|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2016 Милләт
Без ничәнче сортлы?Милләт-халыкларны сортларга аеру бәлки яхшы гамәл дә түгелдер. Тик шунысы ачык - кешеләр кебек үк милләтләр дә төрледән-төрле. Төгәл һәм пөхтә алманнар, һәрчак “югары сортлы” инглизләр, булдыклы америкалылар, “карнавал халкы” дип бәяләнеп, бәйрәм һәм тамаша яраткан бразилиялеләр, һаман Урта гасырлардан чыгып җитә алмаган әфганлылар, башкалар бар. Татар турында сөйләгәндә аны беренче чиратта тырыш һәм хезмәт сөючән дип бәялиләр. Тик сыйфатың, сортың югары булсын өчен, чын милләт саналыр өчен ул гына җитәме? Милли үзаң түбән, милләтпәрвәрлек чамалы, чын көрәшчеләр, фидакарьләр аз булганда сине коры тырышлык белән намуслы хезмәт кенә коткара аламы? Юк, әлбәттә! “Без булдырабыз!”, дибез. Чын булдыклылык ул тамак туклыгы, өс бөтенлеге, икътисад көрлеге генә түгел, милләтнең хөр һәм киләчәкле булуы да бит. Хөрлек, ышанычлы киләчәк дигәндә халыкның бәйсез фикерле, гыйлемлеле булуыннан тыш, үзебез үк тудырган кимчелекләр комплексыннан азатлыгы да бик мөһим. Искәндәр Гыйләҗев дөрес әйтә, шәһәргә килгән татарларның олы өлеше өчен татар теле авыл сим-волына, гыйбадлык билгесенә әйләнә. Шул сәбәпле шәһәр татары тел саклансын дип җан атмый гына түгел, әлеге комплекстан аерылуны да хуп күрә. Шул сәбәпле ул “өлкән абзыйга” алдынгы, үзеннән акыллы, югары сортлы дип карый. Аның үзенең дә шул “сортка” ирешәсе килә. Безнең үзенчәлекле менталитет, кирәгеннән артык, йөз генә түгел, ике йөз процентлы толерантлыкның төбендә күбесенчә шушы хәл ятмыймы икән?
Милләтне гаҗизлектә тотучы, сыйфатын түбәнәйтүче глобаль сәбәп ул, әлбәттә инде, дәүләтсезлек. Сүз башында телгә алынган милләтләр, бик күп башка бәхетле халыклар кебек, дәүләтлеләр. Дәүләт булганда аның өчен көрәшәсе юк. Тик ватанлы, илле булуны күктән төшкән бәхет, Алла бүләге дип уйлау да дөрес түгелдер. Шул ук Әфганстанны кемнәр генә яулап алырга тырышмаган. Александр Македонскийдан башлап, СССРга һәм янкиларга чаклы барысы да анда борын тыгып караган. Тик һәммәсе дә табаннарын ялтыратырга мәҗбүр булганнар. Ирек сөйгән “кыргый” халык ватанын килмешәкләрдән бер дәвердә дә таптатмаган. Бу урында Жириновскийның татарга төбәп әйтелгән бердән-бер дөреслеккә якын сүзе искә төшә: “Хәзер кыбырсыгынчы үз вакытында яхшырак сакланасыгыз булган!” Димәк ки, сортлар хакындагы мантыйкны дәвам иткәндә, натураль тормыш алып барган, примитив торакта яшәгән, кышлактан кышлакка ишәгенә атланып юырткан әфганлы яхшы машинада җилдертүче, тормышы баряклап та бөтен татардан өстенрәк, яхшырак сортлы булып чыкмыймы? Чыга, чөнки ул дәүләтчелеген гасырлар аша бүгенгегә җиткергән, саклаган. Монысы бер яктан.
Икенче яктан, инде дәүләтчелегеңне заманында саклап кала алмагансың, ул юк икән, язмышка буйсыну, көрәш байрагын төреп кую үзе зур гөнаһ икәнен аңлау җитми татар баласына. Мондый гамәл артында юкка чыккан тел, мәдәният, гореф-гадәт, меңъеллык тарих ятканына, ятачагына төшенү. Ике катлы глобализм (руслашу һәм Көнбатыш куль-турасы йогынтысына эләгү) милләтне җәһәннәмгә сөйрәгәндә кул кушырып, бу халәт тәкъдирдер дип, инкыйраз көтеп утырасың икән, инде гафу ит, сиңа “сортның” икенчесен дә, өченчесен дә биреп булмый. Көрәштә булу, көрәштә калу – милләтне ихтирамлы, “сортлы” гына түгел, киләчәкле дә итүче бердәнбер юл. Акылың, теләгең, аз гына горурлыгың булганда ХХI гасырда үз-үзеңне ныклап торып якларга әллә булмый-мы, дип сорыйсы килә. Була, хәтта читләр арбасында да үз җырыңны җырлап була.
Президент атамасын саклап кала алуыбыз соңгы араларда ирешкән зур булмаган бердән-бер җиңүебез. Вәзгыятьнең мөшкеллеге, чикләүләр, ярты дөнья белән аралар суыну, икъ-тисад кризисы, ни генә димә, Мәскәүне ил эчендәге азчылыклар белән азрак булышырга мәҗбүр итә. Безне милли яңарышка, чын дәүләтчелеккә өметләндергән нәрсә – ул да бул-са заман җилләре. Глобализм, Көнбатыш стандартлары, тизләнеп килгән дөньяви үзгәреш-ләр зарар гына алып килми. Алар әле тагын хөрлекне арттырып, һәртөрле тоталитаризм-ны таптый, сыта гына түгел, авторитар режимнарның да якаларына ябыша. Бу хәл татар тегермәнен су коючы төп фактор. Россиягә иртәме-соңмы бөекдержавачылыктан, унитар-лыкка ымсынудан баш тартырга туры киләчәк. Без исә режимның сәгате суга башлаганчы тырышып җан асрарга, булдыра алганча сәламәт булырга, үз-үзебезне сакларга һәм иң мө-һиме - алдынгы, тулыканлы милләтләр арасына кайтуның критик чиген узмаска тиешбез.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|