|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2016 Милләт
Кадрия Идрисова: "Авыл халкы нинди - Минтимер Шәймиев тә шундый"Актаныш районында күптән булганым юк иде инде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова узган атнада аккалфаклыларның Актанышта узачак өч көнлек күчмә утырышына чакыргач, сөенә-сөенә юлга кузгалдым. Беренчедән, Актанышның “апаем”,”үскәнем”, “бараем” “җырлаем” дип көйләп сөйләшүче ихлас, кунакчыл халкын күрәсем, Австралиядән, Польша, Казахстан, Белоруссия, Таҗикстан, Төрекманстаннан, Россиянең 22 төбәгеннән, Татарстан районнарыннан җыелган иң булдыклы, татар дип, милләт дип янып-көеп йөрүче, һәммәсе калфаклы һәм күркәм киемле ханымнар һәм туташлар белән якыннан аралашасым, аларның гореф-гадәтләребезне ничек кабул итүе, сеңдерүенең шаһиты буласым килде.
Актаныш тагын да ямьләнгән
Булдыклы ханымнар үз уңганлыкларын юлда барганда ук күрсәтеп алдылар. Казан-Актаныш арасының бик ерак булуын күздә тотып, Мамадыш “Ак калфагы” җитәкчесе Розалия Ибраһимова үзенең кызлары белән сюрприз ясаган – элеккеге Кирмән ханлыгы янындагы Изгеләр чишмәсе буена кунаклар өчен чәй табыны әзерләгән булып чыкты. Күңелләр хушлангач, тагын юлга кузгалдык.
Актаныш районы территориясенә керүгә нәкъ элеккечә – район башлыгы Энгель Фәттахов (хәзер ул ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры) һәм аның урынбасары Кадрия Идрисова эшләгән чаклардагы матурлык, чисталык күзгә ташланды. (Сүз уңаеннан, районның хәзерге җитәкчеләре бүгенге матур башлангычларның алар вакытында ук гамәлгә керә башлавын кат-кат искә алдылар.) Инде күптәннән яңгыр яумаса да (ни гаҗәп, без килгән көнне кичен бәрәкәтле яңгыр явып үтте), кырларында ашлык, рапс күкрәп үсә. Басуларында бер чүп әсәре дә күрмәссең. Актанышның үзендә дә, авылларда да нәкъ шулай: бер йорт янында да биек-тәртипсез үскән үлән, кәкре агач-куак күренми. Һәр тарафта чәчәк тә чәчәк һәм төрлечә эшләнгән, матурлап бизәлгән аккош, төрле хайван, кош-корт сыннары, миниатюр тегермәннәр, йортлар, коелар.
Ялгышмасам, күп еллар элек урамда – капка төпләрендә, оешма-учреждение ихаталарында чәчәк үстерүне дә актанышлылыр башлаган иде бугай. (Аннары бу башлангычны башка районнар да күтәреп алды, бирегә күрергә-өйрәнергә йөргәннәрен хәтерлим)
Бүгенге чараны да һәрвакыттагыча колачлы итеп оештырган актанышлылар. Район үзәгендә узган чаралардан тыш, төрле кыйтгалардан килгән 150 ак калфаклы кунакка “авыл туризмы” оештырып, татар авылларның тормыш-көнкүрешен, йолаларын, күркәм гореф-гадәтләрен, тырыш һәм һәрьяктан уңган халкын күрсәттеләр. Кунаклар биш төркемгә бүленеп, һәр төркем аерым маршрутлар буенча йөреде, ул төбәккә генә хас булган һәм бүгенгәчә сакланып калган, яисә соңгы елларда яңартылучы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштылар. Танышып кына калмыйча, семинарда катнашучылар аларда үзләре дә катнаштылар, мастер-класслар алдылар. Анысын “Ак калфак” җитәкчесе бик нык күзәтте һәм таләп итте.
Ул кунакларны алдан ук: “Без монда әбиебез янына кунакка кайтмадык, ә эшләргә-өйрәнергә дип килдек. Ышанам, бу көннәрдә биредә күргәннәр-өйрәнгәннәребезне үз төбәкләрегездә таратырсыз, бигрәк тә бу эшләргә яшьләрне җәлеп итәрсез, оештырыр, өйрәтерсез”, – дип кисәтеп куйды.
