|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2016 Мәдәният
Эмиль Талипов Мамадыш районында зур бәйрәм уздыра30 июльдә Мамадыш районы Ташлык авылында җыен узачак. Быел Авыл җыены бишенче тапкыр оештырыла. Юбилей елында нинди яңалыклар көтелә? Авыл халкы кайсы артистларны күрә алачак? Бу турыда җыенның төп оештыручысы – Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов сөйләде. – Бу – әниемнең туган ягы. Ташлык авылында бүген санаулы йортта гына халык яши. Сабан туйлары инде күптәннән оештырылмый иде, шуңа да бу традицияне торгызасы, авыл халкы белән очрашу оештырасы килде. Ташлык авылы җыенына тирә як авыллардан да кунаклар килә. Быел Г.Камал театрыннан Әсхәт Хисмәт, Раил Шәмсуаров, Олег Фазылҗанов, Ришат Әхмәдуллин кайтыр дип көтелә. Алып баручы буларак Алмаз Гәрәевны чакырдым. Аларга зур рәхмәт, ел да якын итеп кайталар. Узган елларда катнашкан Георгий Ибушев (ул күрше Владимир авылы егете) та килергә тиеш. Эстрада артистларыннан Ришат Фазлыйәхмәтовның килүе көтелә. Аның да әнисе шушы яклардан икән. Башка танылган артистлар белән сөйләшүләр бара, – дип сөйләде Эмиль Талипов.
Авыл җыенын оештыруда Ташлык авылы егете Рафикъ Файзуллин да ярдәм итә. "Рафикъ оештыру эшләре белән шөгыльләнсә, миңа артистлар чакыру, программа язу йөкләнгән. Тагын бер ярдәмче егетебез бар иде, кызганычка каршы, ул вафат булды. Авыл халкы үзе дә бик актив, уеннарда өләшергә төрле бүләкләр алып кайталар. Минемчә, быелгы җыен бик күңелле булачак. Килгән кунакларны күңелле җырлар, дәртле биюләр, уен-ярышлар һәм күтәренке кәеф көтә!" – диде Эмиль.
Ташлык авылы җыены 30 июльдә кичке сәгать 6да башлана.
--- |
Иң күп укылган
|