поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.07.2016 Җәмгыять

Су коенучыларның тимер атларын аулый башладылар

Бу яллар гадәттәгедән кызу килде. 32 градус җылыда кемнең өйдә утырасы килсен, ди? Су керми чыдап булмый. Идел, Чулман ярларын су коенырга теләүче халык сырып алган иде. Аларда алма төшәрлек урын да булмады...

Анысы бер хәл, тик менә су коенучылар яр буена терәтеп диярлек үз машиналарын куя. Әйтерсең лә үзләре түгел, ә машиналарын су кертергә килгәннәр. “Бездә пляж түгел, ә автомобиль абзары. Ни йөзеп, ни балалар белән ял итеп булмый. Җитмәсә, үзләре артыннан күпме чүп-чар калдыралар”, – дип зарланалар автомобильләрен пляжга куючыларга.
 
Хәер, мондый очраклар Казанда гына түгел, ә Татарстанның һәр районында да шулай. Үзләре ял иткән җиргә чүп-чар аударып китүгә исләре дә китми. Үзләре берничә көннән тагын шушында килеп ял итәселәрен күз алдына китермимени икән алар? Балалары да шушы “тәрбия”не күреп үсә бит, җитмәсә...
 
Пляжга машина кую да – четерекле мәсьәлә, Татарстан Президенты тарафыннан Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән елда бу проблема аеруча актуаль яңгырый. Әлеге автомобильләрнең хуҗалары бу “ләззәт” өчен кесәләрен 4-5 мең сумга кадәр юкартырга туры киләчәген әлегә уйлап карамыйлар, ахры.
 
Чөнки 15 июльдә Татарстанда “Авто-СТОП” махсус операциясе башланды. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының әйләнә-тирәне саклау өлкәсе  инспекторлары мондый хокук бозучыларны ачыклау буенча махсус чаралар уздыра.
 
– Җәйге челләдә гражданнарның күбесе су буйларында ял итә. Шул сәбәпле, хокук бозучыларның саны да арта. Аларга чик кую һәм халыкны бу мәгълүмат белән таныштыру максатыннан, эш көннәре белән беррәттән ял көннәрендә дә махсус рейдлар узачак. Шушы ялларда гына да 500дән артык хокук бозу теркәлде. Федераль карамакта булган су объектларының яр буйларына кагылышлы материалларның бер өлеше Татарстан буенча Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте (Росприроднадзор) идарәсенә җибәреләчәк, – дип белдерә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.
 
Россиянең Административ хокук бозулар кодексының 8.42 маддәсе буенча, сулыкларның яр буенда машина калдыручыларга административ штраф салыначак. Гражданнарга аның күләме 3-4,5 мең сумга кадәр булса, вазифаи затларга – 8-12 мең сум. Юридик затларга исә кесәләрен 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр юкартырга туры киләчәк.
 
Тыю – бер хәл, мондый хокук бозу булмасын өчен башта альтернатива тәкъдим итсеннәр, дип уйлый татарстанлылар.
 
Мәсәлән, Алинә Хәйруллина Казанның Глубокое күлен үз итә. Су коену урыны итеп нәкъ менә аны сайлый. Биредә дә яр буена машина белән керүчеләр бар икән, тик тәртипле гражданнар – тимер атларын юл кырыенда, йә урман янында куеп калдыралар.
 
- Әгәр су керә торган сулыклар янында машина калдыру өчен махсус урыннар ясасалар, яхшы булыр иде. Үзем исә яр буенда машина калдыручыларга 4,5 мең сум штраф салуны бер дә дөрес түгел, дип саныйм. Халык үз автомобильләрен кайда калдырырга тиеш соң? Без гаилә белән су коенырга еш барабыз, үземне дә машина йөртүчеләр урынына куеп карыйм. Тик ниндидер җәза керткәнче, башта машина кую урыны булдырсыннар, аннары гына штрафлар кертсеннәр, – ди ул.
 
Тик экологлар исә яр буйларында махсус машина кую урыннары булмау әле гражданнарның җаваплылыгын өсләреннән төшерми, дип әйтә.  Бу вәзгыятьнең нинди нәтиҗәләргә китерәсен әлегә әйтүе кыен...

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 18.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»