|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2016 Милләт
Бубыйлар мирасы (ФОТО)Табигатьтә искиткеч күренеш бар: күп еллар элек җыелып куйган орлыклар туфракка эләккәч, шытым бирәләр. Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте, татар язучысы Габдулла Сибгатуллинның иҗат язмышы да моңа охшаш. 80 елга якын аның әсәрләрен сеңелесе Нәгыймә Сибгатуллина-Гаратуева (тулысын белән булмаса да) гражданнар сугышының буталчык-җимереклегеннән, дингә һәм гарәп язуына булган геноцид йогынтысыннан чормаларда, сандыкларда яшереп саклады. Габдулла Сибгатуллин үлгәндә, үзе иҗат иткән әсәрләрен нинди дә булса типографиягә тапшыруын васыять итеп калдырды. 1995 елда Казанда, туганнары һәм татар галимнәренең ярдәме белән “Заман” нәшриятендә аның “Татар дөньясы” җыентыгы бастырылып чыкты. 13нче июньдә Иж-Бубый авылы зиратында Габдулла Сибгатуллинга 120 ел тулу уңаеннан кабер ташы куелды.
Кем соң ул Габдулла Сибгатуллин? Онытылган тарих китабы сәхифәләрен барлыйк әле.
Габдулла Нуриәхмәт улы Сибгатуллин элеккеге Вятка губернасы Сарапул өязенә караган Иж-Бубый авылында 1896 елда игенче гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа 8 яшь тулганда, әтисе үлеп китә. Гаиләдәге бердәнбер ир бала буларак, тормыш авырлыгы беренче нәүбәттә Габдулла җилкәсенә төшә. Ул данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсенең 4 сыйныфын тәмамлагач, 1908 елда әтисенең туганы Латыйф Гыйззәтуллинга ияреп, Кизел шәһәренә китә. Анда 4 ел Хәсән хаҗи байда хезмәт итеп көн күрә.
1912 елда туган авылына кайтып яңадан укуын дәвам итә. Ләкин тормыш авырлыгыннан янә читкә китәргә мәҗбүр була. 1913 елның җәендә Каракүлдә, әтисенең икенче туганы Хәсән Гыйззәтуллинда приказчик булып эшли. Эштән бушаган вакытларында һәрчак китаплар уку белән мәшгуль була, нәкъ шул елларда үзе дә каләм тибрәтә башлый һәм берничә әдәби әсәр иҗат итә.
1917 елда Г.Сибгатуллин яңадан Иж-Бубыйга кайтып китапханәче булып эшли башлый. Һәр китапка кадерләп, зур хөрмәт белән карый, үзе төпли, тышлый. Аның кулы белән тышланган һәм титул битләренә шәхси мөһере сугылган китапларның хәзерге көнгәчә сакланганнарының бер өлешен аның бертуганының улы М.В.Гаратуев Иж-Бубый авылына музейга бүләк итеп бирде. Ә калганнары, ягъни 27 данә басма китап Мәсгуд ага тарафыннан Татарстан Милли китапханәсенә тапшырылган иде. Милли китапханәдә саклана торганнары 1896-1917 еллар аралыгында Казан, Оренбург, Мәскәү калаларында басылып чыккан татарча әдәби, дини әсәрләр һәм дәреслекләр. Алар арасында Гобәйдулла Бубыйның 4 дәреслеге, Габдулла Тукайның “Яшен ташлары” җыентыгы, Гаяз Исхакыйның “Сәясәт галәмендә” китабы, Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәре, шулай ук Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан Баруди һ.б.ның әсәрләре һәм хезмәтләре бар.
1918 елның көзендә Габдулланың үпкә авыруы бик нык көчәеп китә. Шулай да ул китапханәдәге эшен ташламый, китаплардан аерылмаска тырыша, үзенең әсәрләрен эшкәртеп, чистага күчереп яза. Ләкин рәхимсез авыру көчәйгәннән-көчәя һәм 1919 елның 14 апрелендә 23 яшьлек Габдулла Нуриәхмәт улының гомере өзелә.
Аны җирләгән көн кызыллар белән аклар арасында аяусыз сугышлар барган вакытка туры килгәнгә, кызганычка каршы, аның Иж-Бубый зиратындагы кабер урыны мәгълүм түгел.
