поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.07.2016 Милләт

Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевларның бюст-һәйкәлләре Уразавылга кайтарылды

16 июльдә Түбән Новгородта Федераль сабан туе үткәрелә. Ә аңа кадәр, 15 июльдә, нижгар татарлары үзәге булган Уразавылда бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка һәйкәл ачу тантанасы була. Бу хакта мемориал проектны тормышка ашыруга зур көч куйган Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов “Туган як” газетасына әңгәмәсендә шушы хакта сөйләде.

Һәйкәлләр – Татарстан Президенты бүләге
 
- Гаяр Абдрахманович, бу изге эшнең чишмә башында кем торды?
- Милләтебезнең йөзек кашы булган, нижгар татарларын бөтен дөньяга таныткан бөек җырчыларыбызга һәйкәлләр кую фикере белән Казаннан Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов чыкты, безне дә шуңа күндерде. 2015 елның 28 январендә өлкә татарлары конгрессы советы чираттагы утырышында бу проектны гамәлгә куярга карар кылды. Безнең эшебезне Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов та хуплады һәм барча эштә ярдәм итте. Әлбәттә, акчасыз эш башларга авыр иде, шуңа да карамастан, Алла ярдәмен бирде һәм менә проект финишка җитешә. Сөенеп шуны хәбәр итәм: шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев бюст-һәйкәлләре, Аллага шөкер, Уразавылга кайтарылды һәм постаментларга урнаштырылды.
 
- Оештыру эшләре конгресс, Рәшит Ваһапов фонды һәм район администрациясе өстенә ятты, ә финанс ярдәмен кем күрсәтте? 
- Һәйкәлләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов буләк итте. Милли республика башлыгы белән элемтә булдыруны Рифат Әхмәт улы үз өстенә алды һәм намус белән башкарды, ә мемориал комплекс территориясен төзекләндерү өчен Губернаторыбыз Валерий Шанцев акча бүлеп бирде. Шул исәптән парк янында урнашкан биналар да тиешле сыйфатка китерелде.
 

- Бу мөһим чарага кемнәрнең килүе көтелә?
- Рөстәм Миңнеханов, Валерий Шанцев килүләрен расладылар, тантанада мөфти шәех Равил Гайнетдин да катнашыр дип көтелә. Югары түрәләр белән бергә без, әлбәттә, килгән кунакларга да бик шат булырбыз. Чөнки бу проект нижгар татарлары мирасы. Рәшит белән Хайдәр әфәнделәр дә үз иҗатларын барлык татар халкына юллый иделәр бит.

“Татар халкы бөек уллары белән горурланырга тиеш”

- Бу проектны тормышка ашыру нинди максатлар күздә тота?
- Монументаль комплекс, минемчә, күбрәк тәрбияви әһәмияткә ия. Татар халкы, аеруча яшь буын милләтебезнең бөек уллары белән горурланырга тиеш. Шушы изге чара аркасында Уразавыл үзәге дә төзекләндерелә – бу да бит уңай күренеш. 
 
- Сезнең өчен бу яңа эш, нинди кыенлыкларны хәл итәргә туры килде?
- Әйе, бөек якташларыбызга монументлар куюга җәмгыятьнең фикере төрле иде: каршы килүчеләр да булмады түгел, яклаучылар бар иде. Шатлыгыбызга, соңгылары күбрәк. Татар мәдәниятен чын күңелдән яраткан милләтпәрвәр якташларыбыз ярдәме дә бар бу проектта. 

- Нижгар татарлары арасында күренекле шәхесләр байтак. Аларга бу комплекста игътибар булырмы?
- Берсүзсез, булыр. Күренекле якташларыбызга багышлап Дан аллеясы булдырырга планнар бар. Хәзер анда Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт геройлары почмагы булдырыла. Атаклы спортчыларыбызны да онытмабыз дип уйлым. Әлбәттә, сүз Кызыл Октябрь районы шәхесләре турында гына түгел, ә гомумән нижгар татарлары турында бара. Чөнки, Кызыл Октябрь районының бердәнбер татар районы буларак, нижгар татарлары үзәге булырга тулы хокукы бар.
 
“Тарихын белгән милләтнең киләчәге бар”
 
- Бу комплексның ачылуы Сездә нинди хисләр уята?
- Иң татлысын – горурлык хисен. “Тарихын белгән милләтнең киләчәге бар”, – дигән классик. Моңа, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклый алган милләтне үсеш көтә, диеп кенә өстисе килә.
 
Форсаттан файдаланып, яратып укыган “Туган як” газетасы битләре аша Валерий Шанцевка, Рөстәм Миңнихановка, Рифат Фаттаховка, Халит Сөләймановка һәм Нижгар татарлары конгрессы советы әгъзаларына зур рәхмәтемне белдерәм һәм барча якташ-милләттәшләремне 15 июльдә Уразавылга көтеп калам. Бәйрәмнең мәдәни-музыкаль программасы да бик бай. Анда Казаннан килгән артистлар да, үзебезнең якташ җырчыларыбыз да, үзешчән сәнгать вәкилләре дә катнаша. Олы җырчылар хөрмәтенә олы бәйрәмгә рәхим итегез! 

Ринат СӨННӘТОВ, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татар-информ
№ --- | 09.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»