поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2016 Шоу-бизнес

Артистлар кышка ничек запас туплый? (ФОТО)

Эстрадабызның кайбер талантлы артистлары уңган-булганлыгы белән таң калдыра. Иҗат, гаилә, балалар мәшәкатеннән тыш, алар өйдә дә менә дигән хуҗабикә! Күбесе инде кышка шактый гына запас туплаган. Кем күпме һәм нинди кайнатмалар әзерләгән икән?

Эльвира Хамматова: Җәйне зарыгып көтеп алам, ул – иң яраткан ел фасылым. Аллага шөкер, барына да өлгердем. 10 литр каен җиләген шикәр комы белән болгатып, бераз гына төеп, шешәләргә тутырып суыткычка куйдым. Бу очракта җиләкнең 80% файдалы матдәләре саклана. Быел җир җиләген дә туйганчы җыйдым. Әни аптырагач: "Кызым, башка җиләккә барма, куер урын калмады", – диде. Җир җиләген чемләп варенье кайнаттым да, кышка дип кечкенә савытларга тутырдым. Кызыл, ак карлыганнан, кура җиләгеннән, чиядән 30 банка компот яптык. Соңгы арада кыярга керештек, анысы да шактый булып утыра. Кыскасы, җәйге авыл тормышы минеке!
 
 
Замирә Рәҗәпова: Әлегә 35 банка компот ясадым. 700 граммлы 10 банка һәм бер 3 литрлы банка карлыган, 3 литрлы банка белән чия вареньесы әзерләдем. Слива җитешкәнен көтәбез. Аннан да компот ясарга исәп. Абрикостан варенье ясау рецептын Лилия Муллагалиевадан сораштым. Төшен ватып, башта кыздырырга, аннан вареньега салып кайнатырга кирәк икән. Әлегә 5-6 банка кыяр тозладым. Алда тагын бер ай бар. Бакчада нәрсә үсә, барысын да тозлыйбыз, кайнатабыз, пешерәбез!
 
 
Айгөл Бариева: Карлыган, кура җиләге, викторияне шикәр белән төеп кышка әзерләп куйдым. Чия, кызыл һәм кара карлыганнан 20ләп банка компот яптым. Безнең гаилә өчен җитәрлек, Аллага шөкер! Бик тәмле лечо да ясыйм, әмма анысы соңрак.
 
 
Гөлнара Габидуллина: Быел кышка тушенкалар әзерләдем, кыяр тозладым. Чия компоты яптым, абрикос һәм карлыган вареньесы ясадым. Әле җәй тәмамланмады, баклажан икрасы, лечо ясарга, помидор белән кыярны бергә тозларга, помидор белән суган капларга исәп, Алла теләсә. Авылда әтинең зур помидор теплицасы бар. Ул оста итеп томат согы ясый белә. Озакламый бал аертырга җыенабыз. Быел әни дә күп итеп җиләк җыеп, кышка кайнатмалар әзерләгән. Урманга барасы юк, барысы да бакчабызда үсә!
 
 
Лилия Муллагалиева: Бүгенге көндә 90 банка компот яптым. Әле тагын бер партия (30-40 банка) әзерләп куярга уйлыйм. Бездә компот күп эчелә, бәйрәмнәрдә дә, икенче көнендә дә. Быел виноград, чия күп булды, авылдан бик күп җиләк китерделәр. Булышырга апам килде, Аллага шөкер. Шушы көннәрдә слива, абрикостан кайнатмалар әзерләдем. Кыяр, борыч тозлыйсым, салатлар ясыйсым бар. Кышка запас туплау төгәлләнмәде әле.
 

Люция Мусина: Кыяр маринадладым. Карлыган һәм кура җиләгеннән варенье кайнаттым. Ничә банка әзерләгәнемне санамадым. Җир җиләген кайнатмыйча гына, шикәр белән болгатып суыткычка куйдым. Кышка менә дигән кайнатма була ул! Компот ябарга да исәп бар, Алла боерса. Анысына әле җитешмәдем.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 28.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»