13.07.2016 Милләт
Кендек каныбыз Үзәк Азиядә тамган
Быел татар дәүләте оешуга 2025 ел тула. Бу шанлы вакыйга уңаеннан республикабызда нинди чаралар уздырырга җыеналар икән? Күптән түгел генә КФУдагы филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының химаячеләр советы чираттагы утырышын үткәргән иде. Утырыш барышында эшкуар Заһир Исрафилов әнә шундый сорау бирде.
Мөгаен, зурлап ниндидер юбилей чаралары уздырырга җыенмыйлардыр. Шулай да тарихчыларыбыз, әлеге форсаттан файдаланып, чит илләрдән, бигрәк тә Кытайдан (анда борынгы татар дәүләтләренә кагылышлы, тикшеренүчеләр кулы тимәгән, бастырылмаган шактый язма документ бар диләр) белгечләр җәлеп итеп, татар дәүләтләренә багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үткәрә алыр иде, минемчә. Ул конференциядә, әлбәттә, Кытайның Синьзян-Уйгыр автономияле
районында туып үскән, хәзерге вакытта Алматыда яшәүче милләттәшебез, журналист, уйгыр-кытай телләре белгече, тарих фәннәре кандидаты Мөнир Ерзин да катнашып чыгыш ясамый калмас иде (уйгыр һәм татар халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм җәмгыяви-сәяси узмышын яктырткан биш монография авторы ул). Бу очракта беренче чиратта кытай теле белгече буларак кадерле ул безнең өчен.
Узган ел ахырында Казакъстан якларында йөреп кайткан дусларыбыз Мөнир аганың “Из глубин Евразии” дигән китабын бүләк иткән иде. Татарның борынгы тарихын чагылдыручы бик саллы хезмәт, галимнең озак еллар эзләнү-тикшеренүләренең нәтиҗәсе бу. Әлеге хезмәтенең сыгынтысын алып кына да конференциядә зур чыгыш ясап булыр иде, миңа калса. Китап язма чыганакларда татар этнонимы пәйда булуның 1900 еллыгына багышланган. Әлеге багышлау үзе генә дә татар халкының Җир шарында тереклек итүе, Кояш астында үзенә урын барлавы, татарның кимендә 2000 еллык тарихы булуы турында сөйли. Кытай язмаларында искә алынганчы да яшәгәнбез, булганбыз бит. Әлеге китап ике өлештән тора. Аның беренче өлеше урта гасырларда Үзәк Азия киңлекләрендә гомер сөргән татар кабиләләре тарихын тасвирласа, икенчесендә төрле сәбәпләр аркасында XIX-XX гасырларда Кытайга һәм Япониягә күченеп киткән татар туплылык-диаспораларының тормыш-көнкүрмешен җанландыра.
Татар атамасы ни аңлата?
Мөгаен, китапның иң кызыклы, иң гыйбрәтле өлеше шулдыр: кытай теле белгече буларак, Мөнир ага үз хезмәтендә татар атамасының килеп чыгышын бик төпле аңлатып биргән. “Татарларны белдерүче тата иероглифы чынбарлыкта ике билге-иероглифтан (та-та) тора. Сул билге сүзнең мәгънәсен, уң билге ни рәвешле яңгырашын аңлата. Ягъни сул иероглиф – эшкәртелгән күнне, уңы сүзнең фонетик сыйфатын белдерә. Ике билгедән торучы әлеге иероглифның татар халкын белдерүдән башка бүтән мәгънәсе юк. Кытайлар янәшәдә яшәүче халыкка исем биргәндә аларның төп хасиятенә, һөнәренә – татарларның бик яхшы күнчеләр, тире эшкәртүчеләр булуына басым ясаган. Халык исеме белән аның һөнәре кушылып, бербөтенгә әйләнгән. Кытай телендә “р“ авазы булмаса да, әлеге ике иероглиф чынлыкта “татар“ дип укылган. Әйтик, кытайлар хазарларны “гэса“ дип исемләгән”, – дип яза автор. Шунысы кызык: болгар сүзенең халык атамасыннан тыш икенче мәгънәсе – эшкәртелгән кызыл күн, дип галим борынгы җырларны мисал итеп китерә: “Аягыңдагы читегеңнең болгар икән олтаны; болгар итек, сауры башмак, синдер кызлар солтаны. Уңган хатын билгесе: игә кертер тирене; болгари кылыр күнене, тунлы кылыр ирене“. Татарда тире эшкәртү сәнгатенең нинди мөһим урын тотуы турында сөйли бу җырлар. Әлеге атамаларның тегесе дә, бусы да бер үк мәгънәне аңлата булып чыга түгелме соң?! Күршеләребез безне “татар” дип атаганда да, “болгар” дип исемләгәндә дә бер үк хасиятебезне – оста күнчеләр булуыбызны күз алдында тоткан, димәк. Татарстандагы бер авылның Күн дип аталуы да әлеге һөнәрнең халкыбызда гаять киң таралуы турында сөйли булса кирәк. Шунысы да мөһим: кытайлар бүген дә рәсми документларда Татарстан Республикасы, Татарстан кешеләре төшенчәсен “тата(эр) гунхэго”, “тата(эр) жень“ дип яза һәм атый икән.
