поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2009 Дин

«INTERTAT.RU» ИФТАРЫНДА КУНАКТА...

Изге Рамазан аенда Казанның «Шәрык» клубында ифтар кичәләрен уздыру матур традициягә әверелде. Әлеге тарихи бинада бер ай дәвамында көн саен татар газеталары тарафыннан ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Бу күркәм гадәттән «Intertat.ru» редакциясе дә читтә калмады. 16 сентябрьдә редакция кызлары эштән соң тәм-томнар төяп, «Шәрык»ка авыз ачтырырга юл тотты.

Мәҗлесне «Intertat.ru» редакциясе «Илһам» иҗат берләшмәсе белән бергә үткәрде. Ифтар кичәсе табынында заказ буенча пешерелгән күрәгә һәм лимон пироглары, өчпочмаклар, Венера Фәсхетдинова өлгерткән тавык шулпасы, Гөлчәчәк Гыйсмәтуллинаның әче һәм төче камырга изеп, 3 сәгать буе пешергән тәмле коймаклары, Мөршидә Кыямованың «фирменный» бәрәңгесе, җиләк-җимешләр һәм башка тәм-томнар урын алды. Бердәнбер егетебез Радик Сабиров Казандагы иң зур карбызны алып килде.

 

Кичәне «Шәрык» активисты, яшь шагыйрь Рифат Сәлах алып барды. «Шәрык»кә чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында ТР Халык язучысы Туфан Миңнуллин, Россия һәм ТР халык артисты Нәҗибә Ихсанова, «Татарлар» тапшыруы алып баручысы һәм авторы Флера Абдуллина, «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Хәерле иртә!» тапшыруы алып баручысы Илдар Кыямов, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бар иде. «Intertat.ru»ның якын дусты Амил Нурны да әйтми мөмкин түгел, чөнки кич буе аның хуш исле чәйләрен эчеп туя алмадык. «Шәрык» клубы активистларын исәпкә алып, ифтар кичәсендә барлыгы 50ләп кеше булды. Намазны исә «Шәрык»ның яшь мулласы Илнур хәзрәт укыды.

 

Авыз ачуга кадәр яшьләр Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсанова белән аралашты. Туфан абый яшьләрнең мондый кичәләрне оештыруларын югары бәяләде һәм тагын да активрак булырга өндәде. Флера Абдуллина исә чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тормышы турында тапшыру алып баручы буларак, Казанда яшәүче яшьләрне чит төбәкләрдәге татар яшьләре белән элемтә урнаштырырга һәм Интернет челтәрендә аралашырга чакырды. Татар яшьләренең танышу, аралашу мәйданы итеп Флера ханым «Intretat.ru» газетасын тәкъдим итте.

 

Яшьләр «Intertat.ru» редакциясе җитәкчесе Әлфия Миңнуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырырга ашыкты. Беренчедән, алар интернет-газетада эшләүнең авыр яклары турында сорады. «Эшебезне яратып башкаргач, аның авырлыгын сизмибез», — җавап кайтарды Әлфия Туфановна. Ә инде «бер ел эчендә газета нинди яңалыклар кичерде?» дигән сорауга редакция җитәкчесе: «Газетада «Туташ көндәлеге», «Intertat - Авто», «Дин вә мәгыйшәт», «Татар яшьләре форумы» рубрикалары барлыкка килде», - дип җавап бирде.

 

Ифтар кичәсе бик күңелле узды. Иң мөһиме — биредән һәркем канәгать һәм күтәренке рух белән кайтып китте. Мондый изге чараларны оештыру «Шәрык» клубы яшьләренә яхшылыгы белән әйләнеп кайтсын. Ифтар-марафон киләсе елларда да дәвам итсен дип өметләнеп калабыз.

 

P.S. Фотоларны «Intertat.ru» сайтыннан карый аласыз. 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 18.09.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»