|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2016 Фаҗига
Казанда икенче каттан егылып төшкән баланың гомерен саклап кала алмаганнарФаҗига башкаланың Авиатөзелеш районында Беломорская урамындагы тулай торакта булган. Йортның икенче каты тәрәзәсеннән 1,5 яшьлек кыз бала егылып төшкән. Күңелсез хәл 15 июльдә булган. Тән җәрәхәтләре алган – башы нык имгәнгән баланы тиз арада хастаханәгә озатканнар. Әмма гомерен саклап калып булмаган – сабый 20 июльдә вафат булган. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча ("Саксызлык аркасында үлемгә китерү") җинаять эше кузгатылган.
Беренчел фаразлар буенча, күңелсез хәл кызның әнисе – йөклелекнең сигезенче аендагы хатын-кыз, бүлмәдән чыккан вакытта була. Бала ачык тәрәзәдән уенчыклар атып уйный һәм үзе дә егылып төшә.
--- |
Иң күп укылган
|