поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.09.2009 Мәдәният

МИН КОНСЕРВАТОР ТҮГЕЛ

Язучы, публицист Газинур МОРАТ татар әдәбиятына 80 нче елларда килә. Шагыйрь булу белән беррәттән оста журналист, тәнкыйтьче буларак та таныла. Тел, милләт язмышы, татар сәнгате турындагы публицистик мәкаләләре “Казан утлары”, “Идел”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” кебек басмаларда күп дөнья күрә. Хәзерге вакытта ул “Мәдәни җомга” газетасында эшли, баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.

Газинур Моратка 50 яшь тулды, шул уңайдан аның белән очрашып, татар әдәбиятының торышы, шагыйрь-язучыларның дәрәҗәсе, милләт язмышы турында сөйләштек.

– Евгений Евтушенконың “Поэт в России – больше, чем поэт” дигән сүзләре бар. Татар шагыйрьләре дә гомер-гомергә көрәшче булган, тарихта милләт дип шәһит китүчеләр шактый. Бүгенге татар шагыйрь-язучыларын шулай дип атарга мөмкинме?

 

–  Безнең халыкта шагыйрь җилкәсенә поэтик вазыйфадан башкасы да йөкләнгән. Ул беренче чиратта рухиятне саклаучы. Наполеон да, шагыйрь һәм ишәкләрне сугышка кертмәскә, алар тынычта кирәк булачак, дигән.

 

Татар халкында шагыйрь борын-борыннан иң хөрмәтле һөнәр саналган. Әмма алар еш кына эзәрлекләүләргә дучар булган. Күбесенең тормышы фаҗига белән тәмамланган. Тукай вафат, дибез, ләкин  ул система белән бәрелештә һәлак булган шәхес. Русиянең иң бай 5 кешесе арасына кергән, мәдрәсәләр тотып, газета-журналлар чыгарган шагыйрь Дәрдемәнднең дә сәяси, мәгърифәт эшчәнлеге күпләргә ошамаган. Алар тыныч кына шигырь язып ятарлар иде, ләкин шагыйрь күңеле милләтенең шундый шартларда яшәвенә берничек тә риза булып тора алмый. Шагыйрь яхшы мәгънәдә фетнәче дигән сүз.

 

90 нчы елларда да көрәш башында шагыйрь-язучылар торды. Хәзер вәзгыять үзгәрде, башка төр кыйммәтләр өскә калкып чыкты. Бүген әдәбиятның  дәрәҗәсен төшерү процессы бара. Бу махсус эшләнә кебек. Телевидениедә дә шагыйрь-язучылар элекке еллар белән чагыштырганда сирәк кунак. Әмма шагыйрь-язучысын эт типкесендә яшәткән илнең тормышы бәрәкәтле булмый.

 

–  Тел, милләт бетә, суверенитетны кысалар дип чаң сугалар. ТИҮ, башка актив кешеләр телне яклап пикет, митинглар үткәргәндә ТР Язучылар берлегендәге 300 дән артык иҗатчының берсе дә мәйданга чыкмый дип зарланалар. Хәтер көнендә дә берничә язучыны гына күреп була. Нәрсә бу: битарафлык, куркаклык, әллә киләчәккә өметсезлекме?

 

– Үзем шәхсән Хәтер көнен калдырмаска тырышам. Әйе, ил язмышын кайгыртып беренче чиратта шагыйрьләр чыгарга тиеш, поэзия бу яктан мобильрәк. Беләсезме, халыкта, шул исәптән иҗатчыларда да гомум апатия хөкем сөрә шикелле. Әдәбиятны санга сукмау язучыларны күңел төшенкелегенә китерде, шуның аркасында битарафлык та сизелә. Шулай да, аерым язучылар матбугатта сүзен әйтеп килә.

