поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.07.2016 Шоу-бизнес

Бер төркем артистлар Кыерлы Сабантуенда катнашканнар (ФОТО)

Сабан туйлары дәвам итә: узган атнада Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында да милли бәйрәмебез гөрләп узды. Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев чакыруы буенча килгән бер төркем артистлар бәйрәмгә җыелган халык алдында зур тамаша оештырдылар.

Сабан туен ел да Фәнил Вакказов алып бара, "Сәйдәш" бию төркеме чыгыш ясый. Илнар Сәйфиев тә бәйрәмгә ел саен төрле артистларны чакыра. Әйтик, быел авыл халкы Айгөл Рәхимова, Гөлназ Сираева, баянчы Булат Шәрипов, Эльмира Сөләйманова һәм Ленар Сәйфиевны күрә алды. Intertat.ru хәбәрчесе исә бу җырчыларның җәйге яллары турында кызыксынып алды.

Айгөл Рәхимова: Әлегә ял итәргә бармадым, Сабан туйларында катнашып йөрим. Сентябрь аенда дус кызларым белән чит илгә диңгез буена барырга уйлап торам.

Гөлназ Сираева: Ял көннәрендә генә Соль-Илецк якларына барып кайттым. Ә якын арада Кытайның Хайнань утравына барырга телим. Ялы туры килсә, ирем белән барачакмын, Алла теләсә.

Булат Шәрипов: Улыбыз Әмиргә 1 яшь тула. Кечкенә булгач, җылы якка бару турында уйлаган юк. Үсә төшкәч, һичшиксез барачакбыз, Алла боерса.

Эльмира Сөләйманова: Чит илгә үк бармабыз, Россиядә дә җылы яклар, диңгез буе бар. Тиздән гаилә белән ял итәргә барырга җыенабыз. Ә күптән түгел Казан аквапаркында рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Июнь аенда улыбыз Артемга 2 яшь тулды.

Ленар Сәйфиев: Җәй узып бара, ә минем әле ял итәргә барганым юк. Якын киләчәктә дуслар белән җыелып чит илгә барып кайтырга планлаштырабыз.



Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, кул көрәштерү, баганага менү кебек традицион ярышлар белән бергә тоннель аша чыгу, себерке бәйләү, йон эрләү, тау башына менү, кеше утыртып боз чана (ледянка) тарту кебек ярышлар да оештырылды. Биредә ачык күңелле кешеләр яши, барысы да уеннарда теләп катнаша. Үзешчән җырчыларның күп булуы сөендерде. Хәтта балалар да су буе чиратка тезелеп, җырларга яки биергә теләвен белдерде. Шуны да әйтергә кирәк, уен-ярышларда җиңүче, катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.



Һәр Сабантуйның күрке – милли көрәш, әлбәттә. Сабантуйда танылган көрәшче, Теләче егете Раил Нургалиев абсолют батыр калды. Аңа тәкә белән затлы мотоцикл тапшырылды. Авыл батыры итеп исә Айнур Мөхәммәдиев танылды.


 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»