|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2016 Сәясәт
Төркиядә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителдеКичә кич Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә гадәттән тыш хәл режимы игълан итте, ул өч айга кертелде, дип хәбәр итә BBC News. Эрдоган бу хакта хөкүмәт вәкилләре белән очрашудан соң игълан иткән, карарның сәбәбе дип 16 июль төнендә булган хәрби түнтәрелеш омтылышы атала. Төркия Президенты гадәттән тыш хәл кертү илдәге куркыныч ситуацияне мөмкин кадәр тизрәк юк итү өчен эшләнде, дип аңлатты. Ул түнтәрелешне оештыручылар белән бәрелеш барышында һәлак булганнарны "интегүчеләр" дип атады.
Исегезгә төшерәбез, 16 июль төнендә хәрбиләр төркеме Төркия Президентын бәреп төшерү максатыннан хәрби түнтәрелеш оештыруга омтылыш ясады, әмма уңышка ирешә алмады. Ил хөкүмәте фетнә оештыруда АКШта яшәүче имам Фәтхулла Гүләнне гаепли.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|