поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2016 Җәмгыять

Бала тапканда хатыны янәшәсендә булган Чаллы кешесе ирләргә нәрсә дип мөрәҗәгать итә?

Яр Чаллыда яшәүче Иван бала табу вакытында хатыны янәшәсендә булырга теләүче ирләргә мөрәҗәгать белән чыккан. Бу хакта “Вечерние Челны” газетасы яза.

“Минем авырлы хатыным, икенче баласын күтәрү чорында минем актив катнашуымны таләп итте: табибларга, УЗИга йөрдем, аның анализларын илттем. Яраткан хатын-кыз өчен ни генә эшләмәдем... Әмма бала табу мине чыгырдан чыгарды. Башта әллә никадәр анализлар бирдем, имза куйдым. Бала тапкан хатын-кызның нинди газаплар кичергәнен үз күзләрем белән күрәчәгемә хатыным куанып йөрде. Күрдем – хәтта парашюттан сикергәндә дә мондый стресс кичергәнем юк иде. Хатыным (аның белән бергә мин) шулкадәр көчәнде, хәтта аны тотып торган кулымны сындыра язды. Аның кычкырулары һәм ыңгырашулары, табибларның: “Сула, көчән, алайса таба алмыйсың” дигән командалары миемне шартлатты һәм мин “йөзеп киттем”. Аңыма килгәндә диванда идем, миңа укол ясадылар, нашатырь иснәттеләр. Аннары бала табу бүлмәсенә кабат керергә тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Ирләр, чынлап әйтәм, матур күренеш түгел, анда карарлык әйбер юк”, - ди ир.
 
“Вечерние Челны”га интервью биргән психолог Марина Матвеева ирнең тәкъдимен хуплаган. “Бала тапканда бергә булган ирләрнең 67% проценты хатыннарын хатын-кыз итеп күрүдән туктап, балаларының әниләре генә итеп хис итә башлый, - дигән белгеч. – Әгәр ир кеше моны үзе теләмәсә, бу хәтта аерылышуга да китерергә мөмкин. Кызлар, әгәр ирегезне бала табу йортына чакырырга уйлыйсыз икән, яхшылап уйлагыз”.
 
Мәкаләгә комментарий калдыручыларнең фикерләре төрле.
 
“Кургаш кебек күзләре һәм җир төсле йөзе белән, стенага тотынып, бүлек буенча йөргән шундый бер ирне мин дә күрдем. Әллә чыгу юлын эзли иде, әллә башка җирне”, - дип яза бер ханым. “Баланы ирем белән бергә таптык, аз гына да үкенмим, ул миңа зур терәк булды”, - дип язган икенче берсе.
 
Яңа туган баласы белән төшкән бәхетле фотосына карап, Иванның бу мөрәҗәгате шаяру һәм чынлыкта ир бу адымга барганына үкенми дип фаразлаучылар да бар.  

Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде
Татар-информ
№ --- | 22.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»