|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2008 Аш-су
ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА: "КӨЧ КЕРСЕН ӨЧЕН БОДАЙ АШЫЙМ"Тинчурин театры артисты, “Зө-Ләй-Лә” төркеме җырчысы Зөлфия Вәлиева бик гади, эчкерсез хуҗабикә икән. Мәхәббәт тарихы, гаилә тормышы турында ихластан сөйләде. Аларның йорты Казанның Имәнлек урамында урнашкан. Ике бүлмәле фатирда аеруча аш бүлмәсе бик ошады. Кызыл һәм кара төстәге кухня гарнитурының сырлы пыялалары эчендә ут балкый, Зөлфиянең савыт-саба юган җиренә дә ут төшеп тора. Табак-савыт күп җыелса, аны махсус машина юа. Чүп чиләге дә гарнитурның ишегенә беркетелгән. Ашарга пешерү плитәсенең өсте газ белән эшли, духовкасы электрга тоташтырылган. Ризык әзерләгәндә Зөлфия йөзенә күз сала ала, плитә янындагы стенага көзге куелган. Сөекле хатынына Тәлгать менә шундый уңайлыклар тудырган. Кул астында бөтен кирәк-ярак бар. Аппетитны китереп стенада ясалма карбыз, кызыл борыч эленеп тора. Ак төстәге күн диван бик йомшак, аның алдындагы түгәрәк өстәл артына бөтен гаилә әгъзалары җыела. “ИKEA”дан алынган үзенчәлекле люстра шул күркәм табынга яктылык бирә. — Без яшәгән җирне Тинчурин авылы дип йөртәләр, — диде Зөлфия. — Чөнки бу йорттан театрның шактый артистларына социаль ипотека буенча фатир бирелде. Аллага шөкер, без дә шулай тораклы булдык. Бәйрәмнәрдә бергә җыелып, ишегалдында концерт куябыз, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, каршыдагы мәйданчыкта балалар рәхәтләнеп уйный, күз тимәсен, бик күңелле яшибез. Йортыбызның рәисе Сиринә Варисовна безнең күрше. Ул искиткеч яхшы кеше. Күптән түгел әти-әниләр, балалар бергә җыелып, урманга чыктык. Чаңгы-чанада шудык, Сиринә апа төрле уеннар оештырды. Соңыннан коймак белән тәмләп чәй эчтек.
Зөлфия ире кайтуга бәлеш пешерергә булды. Энесенең 13 яшьлек кызы Динарага (ул аларда яши) бәрәңге әрчергә кушты, үзе ит турый. ә мин исә сорауларымны яудырам. — Ризыкны төрләндереп пешерергә, матур итеп бизәп бирергә яратам, — дип сөйләде Зөлфия. — Аш-су китапларыннан яңа төрле рецептлар өйрәнәм. Артист булмасам, миннән шәп шеф-повар чыгар иде. Кечкенәдән аш ашап күнеккәнгәме, мин шулпасыз тора алмыйм. Борчаклы аш яратам, Тәлгатьнең солянкага исе китә, Динара пиццаны үз итә, 4 яшьлек улыбыз Кәримгә макарон ошый. Карабодай, арпа ярмасыннан әзерләнгән ботка, бавырны үлеп яратсам да, бик сирәк пешерәм. Чөнки аларны Тәлгать ашамый. Буа районының Яңа Тинчәле авылында туып-үскән мишәр егете мине менә шулай җәзалый (көлә). — Син элек ябык идең, хәзер бераз тазарып киткәнсең. — Фитнес-клубка йөри башладым. Тренажер залда шөгыльләнәм, йөзәм, сауна керәм. Аннан чыккач, үзеңне әйбәт хис итәсең, кәеф яхшыра. Организмга көч керсен өчен бодай ашыйм. Аны юып, банкага салам, бераз су өстим. Шуннан караңгы урынга алып куям. Берничә көннән бодай бүртеп чыга. Очында ак әйбер (үлән) күренә башлауга, аны ашарга ярый. — Зөлфия, сиңа нинди савыт-саба ошый? — Нәселдән-нәселгә күчә торган затлы сервиз алырга телим. әби-бабамнан калган чынаяк дип сөйләрлек булсын. Менә бу чәй сервизын телевидениедәге режиссер Нурания апа Җамали бүләк итте. Табаклардан тутыкмый торган тимер савыт кулланам. — Бу нинди борыч савыты? — Аның эчендә тегермән бар. Кызыл, кара, ак, яшел төстәге бөтен борыч катнашмасын салабыз да, шуның аша чыгарабыз. Ул бик хуш исле, тәмле була. — Суыткыч камерасының кечкенәсе нигә кирәк? — Яшелчә, җиләк-җимеш саклар өчен махсус сатып алдык. Кара, кызыл карлыган, кура җиләге, җир җиләге, чия, ташкабак, гөмбә, укропны турап, туңдырып куйдым. Яшелчәсез яши алмыйм, җәен-кышын помидор, кыярдан өзелмибез. — Нишләп микродулкынлы мич юк? — Организмга зыянлы, ризыкны киптерә дип, Тәлгать алдыртмады. — Тәлгать ашарга пешерә беләме? — Французча итне бик әйбәт ясый. Каз тозлап куйды. Июньгә безнең туган көнгә өлгерергә тиеш. — Икегез дә июнь аенда туганмыни? — Әйе. Туган көннәр арасы 7 көн, яшь аермабыз 7 ел (ул миннән 7 яшькә кече), беренче үбешүебез җиденче айның җиденче числосында булды, улыбыз Кәримнең дөньяга киләсе көнен дә 7 июльгә куйгач, шатлыктан елап җибәрдем. 