|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2016 Милләт
Тарихи вакыйга чынга ашты16 июль иртәсендә Уразавылда тарихи вакыйга булып үтте – күренекле якташларыбыз, бөтендөнья татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган мәшһүр артистларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка бюстлар ачылды. Бу истәлекле чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуын да тарихи вакыйга дип әйтә алабыз, чөнки Россиянең яңа тарихында Татарстан җитәкчелегенең беренче шәхесе милли районыбызда булып кайтты. Аны вертолеттан ук К.Октябрь район администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов белән өлкә губернаторы Валерий Шанцев каршы алдылар.
Валерий Шанцев: “Исәнмесез, кадерле дуслар!” – дип үз чыгышын татарча сәламләүдән башлады һәм күп санлы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, аларны Федераль сабантуй һәм төбәгебезнең данлы шәхесләреннән булган якташларыбызга бюстлар ачылу уңаеннан җылы тәбрикләде, бу җырчыларыбызның татар музыкасы өлкәсендә куй¬ган иҗади хезмәтләрен югары бәяләде һәм шушы мемориаль комплексны төзүдә зур эшләр башкарганнары өчен Рифат Фаттаховны, Айрат Усмановны, Хөсәин Аймалетдиновны һәм Равил Садековны өлкә хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
- Җыр сәнгатендә бөтен татарларга тугры хезмәт иткән Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның исемнәрен мәңгеләштерүдә шушы мөһим эшне баш¬карып чыгучыларга, аеруча Валерий Павлиновичка зур рәхмәт. Мине шундый тантанага чакырганыгыз һәм кунак иткәнегез өчен шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне онытмаска чакырды, аннары мактаулы “Рәхмәт сүзе” дипломнары белән район башлыгы Халит Сөләймановны һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәновны бүләкләде.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|