поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2009 Юмор

УР-РА КЫЧКЫРЫП!..

(Сәхнә монологы)

Башлар каткан инде, нәрсә уйларга да белгән юк. Уйлап та карадык югыйсә, эшләп тә, тешләп тә. Бу дөньяда юньләп яшәргә язмагандыр, ахрысы. Әйбәт кенә, тыныч кына яшәп ятканда нәрсә дә булса ишеп төшерәләр безнең башка. Туксан бишкә ник җиткәнеңә үкенерсең, билләһи.

 

Яшь гомеркәйләремнең чәчәген революция өзде. Сорап та тормыйча мине бер большевикка кияүгә бирделәр. Мамадыш янында аклар белән сугышканда ур-ра кычкырып үлде. Ике бала белән өчәүләшеп акырып елап калдык. Әйбәт кенә яшәргә өйрәндем дигәндә колхоз төзи башладылар. Ячейка корыр өчен бер коммунистка кияүгә чыгарга туры килде. Өч көннән соң, ур-ра кычкырып йөри торган җирендә юкка чыкты. Кулаклар урманда агачка асып киткәннәр. Йөкле килеш, өч бала белән дүртәүләп акырып елап калдык. Шуннан, ятимнәремнең тамагы тук булыр дип, ике балалы бер председательгә чыкканыем, дүрт көн үткәч моны да, «халык дошманы» диеп, ур-ра кычкырып йөри торган җиреннән алып киттеләр. Кайларда башы югалганын әле хәзер дә әйтә алган кеше юк. Биш бала белән алтаулап акырып елап калдык. Тагын шуннан,әйбәт кенә яшәп ятканда, хатыны үлгән ике балалы бер иргә кияүгә чыккач, нимес белән сугыш башланды. Мескенкәем, ур-ра кычкырып атакага барган чагында авызына пуля кереп, җан тәслим кылган. Җиде бала белән сигезәүләп акырып елап калдык.

 

Менә шулай гомер үтте. Җиде бала үстереп бирдем туган илгә. Сигезәүләп, ур-ра кычкырып, коммунизм төзедек.

 

Беренче балам, Чирәм җирләргә киткәч, тракторга кысылып, ур-ра кычкырып үлде... Икенче балам җир тетрәгәч, Ашхабадка китеп, ур-ра кычкырып, басылып үлде. Өченчесе Днепрогесс төзешендә... Суларга батып үләсен белгән булсам, җибәрмәс тә идем. Ур-ра кычкырып, субай сугып бетте татар башлары... Дүртенчесенең гомерләрен шахта күмерләре алды... Бишенчесе утызын да тутыра алмады, бер гаепсезгә төрмәләрдә череттеләр газиз башкаен... Алтынчымның язмышы үземнекенә охшаган – бер дә кияүдән уңа алмый. Эчәләр бит ирләр, эчәләр, ур-ра кычкырып эчәләр! Малае Әфганда югалды... Җиденчемнеке – Чечняда, әле исән ди, «ур-ра»лар кычкырмады микәнни?

 

Әй заманалар! Тагын ниләр күрсәтерләр?!.. Пенсияләр бирү дә бетәр микән инде? Сберкнишкедәге акчалар да ур-ра кычкырып янды. Их, ур-ралар кычкырып үләр идем, үлемтеккә акчам җитми.

 

Һи, онытып торам икән. Безнең авыл Ашлыкта яңалыклар булды бит әле. Гомер буе тыныч кына яшәгән авылның дүрт урамы кисешкән чатка ур-ра кычкырып светофор куйдылар. Район буенча светофор кую планы үтәлсен өчен куйдылар микән инде аны, әллә берәр нәчәлниккә медаль кирәк булды микән? Хәер, нәрсәгә соң әле монысына катышып торам.... Куйган сәгатьтә үк бер кәҗә тәкәсен бәрдереп үтерделәр. Карт иде шул инде. Кызыл утка аркылы чыгып барганда яшел ут белән килүче пионерлагерь нәчәлниге машинасы белән сытып киткән. Шул ук көнне, шул ук урында өч песинең, биш этнең башына җиттеләр. Ике кеше чатан калды, бер сәпит яньчелде, бер «К-700» бетон баганага бәрелеп гомерлек һәйкәл булды. Шул бәрелүләрдән светофорга бик якын торган мәчетнең манарасы яңадан янтайды. Җен Фатыйх бер төн эчендә йортын элекке урыныннан илле метрга эчкәрәк күчереп салды. Авыл халкы хафага төште. Киңәштеләр дә килештеләр: светофорга тимәскә, чөнки өстәгеләрнең ачуы кабарырга мөмкин, ә шулай да аның бер генә төсен, кызыл төсен генә калдырырга булдылар, һәм шулай иттеләр дә. Тимерче Бәдертдиннең кадими заманыннан калган кувалдасын апкилеп светофорның тимер баганасын төяргә тотындылар. Башта светофор бөтенләй сүнде, тагын бераз кыйный торгач сарысы кабынды, аннан яшеле, ниһаять, шактый яньчелгән баганада бер кызыл ут кына калды.

 

Ул көнне тагын... багана төбендә колхозның Алмаз исемле пләмәнни үгезен таптап киттеләр. Светофор төбендәге кибеткә аракы кайткан булган, урактагылар моны ишетеп, комбайннары белән кайтып килгәндә кызыл утлы светофорны сөзеп маташкан чагы булган. Үзе пычакка килеп керде диделәр, ур-ра кычкырып.

 

Авыл халкы җыелып, бу светофор мәсьәләсен тагын хәл итәргә булды. Әйдә,өстән куйдырткач торсын инде, ачуларын кабартмыйк дип шул ук Бәдертдин кувалдасы белән бәреп, үзебезчә – татарча булсын дип, яшелен генә калдырдылар, өстәп, күрше Ушай авылы кешесе Җәкәүне ГАИ итеп куйдылар. Күп тә үтми аның тапталган гәүдәсен пычрак юлдан куптарып алдылар. Әле җан бирмәгән булган. Үзе шәп кенә җиффәргән. Җиффәрмәгән булса исән каласы түгел икән. Күрше Оба авылы кешеләре, бу нинди җүләр, авыл уртасында күсәк болгап тора, дип, иске «Запорожец» машинасы белән таптатып киткән булганнар.

 

Икенче көнне светофорның утын шул Бәдертдин кувалдасы белән бәреп, безнеңчә дә, аларча да булмасын диеп, сары төскә күчерделәр.

 

Һич көтмәгәндә, җиденчемнең Чечнядагы малае психованный булып кайтып, светофорны Казандагы элеккеге обком бинасы каршына утыртып куйган. Барсагыз күрерсез. Сары уты әле дә бертуктаусыз янып-сүнеп тора ди. Торсын – урыны дөрес куелган. Анда хайван тапталасы юк, рәзве шул берәр кеше эләксә генә инде, үзегез беләсез, бездә кеше чутта түгел. Аннан соң, өстәгеләр беркайчан да ур-ра кычкырып яшәмәделәр, «ур-ра»ны гел бездән кычкырттылар...


Алмаз ХӘМЗИН
Казан утлары
№ 9 | сентябрь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»