|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2016 Матбугат
"Мәгариф" журналының яңа җитәкчесе билгеле булдыСөмбел Нурислам кызы "Мәгариф" журналына яңа җитәкче итеп билгеләнде. Моңарчы ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары булып хезмәт куйган иде. Бу вазыйфасында да кала. Белешмә өчен: "Мәгариф" – айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы. Оештыручысы – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте. “Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул - укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
Журналның элеккеге җитәкчесе кая киткәнлеген бер ай элек язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|