Һәр төбәк шәхесләре белән данлы
Соңгы елларда милләтебез, халкыбыз үз шәхесләре (гәрчә әле аларны кадерләү җитмәсә дә!), шәҗәрәләре белән кызыксына башлады. Актанышлылар семинар өчен дә шушы идеяне төп өлге итеп алганнар. Һәм бик тә мәгънәле, колачлы очрашулар килеп чыккан. Мәсәлән, Иске Кормаш авылында кунаклар шушы төбәкнең төп биш нәселе белән таныштылар. 1500 еллар тирәсендә нигез салынган бу авылның килеп чыгышының әллә ничә төрле риваяте бар. Имеш, авылга Казан ягыннан килеп чыккан Кормаш исемле кеше нигез салган. Аның Бикә исемле бик тә чибәр һәм уңган хатыны булган. Шуңа да биредә озак еллар хәзерге Сабантуй бәйрәменә охшаш “Бикә җыены” үткәрелеп килгән.
Иске Кормашта заманында зур базар гөрләгән. Хәер, бүген дә алар базарлы авыл дәрәҗәсен төшермичә, вәкарьле итеп яшиләр. “Кәҗә күпере” күле, “Кыйбла” чишмәсе – авылның кадерләп саклана торган табигать һәйкәлләре. Бала коендыру өчен суны әле дә әлеге чишмәдән алып кайталар икән. Аның күз тиюдән, төрле чирләрдән дә файдасы бар диләр.
Бу якларда һөнәрчеләр дә бик күп. Юкса бер авылдан өч атаклы рәссам-скульптор чыгар идемени? Дәрәҗәле исемнәргә лаек Васил Маликов, Әсгат Сәфәргалин, Зилфәт Басыйровларның исемнәрен биредә хөрмәтләп искә алалар, ядкарьләрен кадерләп саклыйлар. Без булган көнне дә алар яшәгән йортларга мемориаль такталар куелды, ә махсус оештырылган музейда аларның иҗат җимешләрен карау насыйп булды.
Татар дөньясында исеме мәгълүм, хәтта романнарга кергән Мирсәет Ардуанов (Гариф Ахуновның “Ардуан батыр” романын хәтерләгез) исеме дә кадерләп саклана биредә.
Һөнәрчеләр дигәннән, Зөһрә апа Сәлимованың чигүле мендәр тышлары, кашагалары, алъяпкычлары кайчандыр Мәскәүдәге күргәзмәләрдә дә булып кайткан. Сер итеп кенә әйттеләр: кияүгә чыгасы килгән кызлар, өйләнәсе килгән егетләр аннан парлы мендәр тышы чигеп бирүен сорый икән. Һәм андыйлар бер ел эчендә парлы да булып куя ди.
Биредә заманча капка-койма, евроремонт ясаучылар да җитәрлек. Мәсәлән, икесе дә авыл мәдәният йортында эшләүче Венера һәм Ирек Хаҗиевларларның йорты-ишегалдына керсәң, оҗмахның үзенә эләккәндәй буласың. Андагы чисталык, төрледән-төрле чәчәк, җырлап агучы чишмә, аның аша салынган басма, челтәрләп эшләнгән беседка һәм аның бәлештер, коймак, белендер пешерер өчен ясалган миче исләрне китәрде. Аккалфаклылар шунда ук бәрәңге шәңгәсе пешерү буенча мастер-класс та алдылар.
Бу авылның ветераннар коллективы “Хәзинә”нең чыгышларын тирә-як авылларда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Халык театры да гөрләп эшли һәм республикакүләм чараларда, бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулап тора.
Театр коллективы дигәннән, ул көнне алар язучы Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектакленнән өзек тә, килен төшерү йоласын да күрсәттеләр, авыл уртасындагы “Җырлы чишмә”не дә төзекләндереп, яңадан ачтылар – кыскасы, һәр чараның уртасында кайнадылар.
