|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда кыйбатлы машинаның шартлаганы очраклы рәвештә ВИДЕОга эләккәнГадәттән тыш хәл 15 июль көнне булган иде. Буада Вахитов урамындагы бер кибет яныннан ерак түгел урында "Ниссан" автомобиле "күккә очты". Беренче фаразлар буенча, машинада газ баллоннары булган. Шуларның берсе шартлаган, диләр. Районның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтеннән җиткерүләренчә, машина хуҗасы – 1961 елгы ир-атны хастаханәгә, хирургия бүлегенә салганнар. Кыйбатлы машинаның шартлаганы очраклы рәвештә видеога эләккән, дип яза "Байрак". Моңа кадәр язган идек: Татарстанда машина шартлаган (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|