Нәни гигант
Күптән түгел Мөнир ага Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча башкалабызда булып, “Казан” милли мәдәният үзәгендә әлеге саллы хезмәтен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Аны сәхнәдә күргәч, ирексездән шагыйрь Зөлфәтнең бер шигыре искә төште. Дусты Мөдәррис Әгъләмовны ул анда “нәни гигант” дип атаган иде. Мөдәррис абый кебек җыйнак гәүдәле, татар өчен җан атып йөрүче фидакяр тарихчыбызга бик тә туры килеп тора бу чагыштыру. Туксан яшьлек аксакалның фикер төзеклегенә, матур әдәби теленә, һич тә кабатланмавына сокланмаган кеше калмагандыр ул көнне. Мондый өлкән яшьтә сәхнәдә ярты сәгатьтән артык аягүрә чыгыш ясау да җиңел түгелдер.
– Чыганакларны, кулъязмаларны үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Ләкин шактый нәрсә гыйльми эшне кем, кайсы халык вәкиле язуга да бәйле икән. Казакъстан Фәннәр академиясендә эшләгәндә шул нәрсәгә игътибар иттем. Мин чыганаклардан татарлар хакында күп нәрсә белдем, аңладым. Ә тарихыбызны төрлечә аңлаталар. Кайда ул татар тарихы, кайда татар үзе дип эзләнә башладым. СССР вакытында “Дальный Восток“ дигән журнал чыкты. Анда басылган, дөнья күргән материалларда милләтебез турындагы мәгълүматлар нишләптер төшерелеп калдырылды. Тагын бер борчыган нәрсә татар атамасы иде. Ул – бик борынгы исем. Татарлар турындагы мәгълүматларның бик күбесе Россиядә юк икән. Миңа бик мөһим ике чыганакны Япониядәге Токио университеты галимнәре табып бирде. Без ата-бабаларыбыз һуннар, төрекләр булган дип әйтәбез. Югыйсә безнең иң әүвәлге, турыдан-туры катнашы булган төп бабаларыбыз – татарлар. Тик элгәреләребезнең Үзәк Азиядә калдырган эзләре, мираслары, Үзәк Азиянең сәяси вәзгыятендә, мәдәниятен үстерүдә тоткан урыннары бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Бу китабым шактый саллы булса да, моны башкардым дип әйтә алмыйм, – дип сөйләде анда аксакал.
Галим фикеренчә, читкә сибелгән милләттәшләребезнең хәятен, тормышын өйрәнү дә зарур. “Кардәшләребез анда аз санлы булса да, бер төбәктәге көнкүрмешләре икенче төбәккә охшамый. Чөнки географик урын, җәмгыяви-сәяси шартлар төрлечә. Кайберләре иреклерәк, кайберләре ирексезрәк яшәгән. Әйтик, Ерак Көнчыгышта шартлар иреклерәк, милләтне саклау мөмкинлекләре күбрәк иде. Бер генә мисал. Харбин татар мәктәбен бетергән милләттәшебез Габдерәшит Рәхмәтуллин, Европага барып, Берлинда укый, зур галим булып җитешә. Ул төрки халыкларга әдәби мирас булып калган Йосып Хасхаҗип язган “Котадгу белек” әсәренең төрле җирләрдә табылган текстларын төзеп-берләштереп, тәрҗемә кылып, дөньяга чыгара. Шуның аркасында “Котадгу белек” дөньякүләм танылу ала. Озакламый аны урыслар – урыс, үзбәкләр – үзбәк, уйгырлар уйгыр теленә тәрҗемә итеп бастырды”, – дип шактый кызыклы мәгълүмат җиткерде ул.
Чыгышының ахырында Мөнир ага: “Үзәк Азиядәге татарлар кыргый булмады, алар Бөек Ефәк юлындагы мәдәният учакларында яшәделәр һәм андагы мәдәниятләрне үстерүгә зур өлеш керттеләр, шуңа күрә безнең аларга варислык итү хокукыбыз да бар. Гомумән, Үзәк Азиядәге татар халкы тарихы әле бик аз өйрәнелгән”, – дип, Мөнир ага залда утыручы, Кытайдан килеп Казанда укучы татар яшьләрен, Синьзян-Уйгыр автономияле районыннан килгән татар җәмгыяте җитәкчеләрен Кытай архивларындагы татарга кагылышлы документларны җентекләп өйрәнергә чакырды. Дөрестән дә, Кытайда туып үскән һәм хәзерге вакытта Казанда белем алучы берничә яшь милләттәшебезне сайлап алып, тарихчы итеп әзерләүгә нәрсә комачаулый соң безгә?!
Әлеге көнне сәхнә түреннән тарихчыларыбыз, аерым алганда Дамир Исхаков та әлеге хезмәткә зур бәя бирде. “Борынгы татарлар белән урта гасырлар татарлары арасында турыдан-туры бәйлелек бар һәм аның очы бик тирәнгә кереп китә. Мөнир әфәнде безгә шуны үз хезмәтләрендә исбат итеп бирә дә инде. Татар каны, татар гены бик нык. Әнә “Евровидение”дә бу тагын калкып чыкты. Шуңа күрә тарихи хезмәтләребездә бу юнәлешне тагын да киңәйтәсебез бар. Әлеге өлкәдә эшләгәндә без Мөнир әфәнде хезмәтләренә таянырга тиешбез. Кытайдан килеп укучы яшь милләттәшләребез, шәт, аның эшен дәвам иттерелер әле”, – дигән ышаныч белдерде ул.