|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2016 Фаҗига
Җиденче каттан егылып төшкән инвалид бала үз-үзенә кул салырга теләгәнРоссия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе шундый фараз җиткерә. 25 июльдә Казанның Идел буе районындагы бер йортта яшәүче 12 яшьлек кыз үз-үзенә кул салырга теләгән, дип җиткерә идарәнең матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта бала авыр хәлдә Республика балалар хастаханәсендә ята. Әлеге факт буенча Идел буе районы тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше кузгатылган. Беренчел фаразлар буенча, бала операциядән соңгы тернәкләндерү вакытын авыр кичергән. Тикшерү нәтиҗәсеннән чыгып, процессуаль карар кабул ителәчәк. Моңа кадәр язган идек: Казанда инвалид кыз 7нче каттан егылып төшкән
--- |
Иң күп укылган
|