поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.07.2016 Юмор

Убырлар уянган чак

Мин авылга кунакка кайтуымны бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Безнең авыл чыршы, нарат агачлары белән капланган тау астында утыра, шул агачлыктан берничә чакрымга сузылган куе урман башлана. Кар­тый­ларның урамы тау итәгендә, авылның иң биек җирендә, ул әллә кайдан күренеп тора.

Астарак кечкенә елга ага. Урам малайлары белән без шунда балыкка йөрибез, су керәбез. Авыл­ның башка өлешеннән аерылып торганга, безнең якны урман ягы дип тә, шүрәле урамы дип тә йөр­тәләр. Һәм монда яшәүчеләрнең исеменә дә шүрәле кушаматы өстәлә, әйтик, минем хакта сүз барганда, кемдер: «Нинди Илһам?» – дип сорый икән, аңа, шуны да белмисеңмени дигәндәй итеп карап: «Шүрәле Илһам инде«, – диләр. Урам арасында да, җимеш бакчаларында да агачлар күп булганлыктан җәй көннәрендә ул ямь‑яшел булып, әллә кайдан балкып күренеп тора һәм гади авыл урамы түгел, ә тылсымлы әкият дөньясы булып тоела. Шуңа күрә мин аны бик яратам, каникуллар башлануын түземсезлек белән көтеп алам да соңгы кыңгырау бәйрәменнән туп‑туры диярлек авылга сыпыртам.
 
Бу юлы да шулай булды. Юл буена мин андагы дус малайларны, күрше кызларын бе­рәм‑берәм күз алдына бастырып кайттым. Үсеп беткәннәрдер инде, үз­гәргәннәрдер, ел бу­ена күргәнем юк бит. Мине танырлармы? Ни­чегрәк каршыларлар? Х­­ер, болары өчен бик борчылмадым да инде. Безнең урам кечкенә булгангамы, барыбыз да дус‑тату яшибез. Хәтта өлкәннәр дә бер-берсенә ярдәм итешеп, хәл‑әхвәл белешеп тора. Картый әйтмешли, көненә биш урап хәл беләләр. Шулай да күңелдә ниндидер шик тә юк түгел иде…
 
Район үзәгенә җит­кәнче кояш балкып тора иде. Авылга кайта тор­ган автобуска утырыр алдыннан яңгыр сибә­ләргә тотынды, ә авылга якынаюга, яшен яшьнәтеп котырып ява башлады. 
 
– Ничә көн ишә инде бу, ходайның рәхмәте! – дип куйды бер карчык (мин аның исемен онытканмын),– афәте белән булмасын инде.
 
– Яңгыры гына пүчтәк әле аның, – дип сүзгә кушылды бер карт (үзебезнең урамнан булмагач, моның да исемен хәтерләмим),– Шүрәле урамына убыр ияләшкән диләр бит. Бампир дип әйтәләрме әле… Шуның эше булмагае.
 
– Кит аннан!
 
– Бәй, ишетмәдеңмени әле… Теге Галимәрдән би­чәсе шуңа күрә очсызга гына йортын сатып киткән бит. Алпавыт сарае кадәр йорт иде югыйсә.
 
– Әстәгъфирулла! Чын­лап шулаймыни?!
 
– Олы башым белән алдап тормам бит инде.
 