 

Милли күтәрелеш вакытында күңелдә өмет бар иде, татар мәктәпләре ачыла, телебезнең дәрәҗәсе арта дип зур ышаныч белән яшәдек. Соңгы ун елда өметләр шактый киселде. Элек тә бездә кече милләтләрне яратмаганнар, аяк чалып торганнар, ләкин бүген бу процесс әшәке формада башкарыла, телләрне закон аша тыю бара. Мондый хәл хәтта совет заманында да юк иде.

 

– Совет чоры, партия заманында татар әдәбияты чәчәк аткан дип санарга нигез бар. Ул вакытта шактый әсәр дөнья күргән. Кырыс режим булуга карамастан, шагыйрь-язучылар дәүләт кешеләре белән аяк терәп сөйләшкән, ә бүген түрәләргә язучылар бар ни, юк ни. Ник шулай?

 

– Чыннан да, партия вакытында язучы сүзе үтемле, аның белән исәпләшү бар иде. Казанда Болакны күмү турында сүз йөргән, дип сөйлиләр. Шул вакытта татар язучылары каршы чыгып, тавыш куптарып, аны саклап калган, диләр. Совет заманында иҗатчылар партия солдаты саналса да, ул вакытта да намуслы каләм әһелләре булган.

 

Авылларда язучыларны көтеп торалар иде. Укучылар белән очрашулар өчен дә хезмәт хакы түләнде. Язучы китап чыгарса, гонорар хисабына, беркайда эшләмичә, 2-3 ел рәхәтләнеп яшәп иҗат иткән. Ә соңгы елларда ничек? Каләм әҗере тиенгә калды, хезмәт тиешенчә бәяләнми башлады. Буш кесәле язучы белән кем сөйләшсен?

 

Халык мәнфәгатен кайгыртучы язучылар, журналистлар бүген иң якланмаган катлам. Әмма алар берсе дә зар елап йөрми. Шулай да, язучы фәкыйрь булырга тиеш түгел. Әйе, шагыйрьнең образы бераз тилемсәрәк дәрвиш булып күзаллана, ләкин ул тамак турында гына кайгыртып йөрсә, үз потенциалын иҗатына салып бетерә алмаячак.

 

Әлбәттә, бөек дәрвиш шагыйрьләр булган, бар һәм булачак. Иҗатчыларга дөнья күрергә мөмкинлек тә ачылырга тиеш. Элек язучылар командировкага теләсә кайларга чыгып китә алды. Иҗат йортлары да юк бит хәзер. Классик язучыларыбызның күренекле әсәрләре  нәкъ менә шунда язылган. Элек каләм иясе СССР Язучылар берлегендә әгъза булып торса, һичшиксез, фатир да бирелә иде. Ә хәзер ничек? Түбәле булам дип, язучыларның яшьлеге тулай торакта уза бит!

 

– Гомумән, бүгенге татар әдәбияты торышын ничек бәяләр идегез? Киләчәктә өлкән буын иҗатчыларның эшен дәвам итүчеләр булырмы?

 

– Әдәбиятта җанлану сизелә, өметле яшьләребез бар. Милли күтәрелеш нәтиҗәсе буларак, шәһәрдәге татар мәктәпләрендә укыган кызлар-егетләр татар телендә иҗат итә. Казанда туып-үсеп, татарча язган  соңгы кеше Әхмәт Исхак булган. Инде менә аңардан соң да шәһәр балалары ана телендә каләм тибрәтә башлады. 10 еллап “Иделем акчарлагы” бәйгесе эшләп килә. Анда катнашып, җиңүләр яулаучы кызлар-егетләр күз алдыбызда. Яшь драматург Илгиз Зәйниев беренче тапкыр әсәрләрен шушы бәйгегә җибәрде. Күреп торабыз, 30 яше дә тулмаган килеш кызыклы пьесалар яза, әсәрләре сәхнәгә менде.