7 — безнең гаилә өчен бәхетле сан. — Зөлфия, үзеңнән күпкә кече егет белән ничек гаилә корырга булдың? — Башта мин аңа карата битараф идем, очрашып йөргән егетләрем турында сөйләдем. ә ул сабыр гына тыңлады. Дөньяда әйбәт егет калмаганлыгына үземне ышандырырга тырышып яши башлаган көннәрдә Тәлгать беренче адымны ясады. Акыллы, тыйнак, җитди, игътибарлы булуы, кулыннан бөтен эш килүе белән күңелемне яулады. Йөрәктә ялкын кабынды. Шул мизгелдә Тәлгатем белән дөнья читенә китәсем килде. Чын мәхәббәт әнә шулай була. Җан талпынып, канатланып китә алмый икән, димәк, син ул егетне акылың белән генә яратасың. Исәп-хисапка корылган мөнәсәбәтнең киләчәге юк. Яратышып өйләнешкәндә генә тормыш матур була. Кызлар, ашыкмагыз, үз тиңегезне көтегез. — Тәлгать белән кавышуыңа әти-әниең каршы булмадымы? — Юк. Мин кечкенәдән мөстәкыйль булдым. Тәлгатьне әти-әни белән танышырга чакырганда аңа 19 яшь иде. Озак та үтми никах укытырга уйладык. Буадан Тәлгатьнең бик күп туганнары килде. 60лап кеше җыелды. Мортаза бабай (Тәлгатьнең бабасы, ул авылның мулласы иде, хәзер мәрхүм инде) безгә никах укыды. Никах барыннан да мөһимрәк дип, туй үткәрүне кирәк санамадык. Минем әниләрдә дүрт ай яшәдек тә, дары заводының тулай торагына күчендек. “Сез язылышмаган, икегезне бер бүлмәгә урнаштыра алмыйм”, — диде паспортчы хатын. Шуннан ЗАГСка барып язылышып кайттык (көлә). 17 мартта өйләнешүебезгә 8 ел тулды. — Яхшы шартлардагы фатирда яшәргә ияләшкән Казан кызы тулай торакның бер бүлмәсендә үзен ничек хис итте инде? — Икебез дә театрда эшлибез, мин артист, Тәлгать ут куючы, билгеле, хезмәт хакы аз. Бер кап атланмайны атна буена җиткерергә тырыштык, 3 сум 50 тиенгә сатып алган поп-корн белән чәй эчтек. Троллейбуска түләргә акча булмаганда җәяү йөри идек. Ләкин мин өметемне өзмәдем, бар да яхшы булачагына ышандым. Соңыннан Тәлгать “Пирамида” күңел ачу үзәгенә эшкә керде. Миннән дүрт-биш тапкырга күбрәк хезмәт хакы алды, аннан “Зө-Ләй-Лә” төркеме белән җырлап йөреп, үзем дә гаиләгә акча китерә башладым. Ходай Тәгалә ярдәме белән тормышыбыз җайланды. Хәзер, Аллага шөкер, ике бүлмәле фатирлы, ике машиналы, ике балалы гаиләгә әйләндек. — Кәримгә энекәш яки сеңелкәш алып кайтырга теләк юкмы? — Быел 8 Мартта президент Минтимер Шәймиев хатын-кызларны котлап алтын сүзләр әйтте. “Бер бала бала түгел, ике бала бер бала, өч бала менә ул бала”, — диде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, президентның теләген чынга ашырырбыз. — Кайда ял итүне хуп күрәсең? — Бакчада. Чит илләргә бармыйбыз, чөнки самолетка утырырга куркам. 18 яшемдә мин утырган самолет чак кына һәлакәткә юлыкмады. — Иртән сәгать ничәдә уянасың? — Оят булса да әйтим, унынчы яртыларга кадәр йокларга яратам. Кәримне балалар бакчасына Тәлгать илтә. Кояш төшсен дип, йокыдан торуга тәрәзә пәрдәләрен ачып куям. Безнең йорт янындагы урманның хуш исе җанга рәхәтлек бирә. Җәй көне тәрәзәне ачык калдырып йокласаң, үзеңне авылдагы кебек хис итәсең. Һәрбер хатын-кыз шулай рәхәт яшәсен иде. Бәлеш пешкән сәгатькә Тәлгать тә кайтып җитте. Зөлфия аны елмаеп каршы алды, шуңа җавап итеп ир сөеклесен ирененнән үпте. Күренеп тора, гаиләләре бәхетле, шул бәхет гомерлек була күрсен!
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|