|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2016 Криминал
Татарстанда күпбалалы ана кечкенә балаларын ташлап калдырганАлабуга районының Олы Шүрнәк авылында яшәүче ана кеше кечкенә балаларын өч көнгә караусыз калдырып, Алабугага китеп барган. Мәктәп яшендәге балаларның берүзләре булуын күргән авылдашлары чаң суга башлаганнар, дип хәбәр итә Алабуга эчке эшләр бүлеге. Бу хатын-кызның дүрт баласы бар, үзе белән шәһәргә ул ике һәм дүрт яшьлекләрен алып киткән, ә 8 һәм 9 яшьлек ике малаен өйдә калдырган.
"Малайлар үз-үзләренә ашарга пешергәннәр, этне ашатканнар һәм хәтта кәҗә дә сауганнар. Балалар хәзер приютка урнаштырылган. Ата-ана вазифаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән 31 яшьлек хатын-кызга РФ КоАПның 5.35 статьясы буенча протокол төзеләчәк. Балаларны өйләренә кайтару-кайтармау мәсьәләсен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хәл итәчәк", - ди ММЧ белән эшләү инспекторы Любовь Бикмуллина.
Үзенең бу гамәлен ана кеше олы балаларына билетка акчасы җитмәү белән аңлаткан. Балаларны ул берүзе тәрбияли.
Гөлнара САЛИХОВА, Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|