Тарихларның тирән төпкеленнән
Аккалфаклылар кичләрен һәм Казанга кире кайтышлый фикер алышканда Уразай-Такталачык, Теләкәй-Түбән Суксу, Зөбәер-Әтәс, Әлем-Иске Байсар җирлекләрендә дә ул төбәкләргә хас тарих, йолалар, андагы күркәм кешеләр белән танышулары хакында биһуш булып сөйләделәр. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова, шагыйрьләр Гамил Афзал, Нур Баян, драматург Риза Ишморат, артист Мөхтәр Мутин, 1924-1927 елларда ТАССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе булган Шәйгардан Шәймәрданов, янә дистәләгән язучы-шагыйрьләр, артист-җырчылар, дәүләт эшлеклеләре, журналистлар биргән төбәк шул ул Актаныш. Ул атаклы шәхесләр һәм бу якларга гына хас йолалар белән таныштыру исә шулкадәр матур һәм мәгънәле итеп оештырылган иде – шуңа да исемнәре, эчтәлекләре кунакларның һәркайсының исендә калгандыр, мөгаен.
Тарантаслы атларга утырып авылларга барулар, алма бакчасында карга боткасы пешерү, “Кичке уен”, Сабантуй күренешләрен, исем кушу йоласын тамаша кылу, печәнчеләр белән бергәләп уха ашау – онытылырлык мизгелләрме? Семинар шундый итеп оештырылган: һәр гореф-гадәт, йола мастер-класс бирү дәрәҗәсенә җиткерелгән. Мәсәлән, дару үләннәре җыю, мунча себеркесе бәйләү, тәбикмәк, бәрәңге шәңгәсе, чәкчәк пешерү, гөбәдия өчен корт ясау, сепарат аерту, май язу, калфак чигү буенча мастер-классларны һәр аккалфаклы фото, видеога төшереп барды, бәйнә-бәйнә язып алды. Монысы, үз якларына кайткач, башкаларны өйрәтү өчен.
“Минтимер Шәриповичка сәлам әйтегез”
“Кая гына барсам да, Минтимер Шәриповичка сәлам әйтегез, диләр. Соңгы маршрут нәкъ аның туган авылы Әнәккә, аның әтисе Шәрип абзыйның музей-йортына булачак”, - дип әйткән идем бит мин сезгә, – диде Кадрия Рәисовна, кайтыр юлга чыккач. – Менә бүген сез аның туып-үскән нигезен, авылы халкын күрерсез, сәламнәрегезне җиткерерсез. Алар нинди - Минтимер Шәрипович та шундый.
Төзек, матур, чиста авыл Әнәк белән Пучы. Мәчете күркәм, Бөек Ватан сугышында һәлак буган шагыйре Нур Баян мемориаль комплексы әллә каян балкып тора, ә Шәрип Шаһимөхәммәт улы музей-йорты аннан да гүзәлрәк. Анда безне театральләштерелгән Шәрип абзыйның Минтимерне укырга озату күренеше, яраткан Дөргалия апасы һәм туганнары каршы алды. Музей-йортны, аның ишегалдын, каралты-кураларны нәкъ Шәрип абзый яшәгән, Минтимер агабыз үскән вакытындагыча саклаганнар. Хәтта әле берничә ел элек кенә һәр килгән кунакны сыйлап җибәрә торган тәбикмәк тә 91 яшьлек Дөргалия апа пешергән кебек тәмле, сихәтле.
Тагын киләбез әле...
Күпләр Актаныш районы белән саубуллашканда шулай диде. Яраттылар, сокландылар алар бу төбәктәге халыкка, аларның саф татарча сөйләшүенә, авылларның төзеклеге, чисталыгына, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне кадерләп, бөртекләп саклавына, шәхесләренә мөнәсәбәтенә, һөнәрле булуына.
Районның хәтта кечкенә генә авылларында да “Ак калфак” оешмасының филиалы бар икән. Һәм аларның һәммәсе гөрләп эшли. Районны, аның халкын, җитәкчеләрен, тарихын, олы шәхесләрен, йола, гореф-гадәтләрен биш бармагыдай белгән Кадрия Идрисованың әлеге күчмә утырышны нәкъ менә биредә уздырырга тырышуы, авылларда уттай эш өсте булуга карамастан, район җитәкчеләренең аның теләген кире какмаулары эзсез югалмас, Иншалла. Халкыбыз, милләтебез арасында таратырга дип никадәр күңел байлыгы, осталык дәресләре алып китте бит алар моннан...
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|