чыккан.

Лилия ГӘРӘЕВА
Сөембикә
№ --- | 27.07.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»