|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2016 Шоу-бизнес
Ришат Шәйхетдинов үз авылында артистларны җыйган (ФОТО)Чаллыда яшәүче җырчы Ришат Шәйхетдинов туган ягында моңарчы булмаган зур бәйрәм оештырган. "Күптәнге хыялымны тормышка ашырып, туган ягым Башкортстанның Стәрлебаш районы Уч-Асан авылында Сабан туе үткәреп килдек", - ди Ришат. - Бу кечкенә авылда мондый бәйрәмнең булганы юк. Авыл халкын, кайткан кунакларны рәхәтләнеп ял иттердек! Чаллыдан кайткан бер төркем артистларга чын күңелемнән бик зур рәхмәтемне белдерәм. Көне дә шәп булды, барысы да мин дигәнчә узды, Аллага шөкер, – дип сөйләде Ришат Шәйхетдинов Intertat.ru хәбәрчесенә. Артистлар арасында Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, баянчы Шәфәгать Салихов, Ринас Әхмәтов, Руслан Кираметдинов, Айдар Фәтхетдинов, Фәрит Мөхтәров, Рәмзил Сәләхетдинов булган. Бәйрәмне юмор остасы Зилә Шакирҗанова алып барган.
Ришат Шәйхетдинов Уч-Асан авылында яшәүче күп балалы өч гаиләгә зур бүләкләр тапшырган. Бәйрәмдә төрле уен-ярышлар, балалар өчен күңел ачу чаралары узган. Сабан туенда Ришатның тормыш иптәше, җырчы Айгөл Шәйхетдинова да чыгыш ясаган. Билгеле булганча, 23 майда Айгөл уллары Рәсимгә Риана исемле сеңелкәш алып кайтты.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|