поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.07.2016 Мәгариф

КФУдагы бүгенге имтихан татар бүлегенә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте

Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә гариза биргән 130лап абитуриент татар теленнән имтихан тапшырды. Имтихан иртәнге 9да башланып, көндезге 12гә дәвам итте. Аның нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак.

“Без бакалавриатка абитуриетларны филология (татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме); педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле), (татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы) юнәлешләре буенча кабул итәбез. Шушы 3 юнәлешкә барлыгы 70 бюджет урыны каралган. Бу илнең башка вузларындагы милли юнәлешләр белән чагыштырып караганда, бик яхшы сан. Милли тел, әдәбият бүлекләренә бер генә бюджет урыны да бирелмәгән уку йортлары бар”, – дип сөйләде бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова.

Абитуриентларның рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ баллары, шулай ук татар теленнән имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына. Бүгенге сынауны әлеге фәннән бердәм республика имтиханын тапшырмаган абитуриентлар уза. Әйтик, филология юнәлеше буенча гариза тапшырган 172 кешенең 47сенең БДИ нәтиҗәләре инде бар, шуңа күрә алар бүгенге имтиханнан азат ителгән.

Бүлек мөдире кабул итү сынауларының БДИ белән традицион имтихан кушылмасыннан гыйбарәт булуын әйтте, ягъни анда тест өлеше дә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәр дә бар. Шул ук вакытта абитуриентлардан мәктәп программасы күләмендә генә белем таләп ителә.

“Татар-информ” хәбәрчесе имтихан тапшырып чыккан абитуриентларның үзләре белән аралашты.



Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Абдрахман авылы кызы Линара Кәримова нәкъ менә Казанда укырга хыяллана. Татарстанга, татарлар янына киләсем килә, монда туганнарым да бар, диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Киләчәктә башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы булырга тели. Шуңа күрә документларын татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле; татар теле һәм әдәбияты, башлангыч мәктәп укытучысы белгечлекләре буенча тапшырган.

“Иң элек үзебезнең авылда тугызъеллык татар мәктәбен тәмамладым. Соңгы 2 елда күрше авылдагы рус мәктәбенә йөреп белем алдым, анда татар теле дәресләре кермәде. Шуңа бүгенге имтихан миңа шактый авыр бирелде. Сынауларга, нигездә, үзлектән әзерләндем. Былтыр Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашып, җиңгән идем. Быел исә, катнашсам да, имтиханнарга әзерләнү сәбәпле, югары күрсәткечләргә ирешеп булмады”, – дип сөйләде Линара.



Башкортстан республикасы Бакалы районы Камышлытамак авылыннан Гөлгенә Җаппарованың шулай ук Татарстан башкаласында белем алу теләге зур. Казан матур шәһәр. Анда яшьләргә мөмкинлекләр күп, дип аңлатты ул бу теләген.

Гөлгенәнең дә киләчәктә укытучысы буласы килә. Татар теленнән имтиханга ныклап әзерләнгән. Шулай да, КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенннән тыш, документларын Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә дә тапшырып караган.

“Әнием дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шуңа мин кечкенәдән аның балалар белән эшләвен күреп үстем. Спортка әллә ни исем китмәсә дә, волейбол, баскетбол уйнарга, йөгерергә яратам. Физкультура укытучысы буласым, инвалид балалар белән дә эшлисем килә”, – диде ул.



Чувашия республикасының Батыр районы Кыр бишеге авылыннан Азат Хәмдиев документларын КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең барлык юнәлешләре буенча да тапшырган. БДИ баллары буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетына үтсә дә, укытучы буласы килү теләге аны бүгенге имтиханга китергән.

“Имтихан бер дә җиңел булмады. Сынауга ярты ел дәвамында әзерләндем. Нәтиҗәсе ничек булыр – анысын әйтә алмыйм. Әмма яхшы булса, һичшиксез, КФУны сайлаячакмын”, – дип сөйләде егет.



Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Сүллә авылы кызы Фәзилә Галиева күрше Усман Ташлы авылында татар теле милли компонент рәвешендә укытылган рус мәктәбен тәмамлап килгән. Документларын татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемә белеме юнәлеше буенча тапшырган.

“Укытучы да, тәрҗемәче дә булырга теләк зур. Кайсысы буенча эшләячәгемне, укуны тәмамлагач, сайлармын”, – диде ул. Фәзилә башта Башкорт дәүләт университетына укырга керергә ниятләгән, әмма анда рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре таләп ителгәнлектән, Казанга юл тоткан.

“КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә белем алучы дусларым, танышларым бар. Казанга алар киңәше белән килдем. Соңгы БДИны 14 июньдә тапшыргач, татар теленнән имтиханга әзерләнә башладым. Әлеге фән буенча белемнәрне “Сәләт”нең “Болгар Туган тел” аланында арттыру, ныгыту да файдага булды”, – дип билгеләп үтте ул.



Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясен тәмамлаган Зәйнәп Шаһвәлиеваны күпләр татар филологиясе буенча укырга кермәскә үгетләсә дә, ул максатчан рәвештә КФУның нәкъ менә татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә килгән. Мәктәптә укыганда ук татар теле һәм әдәбияты буенча республика, халыкара олимпиадаларда катнашып, шактый белем туплаган. Башкалардан аермалы буларак, киләчәктә Зәйнәпнең укытучы булып түгел, ә фән өлкәсендә эшлисе килә. Имтиханны ул уртача авырлыкта дип бәяләде.

Казанның дини һәм дөняви белем бирүне күздә тоткан “Госмания” мәктәбен тәмамлаган Гөлгенә Сәгыева татар теленнән имтиханга махсус курсларга йөреп әзерләнгән. Шуңа күрә аның өчен биремнәр әллә ни авыр булмаган. БДИ баллары канәгатьләнерлек, белемнәренә ышанычы югары булганлыктан, документларын КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә генә тапшырган.


Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 20.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»