Мин аларның сүзен башкача тыңлый алмадым. Яшен яшьнәп күк күкрәде дә яңгыр чиләкләп кояр­га тотынды. Кемдер ко­ты алынып кычкырып җи­бәрде, кемдер бисмилла әйтеп баш өстен сыпырып куйды. Һәм сүз бөтенләй башка юнәлеш алды. Ләкин миңа ишеткәне дә бик җиткән иде инде. Чөнки Галимәрдән бичәсе дигәне, картыйларның күршесе Халисә апа иде. Нәфисәнең әнисе. Нәфисә белән без үткән җәйне матур гына дуслашып калган идек, яз уртасына кадәр языштык та әле, тик соңыннан ник­тер туктап калдык. Мин моңа бераз борчылсам да, кара кайгыга төшмәдем, озакламый авылга кайтам, шунда очрашырбыз әле дип юандым. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр ав­тобусында дуслар ни­чек каршылар икән дип хәвефләнгәндә дә шул Нәфисә күз алдыннан кит­мәгән иде. Хәзер, аның башка урынга күченеп ки­түен белгәч, бөтенләй күңелсез булып калды. Авылга кайтуымның бөтен мәгънәсе югалгандай тоелды. Шулай да үземне тынычландырырга ты­рыштым. Әллә нинди шомлы сүзләр сөйләнеп кайткан бу карт белән карчыкка тагын бер ка­раш ташладым. Яшисен яшәгәннәр инде. Бәлки акыллары да кыйшая баш­лагандыр. Һәрхәлдә, аларның сүзен хакыйкать дип кабул итәргә ярамый, бигрәк тә гайре табигый нәрсәләр турында шундый беркатлылык белән сөй­ләгәннән соң.
 
Мин җәйге кояшка ал­­данып җиңелчә генә ки­енгән идем. Өстә – спорт костюмы, аякта – кроссовкалар. Автобустан төшүгә яңгыр бераз басыл­гандай булса да, урам инде ярыйсы ук пычранып өлгергән иде, ә күпер башына җитәрәк, ташлы ком җәелгән җир беткәч, бөтенләй баткакка әйләнде һәм мин кроссовкаларны салып кулыма тоттым да чалбар балакларын тезгәчә сызганып атладым. Яңгыр бөтен киемемне чылатып бетергәнлектән, җил сал­кын булып тоелды, ул сөякләремә кадәр үткәндәй булды. Моңа кадәр әкият дөньясы булып төшләремә кергән Шүрәле урамы инде ул кадәр үк матур булып күренмәде. Ул ниндидер салкын котсызлык бөркеп торган ташландык авылны хәтерләтте. Урамда кеше заты, кеше генә түгел, хәтта эт‑фәлән дә, сыңар җан иясе дә юк иде. Өй түбәләренә тыпылдап тамган тамчыдан башка бер тавыш та, бер хәрәкәт тә юк, әйтерсең урам мәң­гелек йокыга талган. Мин калтыранып куйдым. Ирек­сездән, күңелгә шом йөгерде. Кайтуын кайттым да, тик картый инде исән түгелдер, аны күптән җирләгәннәрдер, гомумән, бу урамда барысы да күптән инде үлеп беткәндер сыман тоелды. 
 
Капка шыгырдап ачыл­ды. Аның шыгырдавы ничектер җанымны кырып алган сыман булды. Мин, әлеге шомлы тавышның тагын кабатлануыннан кур­кып, аны тиз генә ябып куйдым, тик ул тагы да куркынычрак булып ша­пылдап ябылды. Моңа игъ­тибар итмәскә тырышып, ашыгып ишеккә уздым. Тизрәк өйгә керергә теләп, ишек тоткасын тарттым. Тик ишек ачылмады. Мин тагы тарттым. Ачылмады. Ул эчтән бикле иде. Кү­ңелгә шик йөгерде. Картый көн­дезләрен ишек бикләп утыру түгел, аны төнгелеккә дә ачык калдыра торган иде бит. Нәрсә булды икән? 
 
Хәтсез генә дөбер­дәткәннән соң, эчтән аяк тавышлары ишетелде. Ишек янына җиткәч, ул туктап калды. Тыңлап торды. Мин тамак кырган булдым.
 
– Кем йөри анда?
 
– Мин бу, картый…
 
– Син кем?
 
– Илһам. 
 
– Минем Илһамым шә­һәрдә әле. 
 
Аяк тавышына карап мин аның китәргә җы­енганын шәйләдем дә елардай булып кычкырып җибәрдем.
 
– Картый, мин кайттым бит… Кичке автобус белән… Өшедем, керт ин­де…
 
Җавап ишетелмәде. Веранда тәрәзәсен каплап торган пәрдәнең бер чите ачылды да картыйның курку катыш сагаюлы йөзе күренде. Ул озак кына мине өйрәнеп торды. 
 
