|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2016 Дин
Татарстандагы яңа мәчеткә Вәлиулла Якупов исеме бирелергә мөмкинТатарстанда яңа мәчеткә Вәлиулла хәзрәт Якупов исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта бүген Апанай мәчетендә "Иман" нәшрияты эшчәнлегенә багышланган конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Билгеле булганча, Дагыстанда быел август башында Зәйнулла хәзрәт Рәсулев исемендәге 5000 кеше сыйдырышлы мәчет ачу планлаштырыла.
Бу Татарстандагы иң зур Кол Шәриф мәчетеннән дә зуррак. Моннан тыш, Дагыстанда Баязит Хәйруллин исемендәге мәчет тә төзелә, аны ачу тантанасы август аена тәгаенләнгән. "Күрдегезме, Дагыстанда безнең хәзрәтләрне ничек хөрмәт итәләр, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин, - Бездә исә мәчетләргә имамнарыбызның исемнәрен кушу каралмаган. Чөнки бүген бездә “Ихлас”, тагын әллә нинди исемнәр кушабыз. Әбү Хәнифә исемендәге мәчет юк. Үзебезне хәнәфи мәзхәбеннән дибез, ләкин бөтен Татарстанда “Әбү Хәнифә” исемендәге мәчет юк.Мәчетләребеәзнең исемнәре имам Чистави, имам Курсави булсын. Халык әлеге шәхесләрне өйрәнсен, танысын.Үзебезнең кебек исемнәрне кушарга кирәк".
Мөфти, конференциядә катнашучыларның тәкъдименә кушылып, Вәлиулла хәзрәт Якупов исемен Татарстандагы берәр яңа мәчеткә кушу тәкъдиме белән чыкты.
Белешмә: Валиулла хәзрәт Якупов - 1992-1993 елларда Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда - Татарстан мөфтиенең Беренче урынбасары булды. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче. 30 лап китап авторы.
Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елда экстремистлар тарафыннан Казанда атып үтерелде.
Мәрьям НАСЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|