|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Авыл
Татарстанның бер фермасында гадәти булмаган ат яши (ФОТО)Балтач районының «Нарат» хуҗалыгы фермасында 3 аяклы ат яши икән. Әлегә ат дип әйтеп булмый, колын гына ул. Бу тайныӊ аягында гангрена башлангач, 2 ай элек хужалык белгече аны кисәргә алынган. Хәзергә анасы янында бу колын 3 аяклап хәрәкәтләнә, бәлки киләчәктә хужалык белгечләре «культ» (агачтан ясалган аяк) ясарлар, ди хужалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков. Колынныӊ анасы аныӊ янына читләрне бик җибәрми: якынлашучы кешегә каршы бара, балакаен гәүдәсе белән каплый.
Менә шулай, ничек кенә булмасын, яшәргә омтылыш булганда, авырлыкларны хайваннар да бергәләп җиӊә, дип яза baltaci.ru.
--- |
Иң күп укылган
|