|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2016 Икътисад
Акчаны кайдан алырга?
Россиялеләр хәзер базардагы чит ил яшелчәсе һәм җиләк-җимешенә карап: “Россиядә бәяләрдән башка берни дә үсми”, – дип шаярта. Бәя үсү фонында бюджетны суыткычка кую сөендерә торган перспектива түгел, билгеле. Ләкин туңдырылган бюджетка да акча табу кыен булачак. Экспорт инде болай да шулкадәр кимеде: илдән капитал качудан туктады, чөнки качарлык валюта юк, бөтен булганы импортка тотылып бетә. Быелгы бюджетның бер уңай ягы бар: чит илгә әҗәтләр түлисе юк диярлек. Ә менә 2017 елда тимер пәрдә артындагы кредиторларга 60 миллиард доллардан артык әҗәтне кайтарып бирергә туры киләчәк. Финанс спекулянты Сорос, мәсәлән, Россия бу әҗәтне түли алмаячак, банкротлыкка чыгачак, дип белдерә. Нефть бәяләре түбәнәйсә, быел көзгә үк ил эчендә хәлләр катлауланачак. Экспертлар исә “кара алтын” озакламый үлем элмәге ясаячак, түбәнгә китәчәк дип куркыта.
Кризис бюджеты нефтькә үлчәнмәгән илләргә дә каешларны кысып буарга куша хәзер. Тик элекке СССР аркадашлары булган Көнчыгыш Европа илләре артык кайгырмыйлар. Алар Евросоюзда, тамакларын Брюссель чиновниклары туйдыра. Чехия, әйтик, Евросоюздан 7,5 миллиард евро бушлай ярдәм алып яши, бу – күкрәк баласыннан башлап һәр чехка 52 мең 500 сум тирәсе акча тия дигән сүз, бездәге дүрт кешелек гаиләнең бик сирәгенең генә бюджеты җан башына бу суммага җитә. Чехия президенты: “Евросоюздан чыгу турында референдум булса, мин калу ягында тавыш бирәчәкмен, чөнки шыр тиле генә мондый акчадан баш тартыр иде”, – ди. Россиялеләрнең исә Евросоюз кебек савым сыерлары юк, шуңа күрә акчаны үз кесәбездән генә эзләргә туры киләчәк. Җитмәсә, көтмәгәндә доллар арзанаеп, ил бюджетын кыен хәлгә куйды. Владимир Путин да моңа борчылу белдерде. Тышкы икътисадый банк җитәкчесе урынбасары Андрей Клепач: “Долларның бер сумга арзанаюы ил бюджетын 160 миллиард сумга киметә”, – дип тәшвишле хәбәр җиткерде.
Шуңа күрә Путин командасы чалбарларның яшерен кесәләрен эзләү белән мәшгуль. Кремльдәге соңгы киңәшмәләрнең берсендә Президент чиновниклар көтүе алдына “гараж икътисады”н күләгәдән чыгару бурычын куйды. Статистика бүген Россиядә 30 миллион гражданинның эшләгәненнән салымнар түләмичә, үз көнен үзе күреп яшәвен күрсәтә. Боларны сава башласаң, ил казнасына йөзләгән миллиард сум акча явар иде, Пенсия фондының тишекләрен өлешчә булса да томалап булыр иде, тик мөгезләрен ничек тотарга белмиләр. Путин исә киңәшмәдә бизнесның һәм эшләүчеләрнең күләгәдә качып ятуларының сәбәбен күрсәтте: “Полиция хезмәткәрләре, прокурорлар һәм зур салымнар аларны күләгәгә китәргә мәҗбүр итә”, – диде. Шабашкага йөреп акча эшләүчеләр исә (алар арасында айга йөз иллешәр мең сум хезмәт хакы алучылар да бар) түрәләр армиясе өчен үз кесәләреннән акча бүлеп бирергә җыенмыйлар, чөнки моның файдасы юк, бик күп дигәндә, пенсия яшенә җитсәң, ачлы-туклы яшәргә җитәрлек кенә пенсия алачаксың.
