|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2016 Җәмгыять
Татарстанда тиңе булмаган ял зонасы ачыла (ФОТО)Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла. Тантаналы чара 13:30 сәгатьтә башлана. Татарстан Парклары дирекциясендә әйтүләренчә, пляж республикада тиңе булмаган үзгә ял зонасы булачак. Пляж биләмәсендә яңа объект һәм ял зоналары барлыкка килгән. Әйтик, вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен махсус зоналар – скалодром, спорт тренажерлары, волейбол мәйданчыгы... Моннан тыш биредә ачык һавада бассейны, саунасы, балалар су мәйданчыгы булган спрей-парк та пәйда булган. Пляж ак ком белән түшәлгән.
Шунысы игътибарга лаек: ял итәргә керү бушлай. Шулай да аерым зоналар түләүле һәм түләүсезгә бүленә.
Фото:info.tatcenter.ru
--- |
Иң күп укылган
|