|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2016 Фаҗига
Казанда әти-әнисе хастаханәдә дәвалануын теләмәгән үсмер үлгәнВакыйгаларның башы апрель аена барып тоташа. Баланың үпкәсендә яман шеш булуы ачыклана. Әти-әнисе дәвалануга каршы булганлыктан, Республика балалар клиник хастаханәсе Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Әлеге малайның әти-әнисе озак вакыт баланы хастаханәгә салуга каршы килгән. Тиешле органнар авыруның әти-әнисе белән даими рәвештә очраша, дәвалануның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Күпмедер вакыт узгач аларны күндереп була. Әмма эш узган була инде – баланың гомерен саклап кала алмыйлар. Чыганак: sntat.ru
--- |
Иң күп укылган
|