|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2016 Шоу-бизнес
“Голос”ка татарча җавапМәскәүләр татар җырын Европа дәрәҗәсенә күтәрмәкче. Бу хакта “Үзгәреш җиле” проекты авторы, Россиянең танылган джазмены Вадим Эйленкриг хәбәр итә. Ул хәтта проект “Голос”ка татарча җавап кына түгел, аны бер башка уздырачак дип тә белдерә. Чөнки яңа проектта әзер әсәрләрне генә башкарып калмыйлар, “аңа яңа, хәтта ки заманча, дөньяви яңгыраш” бирәчәкләр икән. Яңа яңгырашны Универсиада вакытында Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров “Туган як” җырын башкарганда ишеткән идек. Яшерен-батырын түгел, безнең өчен сәер иде ул. Бу проектта нинди җырлар сайланыр, аларның тирәнлеге югалмасмы соң?
“Үзгәреш җиле” – Татарстан Президенты фикере буенча барлыкка килгән проект. Аны тормышка ашыруга опера театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җаваплы. Проектта вокалистлар белән эшләгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, әлеге проектны нәкъ менә халыкара фестивальләрне үткәрү тәҗрибәсе булган кеше җитәкләргә тиеш дип исәпли. Профессор фикеренчә, татар эстрадасы инде күптән үзгәреш җилен көтә:
– Юбилеем көннәрендә мине Рөстәм Нургалиевич кабул иткән иде. Анда мәдәният министры, театр директоры, сәнгать әһелләре дә катнашты. Илбашы татар эстрадасының киләчәге турында сүз кузгаткан иде. Безнең җыр, моңыбыз дөнья күләмендә яңгырасын, үзенә тартып торсын өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән иде ул. Бу эшне мин шушы сөйләшү нәтиҗәсе дип кабул иттем. Рәүфәл Мөхәммәтҗановның мондый проектлар үткәрү буенча тәҗрибәсе зур. Монда Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә алу да җитә. Иң әүвәл репертуарны туплау, аннан җырчыларны сайлап алу эшенә керештек. Репертуар халык җырларыннан, ретро җырлардан, профессиональ композиторлар әсәрләреннән төзелде. Алар һәрбер җырчыга мөмкинлекләренә туры килерлек итеп сайланды. Бу юнәлештә тәҗрибәле педагоглар, сәнгать әһелләре бергә-бергә эшләде. Шушы көннәрдә репетиция тәмамланды, 22ләп җырчы сайлап алынды. Алар барысы да –профессионаллар, җирле бәйгеләрдә генә түгел, халыкара масштаблыларында да җиңгән кешеләр. “Голос” проектында катнашкан кызлар да бар. Әйтик, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйман, Илүсә Хуҗина. Аннан соң шунысы да бар: монда Татарстан җырчылары гына түгел, читтән килгәннәре дә катнаша.
Венера Ганиева оркестр эшчәнлеген югары бәяләде. Аның әйтүенчә, анда үзебезнекеләр дә, Мәскәү музыкантлары да бар икән. Җырчылар үз тавышлары белән генә җырлаячак. Бу да – фонограмма басып алган эстрадабызга чистарынырга бер сәбәп, ди җырчы.
“Үзгәреш җиле” концерты Опера һәм балет театрында 5-6 ноябрьдә, Мәскәүдә 4 декабрьдә узачак. “Бизнес-онлайн” газетасы проектның финанс ягыннан шактый күләмле булуын ассызыклый. Декорациягә генә дә 10 миллион сум акча сарыф ителгән, дип яза ул. Проектның режиссеры “Санкт-Петербург опера” театры сәнгать җитәкчесе Юрий Александров, рәссамы Виктор Герасименко, видеопроекцияләр буенча рәссамның Данил Герасименко булуы билгеле. Болар барысы да – опера театры спектакльләрен куюда катнашкан шәхесләр.
“Үзгәреш җиле” кирәк иде. Исемнәрен әлегә күрсәтмәүне сораган җырчылар әнә шулай ди. Монда татар җыры югалып калмый, бары тик яңа яңгыраш ала, ди алар. Арзанлы фонограммалы җыр белән алга китеп булмый, безгә үзгәрергә кирәк, ди талантлар. Күптән кирәк.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|