Ниһаять, Габдулла Сибгатуллин-Бубыйның кулъязмалары 80 ел вакыт үткәч хәрәкәткә килделәр. Кулъязмалар автор иҗат иткән биш әсәрдән гыйбарәт. Алтынчысының исән калган берничә битеннән Европа әдәбиятыннан татарчага тәрҗемә дип фараз кылырга мөмкин. Кызганыч ки, әсәрләрнең барлык битләре дә сакланмаган. “Мәхдүм” әсәре 1915 елда, “Оҗмах” һәм “Әбүҗаһилә үги ана” — 1916 елда, “Камали ага” әсәре 1917 елда иҗат ителгәнлеге мәгълүм. Автор тарафыннан һәр әсәренең ахырында язылу еллары күрсәтелгән. Ә менә “Татар дөньясы» әсәренең соңгы битләре югалган.
Г.Сибгатуллинның иҗат җимешләре арасыннан берсе — “Татар дөньясы” дип аталганы документаль әсәргә охшый. Анда авторның татар милләтен борчыган күп кенә мәсьәләләргә кагылуы, тирәнтенрәк фикерләве күзгә ташлана. Авторның әсәрләр җыентыгын да “Татар дөньясы” дип атау максатка яраклы дип табылды. Чөнки иҗат иткән әсәрләренең һәрберсендә ул чорда татар дөньясын борчыган мәсьәләләр күтәрелә, милләт язмышы үзәккә куела.
Әсәрләрнең тема һәм сюжет ягыннан уртаклыклары күп. Нигездә искелек белән яңалык көрәше, аталар һәм балалар мөнәсәбәте үзәктә тора. Аларда татар сәүдәгәрләре, зыялылар, алдынгы фикерле муллалар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр тасвирлана. Автор шулай ук татар тормышындагы тискәре күренешләрне рәхимсез тәнкыйтьли. Татар тормышына ХХ гасыр башында ныклап үтеп керә барган эчкечелек, фахишәлек тә аны борчый. Автор аларның сәбәпләрен, тамырларын ачыкларга омтыла. Габдулла Сибгатуллин әсәрләрендә ХХ гасыр башында татар дөньясында булып үткән реаль вакыйгалар да еш телгә алыналар. Шундыйлардан чорының танылган шәхесләреннән мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский, танылган татар әдибе һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, татар халык шагыйре Габдулла Тукай исемнәре, Бубый мәдрәсәсенең аяныч язмышы да бу әсәрләрдә чагылыш тапканнар.
Габдулла Сибгатуллинның ишаннарга карашы да бик тискәре. Монда да шул ук кадимче ишаннар һәм муллалар күздә тотыла. Аның остазы — Бубый мәдрәсәсенең җитәкчесе, дин галиме, педагог Габдулла Нигъмәтуллин-Бубый да үзенең күп кенә хезмәтләрендә искелек тарафдарларын “утка тота”. Бер хезмәтендә ул шундыйларны “… милләтебезнең агачын ашый торган, тубал кадәрле чалма эченә йодрык кадәрле башларын тыккан, коры суфыйлык саткан вә Бохараи шәриф мәчеләре кеби тыштан куй вә эчтән ерткыч бүре булып йөргән ишаннар” дип атый. Г.Сибгатуллин әсәрләрендә дә шул ук фикер ярылып ята. Әлбәттә, Бубый мәдрәсәсендә белем алуы да, аның иҗатына остазының йогынтысы да зур булган. Бубый мәдрәсәсендә белем алып чыккан күпчелек шәкертләргә хас булганча, үзенең туган авылында хөр фикер тараткан, чын мәгънәсендә милләтпәрвәрләр әзерләгән данлыклы мәдрәсәсе Г.Сибгатуллинның дөньяга карашлары формалашуда төп этәргеч булганлыгы көн кебек ачык.
Әгәр дә Габдулла Нуриәхмәт улы Сибгатуллин фәнни дөньядан бик яшьли, 23 яшендә китмәгән булса, өстәвенә җәмгыятьтә бу кадәр кискен, коточкыч борылышлар булмый калса, ул татар әдәбиятына тагын да кызыграк әсәрләр бүләк иткән булыр иде.
Бубый мәдрәсе ХХ гасыр башында Урта Россиядә танылган, абруйлы, көчле татар мәдәни учагы булып саналган. Габдулла Сибгатуллин — ул учак чаткыларының берсе иде. Җәмгыятьтәге кискен борылышлар шул учакның күпме якты чаткыларын пыскып кына янарга яисә бөтенләй сүнәргә мәҗбүр итте микән? Кем дә булса санап чыгара алды микән?!.
Тарихи мәгълүматлар Раиф Мәрдановның китапларыннан алынды.
Редакциядән: Изге Рамазан аенда Нәгыймә әбиләренең васыятен үтәгәннәре өчен ТИҮнең беренче президенты Мәсгуд Гаратуев улы Моратка һәм кияве Рафаэль Хөсәеновка зур рәхмәтен белдерә.
Морат ГАРАТУЕВ, Ижау шәһәре |
Иң күп укылган
|