– Мин бит бу, картый. Танымыйсыңмыни.
 
Ул дәшмәде. Ниндидер дога укый‑укый ишек яны­на килде дә аны ачып җибәрде. Кулындагы очлы таягын миңа төбәп, тагы бераз карап торды.
 
– Кем икәнеңне ник башта ук әйтмәдең, – диде ул, мине ишектән тартып алып,– кер тизрәк. Котымны алдың бит.
 
Мин аның: «Кайттыңмы, балакаем! Исән‑таза гына яшисезме?!»  – дип ко­чаклап алуын көткән идем, тик ул ишекне келә­ләргә ашыкты. Аннан соң миңа тагы бер сынаулы караш ташлады да өй эченә этәрде:
 
– Бар, кер тизрәк. Ка­тып үләсең бит.
 
Пычрак аякларыма карап кыенсынып тору­ым­ны күреп, кулымнан ук эләктереп алды:
 
– Әйдә-әйдә, кергәч юарбыз.
 
Өйгә узгач, миңа җылы су, коры киемнәремне әзер­ләп бирде дә табын корырга тотынды. Шул арада әти-­әниләрнең хә­лен сораштырып алды, мин җавап биргән булдым, үзем дә хәл белештем. Ул җавапсыз калды.
 
Чәй эч­кәндә сүз ара­сында гына: «Уку­ла­ры­гыз шушы вакытта ук бетәмени соң?» – дип сорап, кайчанга кадәр торырга уйлавым белән дә кызыксынып куйды. Мин: «Белмим әле…» – дип кенә җавап бирдем. Мин чынлап та белми идем әле. Бәлки, иртәгә үк кире сыпыртырмын. Бәлки… Шундый зур өметләр белән кайтып, шулай тиз китүең кызганыч, әлбәттә. Тик нишлисең…
 
– Ишегалдында бер тавыш та ишетмәдеңме? – диде ул табыннан куз­галгач, – Халисә апаң­нарның өй түбәсеннән?
 
– Юк. Ә нинди тавыш?
 
Ул җавап бирмәде. Дәшми-тынмый гына яныма килде дә назлы итеп кочак­лап алды. Ба­шымнан сыйпады. Һәм елап җибәрде. Мин нәрсә уйларга, ни әйтергә дә белми катып тордым.
 
–Кичер мине, балам…–диде ул аннан соң, – сине ишек төбендә кү­шектереп тордым. Ко­тыбызны алып бетерде бит, каһәр… Көндез урамга чыгарга курыкмый идек әле… Бүген көне биг­рәк шомлы…
 
Мин дәшмәдем.
 
Автобуста сөйләнеп кайт­кан карт белән карчык искә төште. Димәк, аларның сүзе хак булып чыга… Эх… Бәлки алай да түгелдер әле…
 
– Картый, ә Халисә апа­лар ни хәлдә соң?
 
Картый бер тын сүзсез торды.
 
– Менә дигән күрше­ләрем иде, – диде аннан соң, – шул зәхмәттән кур­­кып күчеп киттеләр. Галимәрдән исән булса, алай итмәс иде. Ә башка ирләр… Шуны менеп карарлык бер җүнле ир табылмады. Төнлә түгел, көндез дә менүче юк.
 
– Алар урынына кем килде инде?
 
– Кем килсен?! Зәхмәт оясында кем яшәргә теләсен?!
 
– Нинди зәхмәт соң ул?
 
– Убыр инде. Сезнеңчә, бампир була. Кан эчүче.
 
Башка вакытта булса, бу сүзләрдән кычкырып көләр идем. Әмма картыйның куркудан зур ачылган күз­лә­ренә, маңгаендагы җыерчыкларга, иреннәренең җиңелчә дерел­дәвенә карап, мин дә шүрләп калдым. Урамдагы үле тынлыкны, аның ишектән кертми торуларын ис­кә төшердем дә тәнем эсселе-суыклы булып китте, беләкләремдә каз йоны калкып чыкты. 
 
Дәвамы бар.

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»