 

Гомумән, бүгенге яшьләр бик тиз өлгерде, профессиональ дәрәҗәдә язалар. Шунысы бар, иҗатчы кызлар күбрәк. Бу хәл күп өлкәдә күзәтелә. Күрәсең, милләткә авыр чакта хатын-кыз җилкәсе кирәктер. Башкортостанда талантлы яшьләребез бар. Бер елны “Иделем акчарлагы”нда бөтен призлы урыннарны алар алып киткән иде. Димәк, әле Башкортостанда чишмәбез саекмаган.

 

– Башкортостанда иҗат итүче татар язучылары Татарстаннан игътибар юк дип зарлана...

 

– Элек бик еш аралаша идек, татар-башкорт әдәбияты атналыклары оештырылды, бер-беребезгә кунакка йөрештек, ләкин соңгы дәвердә мөнәсәбәтләр суына төште. Берничә ел элек берничә язучы үз  инициативабыз белән Башкортостанны айкап чыккан идек. Без бергә булганда гына көчле. Ызгышып яшәүдән башкортка да, татарга да файда юк. Талаштырырга телиләр, кайвакыт үзебез дә провокациягә бирелеп, бер-беребезгә ямьсез сүзләр әйтеп ташлыйбыз. Әнә урыс идеологы Александр Дугин “татар белән башкортны якынлаштыру Русия өчен бик куркыныч” дип ачыктан-ачык әйтә, яза. Кулга-кул тотынышып, аңлашып яшәүгә ни җитә?! 

 

– Татар әдәбиятында халык арасында популяр булган җиңел жанрда язылган әсәрләр юк дигән дәгъваларны ишетергә мөмкин. Татарча детектив, мәхәббәт романы, фэнтези – болар яшь буын теләкләре. Өлкән буыны исә татар язучылары урыс әдәбиятындагы кебек түбәнчелеккә төшәргә тиеш түгел дип саный. Югыйсә ихтыяҗ булган вакытта аны канәгатьләндерергә кирәк.

 

– Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз”, “Газинур” әсәрләрендә үстек, халык егылып китеп “Ак чәчәкләр” романын укыды. Аңа көлемсерәп тә караганнар, әсәрләрен җиңел әдәбият, әкият дип атаучылар да булган. Шул вакытта Хәсән Туфан: “Г.Әпсәләмовның дәрәҗәсен төшермик, җитди әдәбият тыелган вакытта халык аның романнарын укып, телне саклап калды”, – дип әйткән, диләр. Үзем татар әдәбиятының төрле булуы яклымын. Мин консерватор түгел. Булсын детективы, фэнтэзисы да, рэп, хип-хоп, рок та, әмма алар талантлы булсын! Яшьләрне татарча укыту авыр мәсьәлә. Үз улымнан чыгып әйтә алам, ул татар телендә нәкъ безнең дәрәҗәдә сөйләшә, ләкин аны бүгенге татар әдәбиятын егылып китеп укый дип әйтә алмыйм. Әгәр җиңел әдәбиятның үз укучысы бар икән, андый әсәрләр дә иҗат ителергә тиеш.

 

– Татарны авыл саклап кала, ул милләтебезнең чишмә башы, аны үстерергә кирәк дигән матур сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта, авыл чишмә башы булудан туктады, шәһәрдә татар мәдәниятен булдыру, аны үстерү мөһим, дип әйтүчеләр бар. Сез кайсы як тарафдары? Авылда туып-үссәгез дә, шәһәргә күчеп киткәнсез...

 

– Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә, дигән бер акыл иясе. Авылның тамырына балта чабу процессы бара, бусы да милләткә каршы оештырылган бер чарага охшап тора. Милләт авылда яшәде, шунда сыенды, исән калды. Ләкин татарның шәһәргә китүе була, ул бер буыннан соң ук урыслаша башлый. Ана телендә белем алырга мөмкинлек булмаган очракта халыкка бетү яный.  Шәһәрдә шартлар тудырылмаса, милләт телсез кала, аннары рухы югала.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 12 | 18.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»