|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2016 Фаҗига
Дагыстанда автобус белән КамАЗ бәрелешү нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган (ВИДЕО)Дагыстандагы пассажирлар автобусы һәм КамАЗ машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең тагын икесе сырхауханәдә үлгән, дип хәбәр итә "Интерфакс". "Кичә һәлакәткә юлыккан автобус пассажирларының тагын икесе сырхауханәдә үлгән", - дип хәбәр иткән агентлыкның әңгәмәдәше. Әлеге мәгълүматны республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте дә раслаган.
Үз чиратында агентлыкның республиканың медицина даирәләрендәге чыганагы сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр арасында дүрт бала бар, икесе - биш-алты яшьләр чамасында. Аларны Тарумовка һәм Кочубек торак пунктлары сырхауханәләренә илткәннәр.
Алданрак юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең җидесе үлү һәм 26сы зыян күрү турында әйтелгән иде.
Пассажир автобусы белән прицеплы КамАЗ бүген төнлә Махачкала - Әстерхан федераль юлында Дагыстанның Тарумовский районы Таловка торак пункты янында бәрелешкән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дагыстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, автобус Анападан Дербентка барган. Анда 33 кеше утырган булган.
--- |
Иң күп укылган
|