поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.07.2016 Матбугат

Сөмбел Таишева "Мәгариф"кә билгеләнүе хакында нәрсә ди?

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары Сөмбел Таишевага өстәмә вәкаләт тапшырылды. Ул, элекке эшчәнлеге белән беррәттән, “Мәгариф” журналы директоры – баш мөхәррир вазыйфасын башкарачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән кыска интервьюсында Сөмбел ханым үзенең мөстәкыйль эшкә күптән әзер булуын яшереп тормады.

– "Татмедиа" агентлыгында ун еллап эшләгәннән соң "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә эшкә күчкәч, миңа журналлар төркеме белән җитәкчелек вазыйфасы тапшырылды. Заман бу өлкәдә үзгәрешләр ясауны таләп итә иде.  Без, беренче эш итеп, соры кәгазьдә басыла торган, эчтәлеге заманчадан ерак торган "Мәгърифәт" газетасы базасында "Гаилә һәм мәктәп" журналын оештырып җибәрдек. Ул баштан ук 7 мең тираж тупларлык кызыклы проект булып чыкты.
 
 
Яңа яшь кадрлар җәлеп итү кирәк булгач, "Мәгариф" журналына мөхәррир итеп “Ватаным Татарстан”ның редактор урынбасары Илдар Миргалимовны чакырдык. Журналда беренче реформаларны аның белән башладык. Редакция алдына яңа максатлар куйдык. Ул - татар матбугатын кызыклы һәм, шул ук вакытта, табышлы итү. Бу проект та уңышлы килеп чыккач, без әлеге ике журналны бер филиалга берләштердек. Шулай итеп, "Татмедиа" системасында беренче тапкыр кластер – медиамәгариф кластеры барлыкка килде.
 
"Идел", "Безнең мирас", "Ялкын" , "Мәйдан" журналлары, "Мәдәни җомга" газетасында да заманча үзгәрешләр ясалды. Шулай итеп ребрендинг, ягъни яңарту юнәлешендә шактый тәҗрибә тупланды.
 
–"Мәгариф" филиалына билгеләнүне ничек кабул иттегез?
 
– “Мәгариф” журналының баш редакторы вазыйфасы бер ай элек бушаган иде. "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов үзенә чакырып ул эшне тәкъдим иткәч, мин ризалаштым. Бүген коллектив белән беренче очрашу булды. Алар бик җылы кабул итте, мин аларга рәхмәтле. Шуңа күрә дә үземне бәхетле хис итәм. Коллективның ярдәме булмаса, бу өлкәне әйбәт белгән җитәкчегә дә эшләве җиңел булмас.
 
– Редакция алдына нинди яңа максатлар куясыз?
 
Заман космик тизлек белән үзгәреп тора. Мәгълүмат чараларына тормыш тәлапләре артыннан өлгерүе җиңел түгел. Телевидение, радио, Интернеттан үзгә буларак, журналдагы мәгълүмати яңалык вакыйга үткәч тә искермәслек итеп бирелергә тиеш.
 
"Мәгариф"нең элекке редакторы белән бергәләп журналның 2016 – 2020 елга стратегиясен әзерләгән идек. Эшне коллектив белән шул нигездә алып барырга исәплим.
 
Хәзер бу филиалда 4 мәгълүмат чарасы әзерләнә . “Гаилә һәм мәктәп” – әти-әниләр, мәктәп, тәрбия мәсьәләләрен яктырта торган журнал. “Мәгариф” – укытучыларның төп журналы. Бүген аның тиражы 7 меңгә якынлаша. Өченчесе – 2014 елда электрон формада чыга башлаган “Мәгариф. Татар теле”. 800 кеше язылырга теләк белдергәч, ул да быел басма вариантта да чыга башлады. Бу татар теле укытучылары өчен кирәкле басма. Дүртенчесе - электрон журнал. Анда укытучыларның басма вариантка кермәгән мәкаләләре тәкъдим ителә. Филиал ата-аналарны һәм укытучы-тәрбиячеләрне кызыксындырырлык бәйгеләр оештыра. – “Зирәк остаз”, “Зирәк бала”, “Күркәм гаилә”, “Авыл укытучысы” хәзерге вакытта бик популяр булып китте. Болар әле чик түгел. Коллективта яңа проектлар турында да фикерләр бар.
 
– Укучыларга сюрприз көтәргәме?
 
– Сюрпризны бүген үк әзерли башлыйбыз. “Мәгариф” бит ул профессиональ үсеш өчен чыга торган журнал. Без укытучыларга стандарт нигезендә кызыклы дәрес оештырырга ярдәм итәрлек эчтәлек бирә алсак, иң шәп сюрпризларның берсе шул булачак. “Гаилә һәм мәктәп” журналы да бер урында тормый. 32 биттә чыга башлаган басма әбүнәчеләрнең гозере буенча 48 биткә кадәр "үстерелде". Яздырып укучылар шуңа өстәмә бүләк тә алалар – ул “Гаилә һәм мәктәп” календаре. Һәр гаиләгә генә түгел, педагоглар өчен дә бик файдалы басма. Мин моны әни кеше буларак әйтәм, чөнки аны балалар бакчасына алып килгәч, андагы тәрбиячеләр бүләккә бик шатланды.
 
 
Мондый проектлар безнең милләткә кирәк. Бу мәсьәләдә филиал коллективы моңа кадәр дә РТ Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның ярдәмен тоеп эшләде. Укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, ата-аналарга, гомумән, милләтебезгә хезмәт итүче журналистлар андый хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвам итүенә өметләнәләр.
 
Сөмбел Нурислам кызы Таишева 1975 елда Казанда туган. Казан педагогия институтының чит телләр факультетын, Казан Дәүләт университетының Икътисад һәм бизнес югары мәктәбен тәмамлаган. 1999-2003 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат үзәге җитәкчесе, ТР Премьер-министрының матбугат секретаре. 2003-2012 елларда - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары. 2012 елның декабреннән "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең корпоратив үсеш буенча генераль директоры урынбасары. РФ һәм РТ журналистлар берлеге әгъзасы. Социология фәннәре кандидаты.
 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде
Татар-информ
№ --- | 21.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»