Федераль түрәләр исә халык кесәсен капшауның яңа ысулларын эзли. Зур чыгымнар тотып яшәүчеләр алдына: “Акчаны кайдан алдың?” – дигән кискен сорау куярга ниятлиләр. Әйтик, кыйммәтле фатир сатып аласың икән, рәхим ит, акчаны ничек туплавың турында белешмә китер. Бу ысулны дөньяның күп кенә алга киткән илләрендә түрәләргә карата кулланалар, түрәнең чыгымнары эшләгән хезмәт хакын узып китсә, акчаны кайдан алуы турында сорап та тормыйлар, җинаять эше генә ачалар. Безнең кайбер дуамал оппозиционерлар да россияле чиновникларга карата шундый тәртип кертү турында тәкъдимнәр белән чыгып караганнар иде, тик түрәләрнең җавабы катгый булды: “Бу Россия Конституциясенә каршы килә”, – диделәр. Шуңа күрә Минфинның чыгымнарны контрольгә алу турындагы инициативасы да һавада эленеп калыр шикелле. Гади халыкка – бер тәртип, түрәләргә карата икенчесен кертеп булмый бит инде. Бездә кайсы түрәнең малы хезмәт хакы күләмендә генә соң? Россия банкын 1998 елга кадәр җитәкләгән Сергей Дубинин: “Кешеләргә бер нәрсә дә бирә алмыйсың икән, ирек бирергә кирәк”, – дип, күләгәдә эшләүчеләрне яклый. Илдә исә рәсми теркәлеп эшләүчеләрнең дә байтагы хезмәт хакын минималь күләмдә генә күрсәтеп, калганын конвертларда алуны кулай күрә. Бизнес өчен дә шулай уңайрак.
Күләгәдә эшләүчеләрне кысып булмаса, рәсми хезмәт хакы алып эшләүчеләрне селкетеп карарга мөмкин. Дөрес, боларның күбесенең авызларын ачса, үпкәләре күренергә тора, шулай да, түрәләр фикеренчә, сыгып карарлык урыннар бар әле. Раиса Карамзина атлы депутат Думага эшләүче пенсионерларны ел саен август аенда пенсиягә өстәлә торган тиеннәрдән баш тартырга өнди торган канун проекты әвәләп керткән булган, аны әлегә Дума принтерына тыгып өлгермәгәннәр. Менә шул пешмәгән камырны күптән түгел генә хөкүмәт комиссиясе карады һәм яхшы дип тапты. Эшләүче пенсионерның пенсиясен индексацияләүдән баш тартып, бюджетка бер ямаулык салганнар иде инде. Хәзер август аенда пенсияне яңадан исәпләүне туктатып, тагын бер тапкыр отмакчылар. Дөрес, Пенсия фондының отышы бу очракта 12 миллиард сум гына булачак икән. Бу – чиләккә уймак белән су өстәү кебек кенә бер нәрсә, әмма шундый вак сумма да хәзер кызыктыра.
Эшләүче пенсионерлар өстәмә тиеннәрдән баш тартса (бу – бик күп булганда айга 200 сум акча), киләчәктә пенсия балларын өстәргә вәгъдә итәләр, ягъни эшли алмый башлагач (яшәп калса!), күбрәк акча түләмәкчеләр. Ил икътисадын нәтиҗәлерәк эшләтеп, салым агымнарын үстерү кебек ысулга хөкүмәттә ышанмыйлар инде. Кайбер түрәләр үзләре үк әйтеп тора: бюджетның 20-25 проценты нәтиҗәсез тотыла (гади телгә күчергәндә – урлана), ләкин тишек капчыктан коелган ул акчаны ил икътисадына кире кайтару һәм эшләтү перспективасына да көч җитмәслек мәшәкать дип карала. Шуңа күрә бер генә юл кала: ач халыкның тамагын кысарга, каешын буарга. Моның иң җайлы юлы – яңадан сумны түнтәрү, бер сумга арзанайган доллар бюджетны 160 миллиард сумга киметә икән, кыйммәтләнгән валюта шуның кадәр үк май өсти дигән сүз бит. Шуңа күрә без хөкүмәт һәм спекулянтлар тырышлыгы белән көзгә таба рубльнең тагын бер түнтәрелешен күрербез төсле.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|