|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2016 Җәмгыять
Татарстанда тәрене кисеп аударган депутат халыктан гафу үтенгәнме?Татарстан авылларының берсендә тимер тәрене (поклонный крест) кисеп аударуга бәйле низагка нокта кулырга мөмкин. Тәрегә кул күтәргән Лаеш районы депутаты Петр Кузнецов авыл кешеләреннән гафу үтенгән, дип яза “Новости” РМА. 13 июльгә каршы төндә, республиканың Лаеш районы Ташкирмән авылына керү юлында билгезсез затлар тимер тәрене кисеп аудара. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тонна ярым авырлыктаны тәрене авылда яшәүче берәү үз инициативасы белән урнаштырган була. Тәре экспертизага җибәрелгән. Әлеге очрак буенча “Вандаллык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Соңрак Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе вәкиле бу эштә Лаеш муниципаль районы советы депутаты Петр Кузнецов шикләнелгәнне әйтте. Тикшерүче белән сөйләшү вакытында ул әлеге тәренең үзенә ошамагынын әйткән. Өстәвенә, аның фикеренчә, тәре законсыз рәвештә урнаштырылган, шуңа да ул аны кисеп аударган. Хәзер тикшерү бара, депутат беркая да китмәү турында имза куйган.
Моңа кадәр язган идек: Татарстандагы керәшен авылында тәрене кисеп аударганнар (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|